Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кесә телефонын татарлаштыру - СМС язу түгел


Күпчелек колагына барып ирешкән телефоннар турында “түгәрәк өстәлдә” әңгәмә алып барабыз
Күпчелек колагына барып ирешкән телефоннар турында “түгәрәк өстәлдә” әңгәмә алып барабыз

Кесә телефоннары ике дәүләт телен дә аңларга тиеш, ди GSM инженер.

Амил Нур. 2000нче елларның башы. Әкренләп мобиль элемтәгә ияләшеп килә торган бер заман. Шул вакытта Idel-ural.com порталының (хәзер ябык яки өлешчә иң иске адресында сакланган) татар һәм башкорттан туган, ике халыкны үз итә торган хуҗасы Камил Абдуллин кесә телефоннарына багышлангап сайт ясарга тәкъдим иткән иде. Tatar-cell.narod.ru дигән бу сайт әле дә эленеп тора. Камил Абдуллин Мәскәү дәүләт университетын бетергән кеше. Гадәттә ул университетны бетергән татар программачылары беренчеләрдән булып интернетта билгеле булды. Камил Абдуллин интернеттан бетәр кесә телефоннарының татар халкына беренче рәттә киң таралачагына инанды кебек, шуңа күрә ул тиз арада татар телендә эшли торган кесә телефоннарын идеясен миллиләштерә торган сайт ясарга булган иде. Шактый ара узган, тик идея һаман үлмәгән. Татар халкының күпчелек колагына, яисә кесәсенә барып ирешкән шушы мобиль телефоннары турында без түгәрәк өстәлдә әңгәмә алып барабыз.


Катнаша: кесә телефоннары буенча белгеч, GSM-форматы инженеры Алберт Фазлый, интернетта һәм журналистикада, милләтпәрвәрлек дөньясында билгеле булган кеше Рәфис Җәмдихан.

Кесә, мобиль, кәрәзле, «сотовый»

Амил Нур. Һәр кешенең кесәсендә хәзер телефон. Сезнең өчен ул кесә телефонымы, мобильме, яисә кәрәзлеме? Ә халык “сотовый” дип атый аны.

Алберт Фазлый. Минем өчен кесә телефоны.

Рәфис Җәмдихан. Бүгенге көндә мобиль дигәнен дә, кесә дигәнен, кәрәз дигәнен дә кулланырга кирәк. Терминология комиссиясендә бу әйбер тикшерелмәгән, шуңа күрә кайсысы урнашып китә, шунысы калды.

Амил Нур. Башта кәрәзле телефон дип атала иде.

Рәфис Җәмдихан. Казакълар әле дә “сотовый” дигән сүзне “йөзле” дип тәрҗемә иткәннәр.

Амил Нур. Безнең арада иң текә кулланучы - GSM-мастеры. Менә минем телефон CDMA. Анысы нинди формат? Аны татарлаштырып буламы?

Алберт Фазлый. Аннан файда булмастыр. Кулланучылар саны бик аз бу форматта. Хәзер иң күп кулланылганы – GSM-телефоннары.

Амил Нур. Казанда “Метротел” дигән генә CDMA ширкәт бар. Ә GSM-форматта хәзер Мегафон, Би-лайн, Татинком, МТС бар. Ә Смартс исән-саумы?

Алберт Фазлый. Бу Самарадан килгән бер ширкәт. Аның чилтәренең таралуы әллә ни түгел, шуңа күрә аннан кулланучылар китә.

Амил Нур. Кешеләр нәрсәгә нигезләнеп кесә телефон ширкәтен сайлый?

Алберт Фазлый. Ширкәт сайлаганда асылында элемтә бәясе, челтәрнең таралуы тора.


Кемгә арзаны кирәк?

Амил Нур. Телефон кулланучылар арасында татар телен урыс теленә караганда якынрак күрүчеләр бар. Аларның менталитеты башкалардан аерыламы? Алар кысмылрак, экономныйрак, тыйнаграк, яки киресенчә, кыйммәтле телефон яратучылармы?

Алберт Фазлый. Милләткә карап аерма күреп булмастыр. Яшәү урынына карап, була. Авылдан килгән кешеләргә бераз очсызрак кирәк.


Амил Нур.
Арзан гынамы? Бөтенләй кулланмаучылар да бар. Кайбер фәлсәфи караштагы кешеләр, хәтта урыс динле кешеләр арасында да андыйлар бар. Әйтик, Чукотка әрхәрие кесә телефоннарына каршы чыкты. Менә бүгенге көндә кесә телефоныннан ваз кичкән кешеләр бар. Рәфис, шулар арасында сине бар дип әйтергә буламы?

Рәфис Җәмдихан. Әйе, мин кесә телефонын йөртмим. Дини карашларга килгәндә, урыслар үзләре хәл итсеннәр, кирәкме аларга кесә телефоннары, юкмы. Һәркемнең үз эше.

Амил Нур. Төп сәбәбе нәрсә өчен?

Рәфис Җәмдихан. Теләгем юк. Һәм моның белән мин бәйсез.

Амил Нур. Чыннан да, кесә телефонына бер туктаусыз шалтыраталар, борчыйлар. Ягъни борчымасыннар өченме?

Рәфис Җәмдихан. Әлбәттә, ул санаулы кешеләрдер. Минем кәрәзле телефонга ихтыяҗым юк. Хәзер бөтен җирдә шәһәр телефоныннан шалтыратып була. Шуңа күрә мин кулланмыйм һәм кулланырга кирәк, дип санамыйм.

“Әни”, “эни”, “мама”

Амил Нур. Рәфис әфәнде – “Үзебез” хәрәкәтенең юлбашчыларының берсе. Заманча технологияләргә алдынгы карашта тора. Интернетта мин сезне алгы рәттә бара дип әйтәр идем, аралашу даирәләрен тудырасыз, гомумән татар интернеты, татар технологияләре фанаты сез. Ә ни өчен кесә телефоны мәсьәләсендә татарлаштыру идеясы гына түгел, гомумән ваз кичтегез? Ваз кичсәгез дә татарлаштыру идеясын тәкъдим итә алмыйсызмы?

Рәфис Җәмдихан. Кем тели, татарлаштырсын. Мин телефонны ничек татарлаштырырга кирәк икәнен белмим һәм аңламыйм, мәгънәсе нәрсәдә? СМС җибәргәндә татарча хәрефләр куюмы?

Амил Нур. Шулайдыр, чөнки сез “В контакте.ру”да керә торган юлларын, анда язылган сүзләрен татарчалаштырып утырасыз.

Рәфис Җәмдихан. Әйе, ул татарлашып бара. Ә мин менә кичә җиңгәм беләм сөйләштем. Ул әйтә, мин “ә” хәрефе булган сүзләрен урысча язам, ди.

Амил Нур. “Әни” дигән сүзне “эни” дипме?

Рәфис Җәмдихан. Юк, “мама” дип язам, ди. Миңа татарча хәрефләр булмаганга күрә “әни” урынына “эни” дип кую ошамый, ди.

Тимерне эшләтә торган программа

Амил Нур. Без үзеннән-үзе кесә телефонын татарлаштыру идеясына килеп кердек. Аны татарлаштыру идеясында иң беренче рәткә син СМСны китердең. Ә бит милли көйләр һәм рәсемнәрне куеп була.

Эчендәге бореыклар, ике дәүләт телендә
булса гына сатылырга тиеш, диелә

Алберт Фазлый. Телефон нидән тора инде? Тимердән һәм тимерне эшләтә торган программадан тора. Программаны гына телләштерәсе кала. Бу авыр әйбер түгел дә, ләкин шуңа бәйле булган белем булырга тиеш

Рәфис Җәмдихан. Программаны телефонга урыс хәрефләрен кем куя? Ясаучылармы?

Алберт Фазлый. Ясаучы.

Амил Нур. Ясаучы дигәндә, Китай фирмасындамы?

Алберт Фазлый. Мәсәлән, Nokia ширкәте үзе тәрҗемә итә дә ясый. Бар ширкәтләр дә үзе ясый.


Рәфис Җәмдихан. Татар интернеты Татарстан хөкүмәте гамәле аркасында ул татарлашты бит. Майкрософт”ны әйтәм. СМСларны татарча языр өчен дә шушындый ук программа кирәк дип саныйсызмы? Димәк, Татарстан хөкүмәте акча түләп, телефонны ясаучыларга программа ясасыннар дип заказ бирсенме?

Алберт Фазлый. Шулай килеп чыга.

Рәфис Җәмдихан. Татар интернетын, компьютер программаларын Раил Имамовлар татарлаштырып йөри. Алар үзләре программа уйлап чыгардылар да, үзләре генә куеп йөргәннәр. Ә нигә шул ук телефонга башлы кеше программа ясап, берәр интернет сайтка куймый? Аннан гына алып булыр иде.

Алберт Фазлый. Аны җиңел генә ясап булмый, чөнки телефон өчен эшли торган программа
серләнгән булып саклана. Аны ширкәт белән элемтәгә чыкмыйча үзгәртеп булмый.


Амил Нур. Йөзләгән ширкәт бар һәм без хәзер элемтәгә чыгарга тиеш мени?

Алберт Фазлый. Юк, анысы хөкүмәт тарафыннан оештырылган эш төркеме булырга тиеш. Шул эш төркеме телефон чыгара торган ширкәтләр белән элемтәгә чыгып, уртак хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Башка проблемалар да җитәрлек

Рәфис Җәмдихан. Миңа калса, безнең татар теле мәсьәләсендә башка проблемаларыбыз да җитәрлек.


Амил Нур.
Син ул телефонны кулланмыйсың, ә күп кеше өчен телефон хәзер баласы кебек якын. Аның да татар булуы кирәкмиме?

Рәфис Җәмдихан. Сүз дә юк, ләкин анда татарча язырга була бит. “Иналиф” дигән инглиз хәрефле проект бар, латин язуында тот та, шул “Иналиф” проекты буенча яз. Анда барлык татар хәрефләре чыга.

Алберт Фазлый. Телефон телләштерү мәсьәләсе СМС язу гына түгел, ул берничә өлештән тора. Анда телефон дисплеенда күрсәтелгән язмалар, үз хәрефләрен кертү мөмкинлеген өстәү.


Амил Нур. “Иналиф”та “ө” башкача чыга. Сезнең тәҗрибәгездән чыгып сорыйм әле. Мәсәлән, украин, белорус телләрендә бармы “меню”?

Алберт Фазлый. Алар әзерләнгән. Хәтта соңгы арада Nokia ширкәте белән бергә эшләп Казакъстан, Ташкент, Әзербәйҗән хөкүмәте дә телефоннарны телләштерә башлады.

Амил Нур. Телләштерелгән телефон булса, аның бәясе кыйммәтрәк булмыймы соң?

Алберт Фазлый. Яңа сатылган телефон бәясе шул ук булырга тиеш.

Телефон урыслаштыра

Амил Нур. Телләшкән телефонны кешеләр сайлармы?

Рәфис Җәмдихан. Әгәр мондый сайлау мөмкинлеге булса, татарлаштырылган телефонны сайлыйлар инде. Татар кешесенә бу җиңел бит, авылдагы әбисенә дә алып бирергә була. Телләштерү кирәктер, ләкин, минемчә, аның өчен тирән, глобаль мәсьәлә итәргә кирәкми. Бәлки, башка юллары да бардыр.

Алберт Фазлый. Урыслашу проблемасы да бар. Чөнки хәзер телефоны булмаган кеше бик сирәк. Көн саен урысча эшләнгән телефонны кулланып, урыслаша бара.

Амил Нур. Телефоннар да урыслаштыруга телевидение үк ярдәм итә.

Мондый телефонны татарлаштырырга хокукны кем бирә?

Кесәгә тыгып, муенга асып, букчага салып йөртә торган, бу телефоннарны татарлаштыру турында ничек аңларга соң? Бераз аңлатып узыйк әле. Әйтик, заманы кешесе урамга чыкты. Ул туган теле итеп татар телен саный. Һәм “Татарстан урамы”, “билет сатучы кассалар”, “ашамлыклар”, “ашханә”, “кием-салым кибете”, “тукталыш” кебек язуларны күргәннән соң, аның күңеле күтәрелә, ул чыннан да үзен икенче сорттагы, сыйфатсыз кеше итеп түгел, туган телен, аның милли хисләрен хөрмәт итә торган, башкалар белән тигез, яисә үзенчелекле кеше итеп хис итә. Ә кесә телефоны урамдагы язулар гына түгел, күп кеше тәүлегендә дистәләрчә мәртәбә кесә телефоннарына күз сала. Шундагы язулар, әйтик, “настройки”, “записная книжка”, “звонки” урыннарына “көйләү”, “шалтырау”, “сәгать” кебек язулар булса, татар теленең кулланылышы һәр кешенең янына кадәр килеп җиткән дип аңнарга мөмкин булыр иде. Телефоннан сөйләшүчеләр, яисә аны укучылар, караучылар, үзләрен татар мөхитендә, татар дөньясында итеп хис итәр иде. Һәм туган теленең практик, гамәлдәге кыйммәтен тагын бер кат аңлар иде.

Бер Motorola телефонын телләштердем

Амил Нур. Татарлаштыруга ярдәм итә торган өмет чаткылары пәйдә булдымы? Безнең телефоннарда татарча берәр нәрсә бармы, юкмы?

Алберт Фазлый. Җырлар бар, сурәтләр бар. Үрнәк итеп, бер Motorola телефонын телләштереп куйдым. Кайбер телфоннарны телләштерү юлларының иң җиңеле - ширкәтләр белән элемтәгә чыгу.

Рәфис Җәмдихан. Син Motorolaны телләштергән, димәк, аның программаның серләрен ачкансың. Шулаймы? Син аны бер сайтка элеп куй, кешеләр алсыннар.

Алберт Фазлый. Моторола ширкәте – инженер моделе кебек. Анда теләсә нәрсәне үзгәртеп була.

Амил Нур. Аны татарлаштырыга синең хокукың бармы?

Алберт Фазлый. Хокук сорыйсы юк инде. Аласың да телләштерәсең. Мин үзем сатып алган телефон ул, теләсә нәрсә эшлим.

“Свежий” хат бар

Амил Нур. Әйтегез әле, ә телефонда татар җырларның нинди версияләре бар?

Рәфис Җәмдихан. Татарча җырлар куер өчен интернетта махсус сәхифәләр бар. Мәсәлән, “Булмас.ру”, “Татшоп.ру”.

Амил Нур. “Булмас.ру”ның проблемасы булды, ахрысы. “Барс-Медиа” аларга үз җырларны сатмаска тәкъдим итте.

Рәфис Җәмдихан. Хәзер ул хәл ителгән инде.

Амил Нур. Рузил Мөһитдинов ,”Булмас.ру”ның хуҗасы, бөек композитор булмаса да аларны яза. Ул әйтә, татар җырларын алам да, хәрефләр беләнме, код беләнме программа язам, ди. Минем элек кечкенә кесә телефоны бар иде, ноталар белән язган идем көйләрне. Кесә телефоны белән музыканы да язып була, шулаймы?

Рәфис Җәмдихан. Нота белән көй язу гына түгел, компьютер урынына эшләп була, кино, фотосурәт төшереп була.

Амил Нур. Без Алберт Фазлыйның кесә телефонында татар җырларын тыңлыйбыз.

Алберт Фазлый. Җыр түгел инде бу, мәсәлән, СМС килгәндә, менә шундый тавыш: “Почта ящигыңны карале, свежий хат бар бугай”, дигән тавыш чыга.

Амил Нур. Мин моны трамвайда ишеткәнем бар. Бу шактый кешедә бар. Кайдан аласыз?

Алберт Фазлый. Кемдер үзе ясый, интернетка сала. “Рингтон” дип атала. Килгән хәбәргә, шалтыратуга куела торган тавыш ул.

Амил Нур. Алберт, татар эстрадасы шул исәптән яши. Чит ил музыкасын татарча яздыралар. Ә рингтоннарда чит илдән татарча яздырып буламы? Аны кемнәр эшли?

Алберт Фазлый. “Барс” ширкәтендә үзләштереп эшлиләр.

Рәфис Җәмдихан. Махсус татарча сүгенү белән дә эшләделәр. Ул яшьләр арасында бик популяр иде.

Алберт Фазлый. Рингтоннарның төрлесе бар инде. Көй килеше дә бар, сүзләре белән дә бар, МР3, я MiDi форматында.

Амил Нур. Телефоннарда халыкта күбрәк нинди җырлар яңгырый? Халык җырлары, альтернатива, рок?

Рәфис Җәмдихан. Ә мин “Азатлык” радиосы хезмәткәрләренә тәкъдим итәм “хат килде” урынына “тыңлагыз, Азатлык сөйли” дигән тавышны куерга. Реклама булыр иде.

Чынга ашмаслык түгелме?

Амил Нур. Телефоннарны татарлаштырырга кирәк дип уйлыйсыз, әмма ул бик авыр, чынга ашмаслык эш түгелме?

Алберт Фазлый. Файдасыз эш тә түгел, эшләмәслек эш тә түгел. Хөрмәткә лаек булган Nokia ширкәте соңгы елларда төрек телeнең төрле сөйләмнәрeн үз телефоннарына кертә башлады. Аерым пакет та ясый башлады. Телефон сатып алган кешегә уңайлы булсын дип, пакет эченә урыс теле дә кертелгән. Ни өчен кирәк ул? Чөнки телефон сатып алу белән аның тормышы бетмәгән. Сатып алынган телефон кулдан кулга да йөри, программаны алыштырасы булмасын өчен, берәр җирдә кулланылган порталләр дә булырга тиеш.

Амил Нур.
Татар теленең чынлап та дәүләт теле, кулланыш теле булсын өчен программалар татарча языла, телефоннарны татарлаштыру, аларның эчендәге куллану телен татарлаштыру нинди кыенлыкларга китерергә мөмкин?

Алберт Фазлый. Бу эшнең үзенчәлеге дә бар. Windowsның ел саен яңа версиясе чыга. Монда бераз башкачарак. Телефоннар җитештерә торган ширкәтләр байтак, атна саен яңа моделләр чыга. Ул телефоннарны гел даими рәвештә телләштерү эшен алып барырга туры килә.

Амил Нур. Ягъни татар телен яратасың икән, аның бертуктаусыз үсешенә әзер бул. Кызыксынучан кеше үз телефонын тотып, сиңа килсә, татарлаштыр, меню да татарча язылсын, СМСларны да татарча язырга булсын, син аны эшләп бирә аласыңмы?

Альберт Фазлый. Шул кеше кулланган модель өчен аерым телләштерү эшен алып барыр өчен дөнья хәтле вакыт кирәк. Шуңа күрә кыйбат булып чыга.

Дәүләт телләре һәр телефонда булырга тиеш

Эчендәге боерыкларны татарча укыйсы килә

Амил Нур. Бер инвестор таптыгыз ди, яисә сез түгел, башкалар. Әйтик, телефоннар татарлаша башлады. Аны Мәскәүгә кайтардылар, анда алмаслар. Казанга кайтты, казандагылар алырга теләмәсә, татар телен өйрәнергә теләмәүчеләр бар бит.

Алберт Фазлый. Анысы кеше карашына кала. Ләкин, Татарстанда сатылган бар телефоннарда да дәүләт теле дип игълан ителгән телләр дә булырга тиеш.

Амил Нур. Инглиз теле булуы хәерлеме?

Алберт Фазлый. Инглиз теле гадәт буенча бөтен телефоннарда да бар.

Рәфис Җәмдихан. Беренче чиратта шушы телефоннарны ясаучы заводлар, фабрикалар мондагы базарны үз инициатива белән татарлаштырырга тиешләр, чөнки җирле законны хөрмәт итсәләр, Татарстанда җитештерүчеләр үзләре татарлаштырырга тиеш. Бездә канунга бик хөрмәтсез карыйлар. Ә телефоннарны чит илләрдә ясыйлар бит, алар канунга хөрмәт белән карый.

Алберт Фазлый. Фәлән елга хәтле телефоннарны шул килеш сатып була, ләкин фәлән елдан башлап ике телдә булырга тиеш.

Рәфис Җәмдихан. Теленфон гына түгел, ә бөтен җитештергән товарлар. Дәүләтне сүгергә кирәкми бу эштә, монда аның бер гаебе дә юк.

Ризамы?

Амил Нур. Рәфис Җәмдихан телефоннарны татарлаштырырга кирәк дигән идеяга ризамы?

Рәфис Җәмдихан. Әлбәттә.

Амил Нур. Татарлаштырылган очракта аның кулланучылар һәм сатучыларны дәүләт телләр турында канунын үтәлешен тәэмин итергә тиеш дигән фикер яңгырады. Һәр Татарстанда сатылган кесә телефоны ким дигәндә татарча һәм урысча белергә тиеш.

Рәфис Җәмдихан. Риза мин.

Алберт Фазлый. Каршы бер нәрсә дә әйтеп булмый.

XS
SM
MD
LG