татарстан

Халык авазы: Сез акча җыясызмы, аны кайда һәм ничек саклыйсыз?

15.07.2008

- Акча җыелганы юк әле. Болай җыясы иде. Йорт, яки квартир, күчемсез милек алырга кирәк, чөнки инфляция бар.

 

- Әйе, җыям. Машина алырга, яки институтка түләргә. Хәзерге  хәлләрне белеп булмый, икътисад тотрыксыз.

 

- Без акча җыймыйбыз. Бар булганын ашап бетерәбез. Кайда сакларга аларны?  Хөкүмәтнең банкларына  ышаныч юк.

 

- Мин акчаны банкта саклыйм. Акча аз, өлгерә дә алмыйм акча җыярга. Кредитка телефон алдым. Шулай ук  фатирны төзекләндерергә кредит алдым. Гомүмән, Русиядә яшәгән бар халык кредитка баткан.  

 

- Квартирага җыябыз, ипотека өчен банкка түлибез, тагын бер 10 ел түләргә туры килер әле.  

 

- Акча җыймыйбыз, аны җыярга һич мөмкин түгел. Кредитка квартира яки машина алырга исәп бар. Әле без кызымның укуына түләргә банкка акча китердек. Ярты елга 16 мең сум түлибез.

    

- Мин эшмәкәр. Безнең акча һәрчак әйләнештә. Мин акчаны саклый алмыйм.

 

- Җыймыйм, хезмәт хакы бик аз. Көннеке көнгә бетә.

 

- Кара көнгә җыям,  картлык көненә өйдә җыям. 

 

- Пенсиянең 4мең сумын җыеп булмый, ул ашарга да җитми.

 

- Җыярлык акча эшләгәнебез дә юк. Без бюджетта эшлибез. Көндәлеккә китеп бетеп бара .

 

- Бер нәрсәгә дә җыймыйм да, сакламыйм да.

 

- Җитәрлек кенә бирәләр, җыярлык бирмиләр.

 

- Директорлардан сорагыз. Алар котеджлар сала. Безнең бит акча яшәргә генә җитә, квартирага түләргә  дә җитми.