Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аустралиядә татар сайты ачылды


Аустралиядә яшәүче татарлар интернета үз сәхифәсен ачты.

Ул tatarsaustralia.com адресы белән эшли.


“2008 ел июлендә без Аустралия татарларының беренче веб-сәхифәсен ачып җибәрәбез”, дип хәбәр итә сайт. Шулай ук сәхифәнең стиле әле төзәтеләчәге дә искәртелә.

Аустралиядә татар чит кеше түгел. Алар анда актив иҗтитмагый тормыш алып баралар. Аделаидада Көньяк Аустралия татарлары берләшмәсе һәм Көньяк Аустралия татар-башкорт берләшмәсе эшли. Бу ике оешма вәкилләре бу айда Казанда булды. Алар Татарстан президенты белән дә очрашты.

Аустралия татарлары Казанга кунакка даими килеп тора. Аустралия татарлары оешмалары гадәттә Кытайдагы Көнчыгыш Төркестаннан күченүчеләр һәм элеккеге СССРдан килеп аларга кушылган татар киленнәреннән тора.

Аустралиядә Советлар берлеге җимерелгәннән соң үз юлы белән яки аустралияле кешеләргә кияүгә чыгып килүчеләр дә шактый. Алар арасында мәхәллә тормышыннан читтә торучылар да бар. Шул татарлар да хәзер сайт аша элемтә кора алачак.

--------------------------------------
Аустралиянең ике милли оешмасы да Казанда (ВИДЕО)

Аустралиянең ике милли оешмасы да Казанда
------------------------------------------------------------------------------------

XS
SM
MD
LG