Accessibility links

Мин дә сезнең кебек үк бит!


Казанда СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан “Тормыш, мин сине яратам!” дип аталган фото күргәзмә ачылды.

Бу фото күргәзмә “Кольцо” сәүдә үзәгенең өченче катына урнашкан. Монда тормыш мәшәкатьләре нык иттереп койрыгына басмаган яшьләр мәш бетә. Кемдер артык кыйбат булмаган кафеларда тамагын ялгап ала. Кемдер кинога ашыга. Булат белән Гадел бу күргәзмә турында мәгълүмат чараларыннан ишетеп белгәч, якыннанрак танышырга булганнар. Икесе дә Казандагы югары уку йортларында укый. Дус-ишләре һәм төркемдәшләре арасында да ВИЧлы егет һәм кызлар юк икән. Әгәр андый дус пәйдә булса, яки берәр якыны СПИД йоктырса?
“Минем аңа карата мөнәсәбәтем үзгәрмәячәк. Чөнки аралашканда гына ВИЧ берәүдән икенчегә күчми бит”, ди Гадел. Ә Булат: “Кешегә аның куркынычы юк, андыйлар рухый теләктәшлеккә мохтаҗ. Бәлки, дуслашыр да идем”, дип тә өстәде.
“Тормыш, мин сине яратам” дип исемләнгән күргәзмәне оештыруны башлап йөргән Светлана Изамбаева бик арган. Беренчедән, бу ул оештырган вакыфның тәүге зур эше. Икенчедән, әле ике яше дә тулмаган кызлары Еваны балалар бакчасыннан куып чыгарганнар. Изамбаева үзенең ВИЧ эләктергән булуы турында яшерми. Матбугатта һәм телевидение, радиодан да чыгыш ясый. Шул ук бакчага баласын йөрткән бер ана әле күптән түгел генә зур шау-шу куптарган икән.
“Ул хатын минем балам бакчага йөрмәсен дип җәнҗал чыгарган. Бүгенге көндә җәмгыять ВИЧлы кешеләрне кабул итә алмый. Аларны дискриминациялиләр, эштән куалар… Балаларында ВИЧ бар дип табылган аналарга, ул - кызларының медицина кәгазьләрендә ВИЧ дип түгел, ә башка берәр төрле авыру дип язылсын өчен табиплар белән килешергә һәм ришвәт бирергә туры килә”, ди Светлана Изамбаева.
Дөрес, бу фото күргәзмә турында репортажны бер телеканал эфирда күрсәткәч һәм Изамбаеваның үзенең дә шәхси проблемалары булып торуы турында хәбәр иткәч, Казандагы 203-че санлы балалар бакчасы мөдире, батырлыгын җыеп телевидениегә шалтыраткан. Еваның документлары әле дә бакчада, аны йөртә алалар, дип әйткән.
Бу күргәзмәдә ВИЧлы әниләр тапкан, фәкыйрьлектә яшәүче гаиләләрдәге, катлаулы авырулар белән иза чигүче һәм ятим балаларның язмышы. Аларның рыясыз күзләрендә бәлки кайчанда булса бәхет безгә дә елмаер әле дигән чаткылар. Сүрәтләрне Казанның күренекле фоторәссамнары Евгений Канаев, Андрей Шлыков һәм Георгий Козлов эшләгән. Һәр рәсем янында диярлек фотога төшерүченең, я геройның эчкерсез сүзләре язылган.
“Мин күп-күп акча отсам үземә сарай сатып алыр идем. Анда карбыз һәм бәрәңге үстерер идек. Ә әбиемә фатир бүләк итер идем. Юк, әбигә фатир түгел, ә зур йорт. Дусларыма бүләкләр бирер идем… Ә башка гаиләдә яши торган энем Артуркайга бүләк иң беренче чиратта… Бабайга кер юу машинасы” дип язган үзенең хыяллары турында 7 яшьлек Лена.
Светлана Изамбаева әлеге фото рәсемнәр Татарстан хөкүмәтен, төрле ширкәтләрне, иҗтимагый һәм хәйрия оешмаларын социаль яктан яклау тапмаган балаларга ярдәм юлларын булдыру турында уйларга этәрер дип өметләнә. Шулай ук халык, билгеле шәхесләр дә битараф калмас дип тә ышана ул.
Үз исемендәге вакыфны ул сентябрь аенда гына рәсми теркәгән. Аның төп максаты СПИД белән авыручыларның хокуклары өчен көрәшү. Төрле чаралар үткәрү. Теркәлгәнгә кадәр исә, беренче тапкыр алар халык арасына 2008 елның май аенда СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә чыкканнар. Светлана оештырган клубка йөрүчеләр ВИЧ дип аталган бию өйрәнгән булган.
“Без ул биюне Казан үзәгендәге мәйданда биедек. Һәм ВИЧлы кешеләргә толерант мөнәсәбәт булсын өчен имзалар да җыйдык”, ди Изамбаева. Ул оештырган клубта белгечләр киңәшләр дә бирә, “Адәм һәм Һава” танышулар клубы да, үзара ярдәм итешү төркеме дә, авырлы әниләр мәктәбе дә бар.
“Балалары ВИЧлы булган әниләр өчен аерым бер төркем оештырырга җыенабыз. Алар үз балаларына булышып алар белән аралашып торса да, үзләренең күңелләрендәгене- балалары өчен борчылу, кайгыруны бөтен кешегә дә, шулай ук эшләрендә дә сөйли алмый. ВИЧлы кызы 20 яшьтә булып та әтисе бу хакта белмәскә мөмкин бит”.
“Тормыш, мин сине яратам” дип аталган күргәзмә нәкъ ярты ай декабрьнең 15-нә кадәр эшләячәк. Ә бу атна ахырында исә, Изамбаева вакыфы тормыш хәлләре авыр, сәламәт булмаган, ВИЧлы әнидән туган, яки үзендә ВИЧ булган, бер сүз белән әйткәндә язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны “Әкият” курчак театрына алып барырга җыена. Бүген Светлана балаларны китерү өчен автобус эзләү мәшәкатендә.
Фото күргәзмәне ачу тантанасында да балалар хәйран иде. Аларны тәмле ризыклар белән дә сыйладылар, яшьтәшләре концерт та күрсәтте. Ә менә Светлана Изамбаева һәм Илнур Мөхәммәтхановлар бу чарага үз кызларын Еваны күршегә кертеп калдырып килгән иде. Илнур да кайчандыр ВИЧ эләктергән булган.
“Ул мине беренче тапкыр 2005 елның 1 декбрендә күрә. Минем сәхнәдән бөтен дөньяга үземнең диагнозымны әйтеп һәм тормышны бик яратуым турында сөйләвемә гаҗәпләнгән. Минем шундый кечкенә генә булуыма кайгырып мине якларга теләгән”, дип искә ала Изамбаева танышкач та ире Илнур сөйләгән сүзләрне.
Изамбаева 2005 елда ВИЧлы кызлар арасында Русия күләмендә үткәрелгән “Мисс Позитив” бәйгесендә җиңеп чыга. Үзенә күрә бер зур батырлык эшләгән “патшабикә” туган җирендә бик танылса да, Чуашстаннан китергә мәҗбүр була. Аны Мәскәүгә ТНТ каналында махсус тапшыру алып барырга чакыралар. Русия башкаласында фатир өчен түләүләр бик кыйммәт булганга Илнур аңа үзенең туган каласына Казанга кайтырга тәкъдим итә.
Татарстанда гына түгел, ә Русиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче җәмгыятьтән аңлау таба алмаганнар Светланага шалтырата. Үзләренең моң-зарын җиткерә. Бу вакыф эшчәнлеге киләчәктә бөтен Русиягә җәелер дип өметләнә ул.
XS
SM
MD
LG