Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашаповны хурлап кино күрсәтелде


Аслан Масхадов һәм Рәфис Кашапов
Аслан Масхадов һәм Рәфис Кашапов

Рәфис Кашаповның мәхкәмә эшенә санаулы көннәр калганда, РенТВ каналында кыска фильм күрсәтелде. Фильмнан соң халык Басаев гамәлләрен Кашапов гамәлләре дип кабул итте.

Монда 1996 елда Кашаповның Чечен җитәкчесе Аслан Масхадов, каршылык хәрәкәте лидеры Шамил Басаев белән очрашулары сурәтләнә. Аннан соң Шамил Басаевның һәм аның тарафдарларының төрле урыннарда тотык алуы күрсәтелә. Шушы язмалар белән Кашаповның террорист икәнлеген дәлилләргә омтылу бар. Халык та Басаев гамәлләрен Кашапов гамәлләре дип кабул итә башлады.

“Гаиләнең һәр кешесенә Чечня белән булган элемтәләр өчен үтерү белән янадылар. Чаллыда 3 телеканал бар. Алар алмаш-тилмәш көне-төне Чечняда булган вакытларны күрсәтә, мине халыкка террорист итеп тәкъдим итә”, ди Кашапов.

Шул ук вакытта Чаллыга Америкадан, Израильдән, Петербурдан, Мәскәүдән, Башкортстаннан, Екатеринбург, Волгоградтан, Бурятиедән Кашаповны, аның интернетта язылган материалларын хуплаган хатлар килә. Чечня турында кино күрсәтү, килгән хатлар турында Кашаповның җәмәгать яклаучылары Айдар Хәлим, Юныс Камалетдинов, Зәки Зәйнуллин фикерләре мондый.

“Мөстәкыйльлек игьлан иткән Кавказ республикасы җитәкчеләре белән бәйсезлекккә омтылган Татарстан вәкилләре белән очрашуында, киңәшүдә канун, хокук бозу юк. Күрсәтелгән фильм ФСБ органнары тарафыннан куелды. Аның ясалма булуы шик тудырмый. Шуңа куанам, Рәфис мәхкәмәсе уңаеннан ,Улан-Удэ, Израильдән, АКШ-тан, Мәскәүдән Башкортстаннан дистәләгән кешедән Кашаповны яклап телеграммалар, хатлар килә. Кашаповка каршы оештырылган театр-комедиясе көлкеле тәмамланырга тиеш”, диде Айдар Хәлим.

“Чаллы матбугаты Рәфиснең Кавказда очрашуын күпләп күрсәтә. Андагы очрашуга безнең Дәүләт шурасыннан да, Мәскәүдән дә күпләр барды. Рәфис сүз әйтер өчен генә бармады, аларга матди ярдәм кулы сузды. Хәзер шуны криминал дип күрсәтәләр. Ник башкаларны гаепләмиләр?”, дип борчыла Юныс Камалетдинов.

“Мәхкәмә эше белән таныштым. Шундый нәтиҗә ясыйм: монда Кашаповны түгел, бала тудыру йортына стерильный кием белән кермәгән Сергий атакайны хөкем итәргә кирәк. Ни өчен ул юылмаган кием белән кереп, бала тудыру йортына су сибеп йөри? Анда мулла да булган, диләр. Мулла укыган да, киткән. Мин Латвиядә еш булам. Андагы урыслар “урыс теле дәүләт теле булсын”, диләр. Ул урыслар безнең Татарстан татарлары хәленә калган. Шуңа ду кубалар”, ди Зәки Зәйнуллин.

Чәршәмбе көнге мәхкәмә утырышында, Чаллы бала тудыру йортында чукындыру йоласын башкарган рухани Пичугин, Кашапов мөрәҗәгате милләтара, динара ызгыш тудыра алмый, дип белдергән. Аның бу сүзләре мәхкәмәдә зур роль уйнарга мөмкин.

Әйтергә кирәк, БТИҮ Кашаповны “Халыклар дуслыгы” орденына тәкъдим итеп, президент Дмитрий Медведев исеменә хат юллаган. Мәхкәмәгә әлеге хат тапшырылды.
XS
SM
MD
LG