Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда бала тудыру йортында чукындыру булганмы?


1 санлы бала тудыру йортына поп килүе, палаталарга кереп су йөртүе хакында биредә бала табучы татар хатыннары телефоннан хәбәр итәләр.

Нәтиҗәдә вакыйга күпләргә барып ирешә. Асия Зиннурованың 21 яшьлек оныгы Айзифә дә шушы вакытта бала тудыру йортында була һәм попның килүе хакында телефоннан әбисенә сөйли. Асия Зиннурованы тыңлыйбыз:
- 16 гыйнвар көнне шушы балалар тудыру йортына 2 кеше килеп палаталарга чукындырылган су сибеп йөргәннәр. Минем беләсем килә, аларга анда керергә кем рөхсәт биргән. Чөнки яңа туган балалар янына әтиләрен дә кертмиләр. Таләпләр шундый. Биредә туган балаларның яртысы татар бит. Мин уйлыйм, бала тудыру йорты башлыгы попка керергә рөхсәт биргәндер, дип. Сабыйлар янына керү бүтәнчә мөмкин түгел.
Әйе, яңа туган балалар, аларның әниләре янына табиплардан башка кешеләр кертелми. Журналистлар да керә алмый. Шуңа күрә әлеге вакыйга хакында әни кешеләрнең үзләреннән белү мөмкин булмады. Ә менә поплар кергән. Бу күренешне бала тудыру йорты җитәкчесе Валерий Тепляков, бүлек мөдире Луиза Закирова да инкарь итмәделәр, “Азатлык”ка мондый аңлатма бирделәр:
- Бала тудыру йортында чукындыру булмады. Монда килгән дин әһеле шәхси рәвештә генә, туганы янында була. Без мөселман һәм христиан диннәре әһелләренә бала тудыру йортына шәхсән керергә рөхсәт итәбез.
- Бирегә килгән попның кем һәм кайдан икәнен белмим. Аның килүе шәхси төстә генә булуын әйтә алам. Безгә мөселман хатын-кызлары да мулла чакыруын сорап мөрәҗәгать итә. Каршы килмибез. Мулла аерым бүлмәдә дога укый. Бездә мөселманнарга да, христианнарга да караш бөртөсле.
Бала тудыру йорты җитәкчеләре белән сөйләшкән вакытта баш табиб Валерий Тепляковка шәһәр хәкимиятеннән сәламәтлек – саклау идарәсе башлыгы Азат Фәтхетдинов, берничә редакциядән шалтыраттылар. Аларга да “Азатлык”ка әйтелгән җаваплар бирелде.
16 гыйнварда булган күренеш хакында Чаллы керәшеннәре җәмгыяте рәисе Николай Ипеев әле ишетелмәгән булган. Шулай да мөнәсәбәтен белдерде:
- Анда марилар, удмуртлар, татарлар, керәшеннәр дә бала таба. Мондый эшләр поп һәм мулла белән берлектә булырга тиеш.
Кайбер ата-аналар Чаллы ТИҮенә мөрәҗәгать итә башлаган һәм Иҗтимагый Үзәк кайбер гамәлләргә керешкән. Р.Кашапов сөйли:
- Без бу вакыйганы идарәдә карыйбыз. Якын көннәрдә каршылык акциясе башларбыз. Бу- пикет рәвешендә булачак. Вакыйга хакында Казанга, М.Мөлеков исемендәге БТИҮгә хәбәр иттек. Анда да бу юнәлештә эш башланачак. Татарстан президенты М.Шәймиевка да хат юлладык,-диде Рафис Кашапов
XS
SM
MD
LG