шәлкемнәр / пәрәвез

Интернет - байдан, үлем - Ходайдан

Рүзил Мөхетдинов: Интернетка хөкүмәт яки бай түли.

25.01.2008

Интернетта татар артуга ни комачаулый? Сыйфатлы татар сәхифәләре ник аз? Бу турыда фикерләрегезне безнең форумда әйтә аласыз.


“Азатлык” тыңлаучыларын Интернет һәм югары технологияләр темасы көннән-көн күберәк кызыксындыра бара. Хәер бик ерак та барасы юк: радио үзе дә бит “Azatliq.org” сәхифәсе аша дөньяның һәм почмагына барып җитә.

“Ничек бар – шулай” тыңла!

Кер дә - шул вакытта баручы тапшыруны тыңла. Яки элеккегеләрен эзләп алып тыңла. Вакытың булмаса, кесәңдәге “флэш”-хәтерчеккә яздырып ал. Төнлә шуны кабыз да ятып йокла. Төшеңдә дә безнең белән бергә булырсың! Кемдер кисеп кенә тапшырган радиотапшырулар турында да борчылмаска була. “Ничек бар – шулай” тыңла.

Татарстандагы тыңлаучы өчен чираттагы каршылык

“Azatliq.org” сәхифәсе - тыңлар яки укыр өчен ышанычлы-гарантиялы ысул булуын тагын бер кат раслады. Әйтик, “Яңа гасыр” радиосында Татарстан халкы күнеккән кыскартылып бирелүче егерме минутлык тапшырулар туктап калды. Нәтиҗәдә - Татарстаннан Интернет аша тыңлаучылар саны артачак, димәк. Тик, бу юлда да аларга каршылык бар икән.

“Пәрәвез” башлана

Сез бу турыда Казандагы хәбәрче әзерләгән  “Пәрәвез” атлы махсус кушымта аша ишетә алырсыз. Шулай итереп “Азатлык” радиосында Интернет һәм мәгълүмати технологияләргә багышланган махсус тапшырулар тезмәсе башлана. Исемен әлегә шартлы рәвештә “Пәрәвез” дип атыйк. Яки Сез үз версиягезне дә тәкъдим итә аласыз.

Качып та котылып булмый

Шундый кешеләр дә бар ки: алар Интернет яки технологияләр артыннан барыбер куып җитеп булмый дип төшенклеккә бирелә. Бу турыда гомумән уйлаудан да туктый. Тик гыйбрәт шунда ки: заманадан качып булмый. Үзең теләмәсәң дә ул үзе сине куып тотачак. Хәтерлисезме: ун ел элек һәр кесәдә телефон булыр дип уйлап була идеме?  Хәер инде ул урманга я мунчага да ияреп бара. Вакыт белән күпләр кесәсенә компьютер керәчәк. Урманда да Интернет булыр. Тик киләчәккә ерак бармыйк әле, бүгенгегә тукталыйк.

Игътибарны җәлеп иткән хәбәрләр нинди?

- Татарстандагы мәктәп сәхифәләре бәйгесе тәмамланды. Ид яхшы сайт дип башкаладагы беренче санлы татар гимназиясы табылды. Ник ул - иң яхшысы? Чөнки ким дигәндә өч тел: туган, урыс, инглиз телләрен кулланып ясалган.

- Офистан рәхәтләнеп кереп Интернетта утыручы яшьләр яңа елга яңа популяр аралашу сәхифәләре белән керде. Артта калган чатлар, форумнар, аскалар, мессенджерлар читтә тора.  “Мамба.ру” системасындагы йөзләрчә булган “love.mail.ru”, “love.km.ru” кебек танышу ысуллары да әлегә алай ук тансык түгел. Казан халкы бүген умырылып “Vkontakte.ru”, “Odnoklassniki.ru” да утыра.

Интернет - байдан, үлем - Ходайдан

Тик кайда утырсалар да: асылда офислардан керәләр. Хөкүмәт һәм хуҗалары хисабыннан. Кешеләрне Интернетка керү бәясе куркыта яки борчый. Бүгенге “Пәрәвез”нең төп сорау да шул турыда. Казандагы төнге тормышның Интернет-көзгесе “Bulmas.ru” хуҗасы Рүзил Мөхетдинов сөйли. Керүчеләр аз булгач, татар сәхифәләре дә теләгән кадәр ешлыкта артмый, дип зарлана Рүзил.

“Элек Казаннан сирәк керәләр иде. Тик ул керүчеләр гадәттә төнлә керә иде. Бүген исә Татарстаннан да еш керәләр. Тик гадәттә өйләдән соң, бераз эшләп алганнан соң, ашаганнан соң керәләр. Аларга хөкүмәт яки бай түли. Ниндидер Америкада ул Интернет өч тиендер инде, я бушкадыр. Русияда Интернет кыйммәт. Казанда Мәскәүдән дә кыйммәт. Шул ук вакытта истә тот инде: Казанда күпме инде хезмәт хакы, Мәскәүдә һәм Калифорниядә? Соңгылары Интернетта күпме кереп утырса да була.”

Әлифбәдән алып барысы да - урысча

Рүзил, Интернетка керү кыйммәт булгач, татар сайтлары да аз үсә, ди.

“Урысча ни теләсәң, шуны табарга була. Әлифбадан алып порного кадәр. Ә татарча ни бар инде? Җыр сүзләрен эзләп “Bulmas.ru» га керәләр. Китап укыр өчен “Kitapxane.at.tt” бар инде. Шул ук вакытта күп нәрсә бөтенләй юк. Эзләсәң дә, эзләмәсәң дә.”

Рүзил Мөхетдинов, әйтик, виртуаль дөньяда чыганак тота. Шул ук вакытта реаль дөньядагы газета “Ирек майданы”н да искә төшереп алды. Рүзил әфәнде ул газетаны да Интернетта күрергә тели. “Менә “Ирек мәйданы”, “Юлдаш”, “Безнең газета” кебекләр дә Интернетта булса, сәхифәләр арасында көндәшлек бар дип әйтеп булыр иде”.

“Әлегә татар сәхифәләренә керүче дә юк, сәхифәләре дә аның...”, - дип сукранып куя татарча сайт тотучы.

Дәүләт газетларына Пәрәвез кирәкми

Раиф Усманов үзе исә Пәрәвездә татарча “сары сайтлар” пәйдә булуын әйтә. Бу шоу-бизнес һәм кичке тормыш көзгесе булган “Bulmas.ru»га ишарә кебек. Тик иҗтимагый “Ирек мәйданы” белән әлегә үсеп килүче веб-сәхифәләр арасында тиз арада көндәшлек яки ярыш барлыкка килүгә ни комачаулый? Ни өчен кәгазьдә чыгучы татар газеталарының күбесен Интернетта да укып булмый?  Раиф Усманов җавап бирә.  

“Дәүләт газеталарына кирәкми инде ул. Ә шәхсиләр исә чыгымнарыннан курка. Сайт тотар өчен аерым кеше дә тотарга кирәк. Ул аны яңартып торырга тиеш. Әлегә исә сайтлар андый чыгымнарны акламый.”

Аннары керербез, без дә

Раиф Усманов шулай да өметсез - шәйтан дип саный.

“Чит илләрдә, Мәскәү кебек шәһәрләрдә Интернет кибетләр эшли. Бездә дә шундый сайтлар пәйдә булыр иде, татар кешесе асылда авылда тора бит. Алар әлегә Интернетка керә алмый. Шулай да өмет. Акрынлап барысы да керер. Без дә Пәрәвезгә чыгарбыз дип уйлыйм.”

Кыйммәт бит: сәгате унбиш сум

Ә Казандагы программачыларны әзерләү мәктәбе булган Техника университеныда белем алучы студент “Татар Интернеты бүген үк инде бай”, - дияргә тели. Наил Нәбиуллин тормышын татар сәхифәләреннән   башка күрә алмый. Тик менә башка танышларының Татнетка керә алмавын да күрә.

 “Кермиләр. Кыйммәт бит. Менә көндез бер сәгате - унбиш сум, төнлә җиде-сигез сум. Татарстанда провайдер - монополист. “Таттелеком” телефон челтәрен дә тота. Шуның аша Интернетка да керәсең. Миңа калса чит илләрдә ул бик очсыз. Алар анда аны сүндереп тә тормый.”

Татарстан мәктәпләренә санак-компьютерлар  таратылган. Модемнары да бар.  Аларда укучылар еш керәме? Юк, ди Наил.


“Мәктәпләрдә Интернет я директор кулында, я информатика укытучысы кулында гына. Мәктәп укучылары аңа сирәк-мирәк кенә керә ала.”

Сездән фикерләр көтәбез

Аларны җаныгыз кайсы тартмага тели, шуңа языгыз. “Азатлык” радиосының гомуми адресы: azatliq@rferl.org. Яки Казан бюросы: kazan@azatliq.ru. Яки турыдан – туры авторга да яза алaсыз: gamil@azatliq.ru.

Раил дә Раиф кебек үк 

“Пәрәвез” тапшыруы тәҗрибәле Интернет белгече Раил Гатауллинны тәкъдим итә.  Сер булмасын: аның Татар интернеты турында һәр өлкәгә диярлек үз фикере бар. Әле киләсе тапшыруларда без аңарга шактый сораулар бирербез. Әйтик, ник татарның үз милли беренчел домены юк? Яки татар телен Пәрәвездә ничек өйрәнергә була? Бүген исә көн кадагындагысын сорыйк. Раил Гатауллин Татар дәүләт гуманитар педагогик университеты Мәгълүматлаштыру һәм белем ресурслары бүлеге мөдире. “Белем.ру” ширкәте җитәкчесе. “Belem.ru” порталы һәм татартелле укытучыларның “Forum.belem.ru” сайты хуҗасы да. Раил дә Раиф кебек үк оптимист. “Татар сайтларына керүчеләр саны арта”, - ди ул. Сан арту өчен сәбәпләр дә бар дип саный.

“Менә соңгы айларда керүчеләр саны арта. Көнгә кырыклап кеше керә башлады. Ә без бит белгечлек буенча махсус форум. Татар телендә укытучы мөгалимнәрне туплыйбыз.”

Ипи белән инет арасы, икесен ничек аерып аласы?

Раил шулай ук: “Интернет байлар өчен генә түгел инде ул хәзер. Күпләрнең компьютеры бар. Шул бик ярлы, торыр җире булмаганнар гына аңа керә алмыйдыр инде. Минем эшем шул: Интернет. Анда даими булырга кирәк. Ә менә ипи-сөт яки Пәрәвез дип сайларга туры килсә, кемдер ашау-эчүне дә сайлый ала”, - ди.

“Каты Къ”

 “Azatliq.org” сәхифәсен дусларыңа да тәкъдим иткәндә онытма: соңгы хәреф “Каты Къ”, ягни “инглизчә Кью” (q) була дип тә өстә. “Ы” авазын исә “ инглизчә И”  (i) итеп яз диген. Ярар, вебта - реаль Пәрәвездә яки радиодагы “Пәрәвез”дә очрашырга язсын. Сау-сау...

 

 
 
 
фикереңне форумда әйтергә телисеңме?
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-8, җәмгысы 8
кем: Сабиров кайдан: Чаллы
10.03.2008 10:28

Бу гомуми базар монасабатларына да байле. Татарстанда чын ирек хам демократия, байсез базар монасабатлары корыла алмады. Аларга байле равешта Ай-Ти базарында да баялар кыйммат. Кондашлек очен чын ирекле конкуренция кирак!


кем: Татар кайдан: авылдан
14.02.2008 13:31

Монысында Татарны зур хәрефтән язам. Азатлык радиосының минем сорауга үтә дә игътибарлы булына рәхмәтлемен. Раил Гатауллин да җавап бирде. Министрлык вәкилләре дә. Рәхмәт аларга да. Шулай да, дәрәҗәле вәкилләрнең җавапларын кабул иткәч, күңелдә төер калмасын дим. Акны ак дип, караны кара дип әйтү мәслихәтрәк булыр. Гатауллин дөресен сөйли: Беренче татар гимназиясе порталының татар телендәге өлеше: "Гимназия хәбәрләре" чыннан да искиткеч бай һәм саф татар телендә. Алар гран-прига чыннан да лаек. Шунысы гына кызык, татар телендәге бу сәхифәләрне гимназия сайтыннан табарга гына кыен. Бу татар телендәге сәхифәләр "Газета" бүлеге эченә яшерелгән. "Газета" исә эчтәлектәге 17 бүлекнең 13 нчесе. Татар телендәге сәхифәләрне шундый оста яшергәннәр, 12 бүлекне тоташ карап барып та (һәр бүлектә 10 чамасы сәхифә бар)татар телле бүлек булуы турында бернинди сылтама таба алмыйсың.
Министрлык белгече мәктәп сайтлары конкурсына 252 сайт килүен, шуның 100 е рус һәм татар телләрендә дә булуын әйтә. 41 сайт икенче турга үткән. Районнарга министр имзасы белән җибәрелгән приказда конкурсның җиңүчеләре 4 номинациядә билгеләнүе турында әйтелә. Анда татар телендәге Олы Ковал сайты турында сүз юк.
Икенче турга үткән 41 сайтның татар гимназиясенекеннән һәм Ковалныкыннан тыш тагын ике сайт бар. Рус һәм татар телендә конкурска килгән калган 96 сайтның адреслары кайда?
Министрлык вәкиле бу сорауга җавап бирмәгән. Шул ук порталга конкурска килгән 250 сайт адресын куюның нинди кыенлыгы бар? Банер-рәсемнәр кирәкми. Бары адреслар гына кирәк. Мәктәпләргә аралашу өчен нинди уңайлылык булыр иде! Раил Гатауллин татар телендәге сайтларның сыйфаты начар дип әйтә. Шулайдыр. Татар мәктәбе авылда бит ул. Аның нинди мөмкинлеге бар? Татар телендә сайт төзү рус телендәгегә караганда шактый четерекле дә бит әле! Бәлки ул сайтлар укучылар тарафыннан иҗат ителгәндер. Сайтлар конкурсының нигезләмәсендә укучылар һәм студентлар тарафыннан төзелгән сайтлар конкурсы игълан ителгән иде. Җиңүче сайтларның авторлары чыннан да укучылар гынамы? Юк шул! Сайтка материаллар хәзерләүдә билгеле укучылар да катнаша. Әмма бу әле сайт авторы дигән сүз түгел. Министрлыктан мәктәпләргә килгән хатларның бары тик рус телендә генә булуын искәрткәндә, шәхси үтенеч хатларына җавап турында сүз бармый. Ә Министрлыктан көндәлек районнарга җибәрелә торган приказлар, нигезләмәләр, циркулярлар турында бара. Мондый документларда югарыдан килгән хатлар арасында "Боерык" сүзеннән башка берни дә табып булмый. "Исполнитель" сүзе артында татар фамилиясе торган кәгазьләр булса да татар телендә булса, Татарстанда "икетеллелек" турында 1% эш башкарыла дип әйтеп булыр иде.
Фикеремне укыганыгыз өчен рәхмәт!


кем: Раил Гатауллин кайдан: Казан
04.02.2008 18:03

татар! Мин әлеге конкурсның икенче турына чыккан сайтларга бәя бирүдә генә катнаштым. Беренче турда кемнәр катнашканын әйтә алмыйм. Бу сорауны Мәгариф һәм фән министрлыгының Интернет кабул итү бүлмәсенә кереп бирергә тәкъдим итәм: http://mon.tatar.ru/tat/priem.htm 1 нче татар гимназиясенә килгәндә, беренчел бит аларның чынлап та рус телендә. Әмма аларның татар телендә шул ук сайт кысаларында бик яхшы электрон газеталары эшләп килә. Башка татар сайтларына килгәндә, алар сыйфат ягыннан рус телле сайтлардан калыша. Бу, иң беренче чиратта, татар телендә контент аз булудандыр. Шул максаттан, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлеге белән берлектә интернет челтәрендә Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар форумы (http://forum.belem.ru) оештырылды. Әлеге форумга кереп татар телендә белем алу белән кызыксынган һәркем аралаша, киңәш һәм ярдәм ала ала. Шулай ук якын арада, ниһаять, Белем.ру проектын да ачарга исәп тотабыз: http://belem.ru. Әлеге портал ачылу белән татарча контент проблемасын өлешчә хәл итәрбез дип исәплим.


кем: Habib кайдан: Казан
04.02.2008 01:54

Бездэ Интернет бушка. Универдан керабез. ТГГПУ.


кем: татар кайдан: авылдан
02.02.2008 12:55

Раил Гатауллинга сорау бар иде. Татарстан Мәгариф министрлыгы ноябрь-январь айларында мәктәп сайтларына конкурс үткәрде. Конкурсның беренче турына 250 дән артык сайт килгән диделәр. Шуларның бик азы гына икенче турга үтте. Конкурсларда татар телле сайтларга бөтенләй игтибар булмадымы, әлла алар бик азмы, икенче турга үткән сайтлар нигездә рус телендә иделәр. Беренче турга барлыгы ничә сайт килде икән? Аларның адреслары кайда? Алар белән кайда танышып була? Бәлки алар арасында саф татар телле сайтлар да бардыр? Икенче турга үткән һәм гран прига лаек булган сайт беренче татар гимназиясенеке. Кызганыч беренче номерлы татар гимназиясенеке булса да, әмма ул татар телендә түгел. Рус телендә. Хәтта сайтның татар телендә булган кайбер битләрендә татар хәрефләре урынында сорау билгеләре тора. Мәгариф министрлыгы татар телле сайтлар турында ник кызыксынмый? Конкурста ни өчен татар телле сайт номинациясе булмады? Министрлвкта татар телен бөтенләй белмиләр мәллә? Мәктәпләргә министрлыктан килгән барлык хатлар бары рус телендә. Татар теле һәм татар Интернеты мәктәптән башланырга тиеш. Министрлык бу турыда уйлыймы? Нәрсә эшли? Бәлки бу сорау Раилне генә түгел, министрлыкның башка кешеләрен дә кызыксындырыр. Җавап көтеп карыйк.


кем: Расих кайдан: Казан
30.01.2008 22:51

Дөрес әйткән Раил әфәнде. Икмәк дип яшәүче Интернет дип баш ватып тормый инде. Интернетка керсә дә ул порно карап утырырыга мөмкин ич.Бу иҗтимагый, матди һәм гомуммәдәни проблема.


кем: кызыксынучы кайдан: Омскидан
29.01.2008 22:17

Интернетнын сэгате33 сум. Тынлау кыйммэт, э укып барырга Азатлык, Татарлрар.ру, татар-информ кебек яхшы, бай мэгълуматлы сэхифэлэр бар.


кем: Алмаз кайдан: Казан
29.01.2008 07:21

Интернетта иркенлэп татарча музыка яки радио тынлауга лимитсыз тарифлар ярдэм итэ алмыймы? Шул турыда уйлап карыйкмы, егетлэр? Нинди лимитлы тариф ин арзаны hэм ин кызу тизлекле? Кем белэ?

1-8, җәмгысы 8
текст зурлыгы
мультимедиа
ник татар интернетта юк?
тыңла
йөклә
ник татар интернетта юк?
тыңла
йөклә