киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татар дөньясы

Омски өлкәсе Үләнкүл авылының “Наза” ансамбле “Халык” исемен йөртә

''Наза'' ансамбле вәкилләре

08.02.2008

Мәгълүм булганча, узган гасырның 90-нчы елларында, милли хәрәкәт яңа үсеш алгач, Русиянең төрле төбәкләрендә үзешчән сәнгать коллективлары оешып эшли башлаган иде.

Яшерен түгел, оешкан дәвердә аларның күбесенә хөкүмәттән ярдәм бөтенләй диярлек күрсәтелмәде, коллектив җитәкчеләренә күп очракта хезмәт хакы түләнмәде. Эш тулысынча диярлек җәмәгатьчелек тәртибендә алып барылды. Әйтергә кирәк, Русия кануннарыда коллектив җитәкчеләренең дәүләт бюджетыннан финанслана алу мөмкинлеге каралган. Моның өчен коллектив махсус билгеләнгән комиссия алдында чыгыш ясап, “Халык ” исеменә лаек булуы күрсәтергә тиеш. Шул чакта коллективның җыр, бию һәм музыка белгечләренә бюджеттан берникадәр хезмәт хакы билгеләнә. Әмма “Халык” исеме гөмерлеккә бирелми, коллектив 3-4 ел саен бу исемне йөртергә хаклы икәнең расларга тиеш.

Татар коллективларына килгәндә, Омскида беренчеләрдән булып, “Халык” исемен 1995 елны “Умырзая” татар-башкорт ансамбле яклады. Аннан соң Большеречье район үзәгенең “Болгар”, Үләнкүл авылының “Наза” , Усть-Ишемнең “Чишмә”, Колосовканың “Мәхәббәт” ансамбльләре төрле елларда “Халык” коллективы исемнәрен якладылар. Бу коллективларның барсы да инде бер-ничә мәртәбә мондый исемне йөртергә лаек булуын раслады.

Шушы көннәрдә генә өлкәнең тагын бер коллективына - Тара районы Олы Уыш авылының “Дуслык” ансамбленә “Халык” исеме бирелде. Ә Большеречье районының “Наза” ансамбле чәршәмбе көнне бу исемне йөртергә лаек булуын 3-нче мәртәбә раслады.

“Наза” ансамбленең район мәдәният йортында барган чыгышын караганнан соң, өлкә үзәгеннән килгән комиссия коллективны “Халык” исемен йөртергә лаеклы дип тапты. “Дөрес, белгечләр безгә булган кимчелекләребезне дә күрсәттеләр, репертуарга үзебезнең якта җырланган халык җырларын кертергә кирәклеге турында әйттеләр”, - ди Лотфия ханым.

Әйтергә кирәк, коллективта кайчандыр әби-бабайлары яратып җырлаган “Шәм Шәриф”, “Әсмәбикә”, “Шихабеттин көе”, “Карлыгач”, “Яр-яр” кебек җырларны башкара белүчеләр бар. Әмма хәзерге яклау концертында бу җырларның берсе дә күрсәтелмәде.

“Өлкәннәребез барлык җырларны да аермыйча, теләп башкарсалар, яшьләр күбрәк эстрадага өстенлек бирәләр, борыңгы көйләрне җырларга теләмиләр,” - ди Лотфия ханым, борчылып. Шулай да ул төшенкелеккә бирелми.
“Безнең бурычыбыз, борыңгы җырларыбызның матурлыгын, эчтәлеген яшьләргә җиткерү, аларда бу җырларга мәхәббәт уяту,” – ди “Наза” халык ансамбле җитәкчесе.
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile