чәршәмбе, 23 июль 2014, Казан вакыты 15:22

шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Юлай Шамилоглы: “Көчле университет инглиз телле булырга тиеш”

Юлай Шамилоглы (c) һәм Висконсин-Мэдисон университеты ректоры Кэролин Бидди Мартин (у)
Юлай Шамилоглы (c) һәм Висконсин-Мэдисон университеты ректоры Кэролин Бидди Мартин (у)

мультимедиа

аудио
Шушы елның июнь ахырында Казакъстан башкаласы Астанада яңа уку йорты ачыла. Астананың яңа университеты дип аталачак бу уку йорты президент Нурсолтан Назарбаев исемен йөртәчәк һәм Һарвард, Оксфорд кебек югары дәрәҗәле университет булачак дип вәгъдә ителә. Яңа уку йортын оештыру эшендә АКШтагы Висконсин-Мэдисон университеты профессоры, милләттәшебез Юлай Шамилоглы да катнаша. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Юлай әфәнде, мәгълүм булганча, сезнең университет АКШта казакъ телен укытучы бердән-бер университет булып тора һәм Астанадагы яңа уку йортын оештыру эшендә дә катнаша. Аңлатып китмәссезме, сезнең эшегез нидән гыйбарәт һәм бу яңа университет чыннан да “Казакъстанның Һарвард”ы булачакмы?

Назарбаев университеты бик кызыклы бер күренеш. Аның Евразия буенча әһәмияте булырга тиеш. Безнең университетыбыз бу университет белән гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә стратегиялы хезмәттәшлек алып барырга әзерләнә. Киләсе атна бер делегацияне Астанага алып барам [әңгәмә сәфәргә кадәр алынган иде –  a.g.], анда бу эшне ничек оештыру турында утырып сөйләшербез. Мәсәлән, аларның укытучылары белән безнең укытучыларның арасында бәйләнеш нинди була ала? Без аларның профессорларын эшкә аларга, деканнарны билгеләргә тиеш булабыз.

Бу университетта укыту нинди телдә булачак?

Укыту инглиз телендә булачак. Американ системасына күрә, BA һәм BS (һуманитар һәм табигый фәннәр бакалаврлары), киләчәктә магистратура, хәтта PHD буенча да укыту булырга мөмкин. Укыту Америка система буенча булган өчен, технология фәннәрдән белем алган укучылар шул ук вакытта гомуми фәннәрдән дә дәрес алырга тиешләр.

Укыту программасында казакъ теле мәҗбүри булачак. Университетта укыган һәр кеше, чыгышы белән кем генә булса да, иң азында бер ел казакъ теленнән дәрес алырга тиеш булачак. Шулай ук Казакъстан тарихы буенча дәрес мәҗбүри булачак.

Моннан тыш технология, фән юнәлешендә нинди фәннәр булыр дип көтелә?

Минемчә, биология, биотехнология, компьютерлар, инженерлык фәннәренә күбрәк басым ясарга телиләр. Беренче елда инглиз теле програмы булачак, чын дәресләр 2011 елда башланыр дип көтелә. Укучылар беренче елда гомуми белем алырга тиеш: тарих дәресләре, тел дәресләре. Моннан тыш химия, физика кебек дәресләр булырга тиеш.

Күпме студент укыячагы билгелеме?

Соңгы тапкыр сөйләшкәндә биш йөз укучыны кабул итәбез диделәр. Димәк, дүрт елның ахырында ике мең – ике мең биш йөз чамасы укучы булыр.

Бу университетта уку түләүле булачакмы?

Сез моны дөрес кешедән сорамыйсыз. Мин моны төгәл белмим. Ләкин миңа беренче тапкыр аңлатканда шаккаттым, бу университетның 250 миллион долларлык вәкыфы булачак диделәр. Ягъни, бу дөньяның иң бай университетларының берсе булачак.

Икенчедән, Казакъстанның әле "Болашак" (“Киләчәк”) програмы бар. Бу програм нигезендә һәр ел Казакъстаннан читтә иң яхшы университетларда өч мең бала укый. Яңа университетта стипендияләр шул програм нигезендә бирелә ала.

Соңгы ишетүем буенча яңа стипендия программасы ачылган. Димәк, яңа университетта уку бушка булырмы, арзан булырмы, казакъстаннар өчен бушка, читтән килүчеләр өчен түләүле булырмы – анысын белмим.

[Соңгы хәбәрләргә караганда, Назарбаев университетында уку бәясе елына кимендә 12 мең фунт стерлинг булачак. Моны каплау өчен беренче иң яхшы 500 студентка дәүләт махсус стипендия булдыра. – a.g.]

Юлай әфәнде, сез университетта эшләүче галим буларак әйтегез эле, шулкадәр зур күләмдә акча салып һәм чит ил белгечләрен чакыртып кына тиз арада югары дәрәҗәле университет оештырып буламы? 

– Бик дөрес сорау куясыз. Мәсәлән, Төркиядә күп йөрим, анда һәр күз ачканда, һәр күз йомганда яңа университет ачыла. Мин һәрвакыт сорыйм: “Китапханәгез бармы?” Мәсәлән, безнең Висконсин университетының китапханәсендә Шпилевскийның борыңгы Болгарстан турында китабын күрдем. [Шпилевский С.М. "Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии", 1877 – a.g.] Аны XIX гасырдамы, әллә XX гасыр уртасында сатып алганнармы? Димәк, мин ул китапны күрер өчен кемдер аны йөз ел элек сатып алган. Китапханә университетның нигезе, факультетлар – икенче нигезе, ә биналар ул буш бер әйбер, аларны акыллы итеп тутырырга кирәк.

Алар [Казакъстан ягы] чит илдәге университетлар белән хезмәттәшлек алып барачакбыз, биш еллык контрактларга кул куячакбыз, диләр. Бу әле биш еллык кына түгел, кимендә егерме еллык эш булыр, диләр. Димәк, кимендә, моны аңлыйлар.

Без яңа корылган университетларны тикшердек, чит илләрдәге университетларның тәҗрибәсен файдаланырга тырышабыз, диләр. Минемчә, бу дөрес юнәлеш. Фән һәм технология өлкәсендә алар иң яхшы җиһазлар сатып алырга, иң көчле лабораторияләр корырга әзер. [Табигый фәннәрдә] бу чыннан да дөрес юл. Ләкин, иҗтимагый һәм гуманитар фәннәрдә интеллектауль капитал кирәк. Бу инде кешеләрдән тора. Моның өчен алар 10, 20, бәлки 30 ел дәвамында башка университетлар белән хезмәттәшлек алып барырга җыена.

Укыту теленә килгәндә, дәресләр инглиз телендә алып барылачак, дидегез. Сезнеңчә, мондый университетны милли университет дип атап буламы? Гомумән, бүгенге көндә төрки халыклар өчен нинди университет кирәк: инглиз теллеме, әллә инде үз телләрендә укыткан университет төзеп карарга тырышырга кирәкме?

Юлай Шамилоглы Астанада
Бу да бик катлаулы мәсьәлә. Беренчедән, алар чыннан да “милли” сүзен кушарга телиме, юкмы, анысын белмим. Икенчедән, бүген фән һәм технологиянең теле – инглиз теле. Киләчәктә дә шулай булыр. Казакъстан дөнья дәрәҗәсенә чыгарга теләсә, дөньядагы көчле университет оештырырга теләсә, ул рус телендә була алмый, казакъ телендә була алмый.

Русиядәге фәнгә каршы берни әйтергә теләмим, Казакъстанда да урыс телле университет ачарга мөмкинлек бар иде. Ләкин Казакъстан хөкүмәте моны уңышсыз тапты. Алар фикеренчә СССР системасыннан ераклашырга кирәк. Дөнья системасына керер өчен инглиз телле университет корырга кирәк. Ишетүемчә, хәзер Русиядә бу уңайдан, ни өчен эле Казакъстан инглиз телле университет ача, дип борчылучылар бар.

[Табигый фәннәрне инглиз телендә укыту кирәклеге турында Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров та сөйләгән иде. – a.g.]

Берничә ел элек Татарстан зыялылары да милли университет төзү фикерен күтәреп чыккан иде. Берничә концепция төзелде, шуларның берсен Сез дә тәкъдим иттегез. Ни аяныч, бу хыяллар тормышка ашмады, кәгазьдә генә калды. Сезнеңчә, моның сәбәбе нәрсәдә?

Беренчедән, Казакъстан белән Татарстан арасында бер зур аерма бар. Казакъстанда казакъ телендә укыткан [совет чорыннан калган] көчле университетлар бар. Татарстанда андый нәрсә [милли университет] юк дисәк, дөрес булыр. Берничә ел элек милли университет турында сөйләшкәндә, мин Сезгә сүз биргән идем, президент Шәймиевтән рәхмәт хаты килсә, хәбәр итәрмен, дип. Ул хатның эле дә килгәне юк. Минемчә, ул теманы инде ябарга була.

Милли университет темасы бик катлаулы мәсьәлә. Казан белән хәбәрләшеп торырга тырышам. Минем аңлавым буенча, хәзерге дәвер бераз катлаулырак, чөнки федераль университет төзелә. Бу университет төзелгәндә, аңлавымча, Казан дәүләт һуманитар һәм педагогия университеты аның бер өлеше булып калачак. Исеме бәлки калмас, бәлки Татар һуманитар һәм педагогия институты буларак калырмы, монысын ачыктан-ачык аңлый алмадым.

Шундый фикердәмен, моны татар телле университет я институт буларак дәвам итәргә кирәк, һичьюгы саклап калырга. Моннан тыш тагын бер нәрсә турында борчылам, КДУның татар тарихы кафедрасы югалырга мөмкин. Федераль университетның киләчәге турындагы карарлар Татарстан кулыннан ычкынып китсә, бу да куркыныч булырга мөмкин. Бәлки киләчәктә янә милли университет мәсьәләсен күтәрергә кирәк булыр.

Сез телгә алган федераль университетның яңа ректоры итеп Алабуга шәһәрнең элекке хакиме Илшат Гафуров билгеләнде. Университет халкының бер өлеше моңа каршы чыкты. Алар фикеренчә, Казан университеты кебек абруйлы уку йортын гади идарәче түгел, абруйлы галим җитәкләргә тиеш. Сезнең фикерегезчә, университетның ректоры кем булырга тиеш? Американ университетларда бу эш ничек куелган?

Бу яңа ректор турында бик аз мәгълүматым бар. Экономика фәннәренең докторы булганын ишеттем. Ректор галим дә, менеджер да булырга тиеш. Университетларны берләштерү эшенең никадәр авыр булганны аңлыйм. Бу эшләрнең башында уңышсыз менеджер торса, ул да яхшы түгел.

Бездәге университет белән чагыштыру бераз авыррак. Күп илләрдә ректорлар сайлана. Безнең университетларда андый система юк. Факультетның деканы, университетның ректоры сайланмый. Ул башка университеттан килергә мөмкин. Моны факультетлар хәл итми. Профессорлардан торган комитет намзәтләрне тикшерү эшендә катнаша ала. Эмма, ахыр чиктә университетның идарә хәяте карар бирә, алар да профессорлар түгел, читтән килүчеләр.

Милли университет концепциягез тормышка ашмады. Бәлки киләчәктә Астана университеты рәвешендә берәр университет корырга язар?

Алла насыйп итсен. Без бу университет аша Казакъстанга гына түгел, бар төрки дөньяга, төрки халыкларга, шул исәптән, татарларга да хезмәт итәргә тырышабыз.

Димәк, Сез бу университетны бар төрки дөньясына караган уку йорты итеп күрәсез?

Бәлки, миннән башка шулай уйлый торган кеше юктыр. Әмма мин шуны аңладым, бу төрки дөньясында иң бай, элекке совет киңлегендә иң яхшы университетларның берсе булырга мөмкин. Дөнья стандартларына күрә бердән-бер яңа проект, төрки дөньясында иң мактаулы университет була ала. Безгә дә, татар дөньясына да файдасы тисен.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (2)
    алга 
кем: Molli кайдан: يورق
14.06.2010 10:54
بىزگة بار دنياداعى علمي كتابلارنى تاتارچاگا ترجمة ايتارعة كيرةك
فيزيقا ماتيماتيكا ايط حيميا گيدراوليقا بیولوگیا هم باشقا فةن كتبلارىن دا
җавап

кем: Molli кайдан: York
21.06.2010 20:19
Alar ham' bezneng wa' kilterelgan' ukiitiiwchiilar yardamenda', tatar telendage' telasa' nindi universitet achiip bula.

кем: Molli кайдан: يورق
13.06.2010 13:26
بزنىنك اونيويرسيتيت تاتارچا بولرگا تيش
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.06.2010 04:19
Эле генэ Калофрния университеты издательствосыннан Маенхен-Хельфеннын "Мир гуннов" дигэн китабын урыс телендэ чыгарырга рохсэте килеп тоште. Хэзер Казан белэн сойлэшулэр генэ кала. Миллиметрлап булса да, 4700 еллык татар тарихын ачыклау алга бара.
Бу мэглумэтне беренче итеп Азатлык радио сайты белэн уртаклашам.
җавап

кем: Molli кайдан: يورق
17.06.2010 07:41
Ялган кушылмаган, чын татар тарихы безгә нык кирәк.
Ә 4700 еллык дигән сүз - минем өчен ул әле күптән түгел генә яңалык булды шушы Азатлык сайтында. Мин элек бары тик 1500 еллык тарих турында укыганым булды (ул кытай чыганакларына таянган китаплар).

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
12.06.2010 15:11
Юк Вил әфәнде миндә Шамл углы хезмәтләре, мин тик кешене тикшерү рәвеше турында гына әйттем. Миңа күренде аңа артык каты бәреләсез дип.
Миндә 80 елларда Б. Ишболдинның тәрҗемә ителгән урыс телендәге кулязмасын укыган идем, белмим кемдер миңа Казаннан бибәргән иде шушы кулязманы (билгесез кеше, рәхмәт үзенә әйтәсем килә шушы язма өчен. Анда әйтелгән иде, ялгышмасам, Калькутада инглиз телендә басылган дип, 20-30 елларда бугай. Аны кемдер тәрҗемә иткән урысчага, билгесез, кәгазе соры сыйфатсыз иде, мин уйладым бу кеше китапны безнең илдә тәрҗемә иткәндер дип. Белмим, язма турында артык берни әйтәлмим, онытылган, ул елларда мин бик күп шундый язмалар укыдым, башкаларга тараттым, һәр хәлдә мин рәхмәтле күчереп язучы кешеләргә чөнки алар чын-чыннан татар халкын агарту эшләре алып бардылар. Менә шулай, боларны язарга булдым Вил әфәндене яклап. чыннан да биредә барадыр нинди дер бер яман эш, Вил әфәндене кимсетү кебегрәк тоела.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.06.2010 18:23
Рэхмэт, Мохэммэт эфэнде, остэмэ мэглумэтлэрегезгэ. Дорес, Б. Ишболдин китабы Индияда бастырылган, инглиз телендэ. Шулай инде донья бара, ни эшлисен. Менэ бер татар да башкармаган эшне эшлисен, табасын шул китапны, тэржемэ итэсен хэм уз акчана, халык арасында бушка таратыр очен аны Казанда чыгарасын, э жавапка снслар, мнслар сина пычрак таш ора. Минемчэ, монда шэхси курэ алмаулык кына, коннэшу генэ тугел, э барлык коч белэн татарны кимсету юнэлеше бара. Ничек инде, имеш, татар тарихы урыссыз язылган, кем ана рохсэт биргэн, нигэ аны дэулэт рэсми тарихчылары язмаган кебек совет заманы фэлэсэфэсе сузлэре. Менэ алар хэзер ни кыланырлар инде. Тиздэн ф. Хирц дигэн Нью-Йорк Колумбия университеты профессорынын "Кытайнын борынгы тарихы"ннан (1908 елда чыккан) озеклэр тэржемэ итеп бетерэм. Автор кытай борынгы язмалары нигезендэ безнен борынгы бабаларыбыз гуннар турында беренче мэглумэтлэр иске чор белэн 2700 елда язылганнар дип бара. Димэк, татар халкы рэсми тарихи рэвештэ доньяга менэ инде 4700 ел билгеле! Кем тагын бу доньяда, кытайлардан башка, шундый тарихы белэн горурлана ала? Беркем дэ! снс, мнс ларга шуннан сон тик шартларга гына кала кебек. Тик шунысы кызганыч, шушы китап бит моннан йоз ел элек чыгарылган, э татардан берсе булса да аны курмэгэн, халыкка илтеп житкермэгэн. Шул ук юлайлар, дэулэтлэр, рорлихлар кайда булганнар? Мохэммэт эфэнде, нигэ ул шулай? Сез ничек уйлыйсыз?
Мин шушы хезмэтем белэн уземэ дан эзлэмим, мин ана мохтаж тугел. Рэхмэтлэргэ дэ ометем юк. Эммэ, анын очен тагын шушы сайтта мина пычрак таш атуга хич тэ риза тугелмен. Ана юл куйган редакция татар дошманнарына юл гына сала дип ышанам.
җавап

кем: Molli кайдан: یورق
13.06.2010 15:29
"Вил әфәндене кимсетү кебегрәк тоела" - ul chiinnapta kimsetu'.

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
10.06.2010 18:14
Кемгэ-нэрсэ !Мин Юлай туганнын уз телебездэ
шэп сойлэвенэ СОКЛАНДЫМ..Телебезне болай
янгыратучы ..Казанда ТЕЛ галимнэребез дэЮК
Эфирда бер икесен "тоткан" идем Урыс мохитендэ чяшэп..ят телдэ
уйларга кунеккэнбез дип"акланалар"...
Юлай туган ТАТАР мохитендэ..яшимени..
Юлайга анын ата-анасына РЭХМЭТ...

кем: Ildus Sadiq кайдан: Qazan
03.06.2010 10:04
Cнс узенең исемен, фамилиясын курсәтмәгән. Дерес суз силәсәң нигә узеңнең исемеңне яшерергә!? Вил әфәнде Б.Ишболдиның "Очерки из истории татар" китабын тәрҗемә итеп үзенең халыкына буләк иткән икән ул да, снс кузлегенән караганда, җинәят булып санала. Әйе мин ул китапны Казаныбызда бастрырга булыштым һәм китап укучы кешеләргә тараттым. Әйе, мин 20 елдан артык милли хәрәкәттә катнашам. Һәм көчемнән, сәләтемнән килгән кәдәр бу эшне ихластан башкарам. Чөнки, татар милләте башкалар белән бер тигез хокукта һәм дәуләтле булырга тиеш! Әйе мин Америкага барып андагы милләттәшләребез ярдәме белән конгрессмен Томас Лантос белә өчерашып, Татарстанга референдумга халык ара кузәтучеләрне җибәруне утендем.Һәм алар сенатор Джон Нимрод җитәкчеләгендә бу бик мөхим чарада нәтиҗәле катнаштылар.Азатлык радиосыда эшләп тора. Бу эштә дә мәрхум Томас Лантос уз сузендә торды. Рәхмәт аңа! Мин бу эшнедә вөҗданым кушканча, халык дипломатиясы өсулында башкардым.Снс узенең гәдәтенчә бу изге эшне дә "разработка" дип атый. Вил дус дерес әйтә, ул Сэм Нанн, Ричард Лугарларны "разработкага" алып кара син... Мили хәрәкәткә "ГБ хезмәткәре" дигән вирус җибәрделәр.Аны бик бләбез! Бу вирус, өчтән милли хәрәкәтне таркату өчен кертелде... Курәсең снс әледә шул вирус шулпасында чупыртый. Ул качеп секретный китапны 70 елларда укыган имеш. Шуннан ни файда!? Нигә соң беренче булып бастырып чыгармадың!? Ә менә снс бер китап укыганы белен мактанганче Вил әфәнде инде тагын әллә ничә китап тәрҗемә итте. Ченки ул галим кеше өзләнә, фаразлый һәм шак ката, нигә профессионал тарихчылар бу бай тарихи мирасны ирәнмиләр диеп...Вил әфәнде ул безнең чөрның,татарның батыр улы. Яә, кайсыбыз совет империясенең яшерен рәвешта, халык ара килешуләрне бозып, химик краллар җитештру турында, курыкмича бетен донҗага фаш итте. Ул Вил Мирзаян иде! Белмәсәгез ул язган "Вызов" дигән китапны укып белегез. Ни кызганыч андый шәхесләр аз. Русларда ул А.Сахоров, бездә татарда Вил Мирзаян!
җавап

кем: Molli кайдан: يورق
13.06.2010 15:28
"Вил әфәнде ул .. татарның батыр улы." - doros'. Ostarga' roxsat' itegez: ul donjaniing da ber batiir ulii.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
08.06.2010 17:57
Бик кызык хэллэр бара кайчагында бу сайтта. Кайсы вакытларда редактор минем язмаларымны, "андагы мэглумэтлэр исбат ителмэгэннэр" дип, кире кага. Бу дорестер, элбэттэ. Кайчагында, мин Шаймины яки Путинны каты гаеплэгэндэ, ул шулай ук, "кагыйдэлэргэ туры килмилэр" дип кире кага. Ул да дорестер. Эммэ, менэ СНС булып кыланган эдэм мине Ишболдиннын урыс телендэ "Аргентинада чыккан китапны" кулланганым турында ялган таратуы, нигэдер, бик тэ дорес булып чыга шул ук редакторга. Ишболдиннын урыс телендэ андый китабы юк хэм булмаган да! Бу ялган! Димэк, ялган таратуы ул кешенен ачыкланган икэн, кэм дигэн дэ ул шушы сайттан мэхрум ителергэ тиешле. Шулай ук редактор нигэдер, СНС минем дустым Илдусны ГБ агенты дип гаеплэуен дэ уткэреп жибэрэ. Гомумэн, монда тукран, фэрит, ураллы, роза Казаннан дигэн никлары астында язган эдэмнэрнен мина карата шэхси хожумнэре дэ нигэдер кагыйдэлэрне бозмыйлар. Алар, бит, беркайчанда минем язмаларым белэн бэхэслэшмилэр, э тик шэхси хожум белэн булашалар. Бик сэйер. Андый "туземлек" селектив хэм мине провокациялауга юл бирэ булып чыкмыймы?
җавап

кем: Molli кайдан: يورق
13.06.2010 15:25
".. СНС .. " Гомумэн, монда тукран, фэрит, ураллы, роза Казаннан дигэн никлары астында язган эдэмнэрнен мина карата шэхси хожумнэре дэ нигэдер кагыйдэлэрне бозмыйлар. Алар, бит, беркайчанда минем язмаларым белэн бэхэслэшмилэр, э тик шэхси хожум белэн булашалар. Бик сэйер. Андый "туземлек" селектив хэм мине провокациялауга юл бирэ булып чыкмыймы? " -
bu fikeregez doros'. Alarniing xojume' angnashiila ul sayer tugel' - alar artiinda bezga' qarshii bulgan uriis toriirga tiyesh, amma' isbatlamiiychii min anii shulay diya' almiiym. Isbatlar ochen' maxsus tiksheruw' utkarerga' kirak'. Andiiy eshne bezneng tiksheru' uzage' bulsa yasap buliir ide.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
31.05.2010 20:31
Вил әфәнде, мин яңа гына барлыкка килгән төрки дәүләтләрен дә демократия юк димәс идем. Әле шушы илләргә кирәк дәүләтләрен ныгытыр өчен авторитар реҗим кирәк күбрәк, демократиягә караганда. Чөнки дәүләтләр әлегә ныгып җитмәгәннәр, аларга төрле уйлап чыгарылган көнбатыш демократиясе зарарлы. Син чагыштырасың шушы төрки илләрен көнбатыш европа-акш илләре белән, монысы дөрескә тугры килми. Аларда шушы юл белән төзелгән илләр инде берничә гасыр, аларда шушы демократия гадәткә сеңгән инде, ә биредә эшләр башкача, аларны чагыштуруга ярамый. Мин беләм, сезнең сүзләр эчскерсезле сүзләр, кайбер тәҗрибә дә җитешми, ачуланмагыз сүземә, һәр кеше ялгыша ала, тик кайберәүләр ялгышлыкларын төзәтә белә, ә кайберәүләре юк, менә шунда гына аерма. Шамил оглуга килгәндә? Бер чыгышында шундый сүзләр әйткән икән, кирәк аның һәр чыгышын тикшерергә, бәлки ялгыш фикер җибәрелгәндер? Әгәр аның тагы шундый сүзләре кабатлана икән, димәк уйланырга чара бар булып чыга. Тик менә Роза Корбан тик язарга ярамый, бу минем фикерем, бәлки Роза ханым хаклыдыр, бәлки Шамил углы шундый сүзләрне берничә мәртәбә кабатлагандыр? Кабатласа, ни өчен ул аларны кабатлый, кемнең дер кушуы буенчамы? Әллә үзе ялгышып әйтәме? Кеше нинди генә профессор булмасын, нинди генә сәясәтче булмасын, ялгышырга ихтимал, шуны онытмаска кирәк. Биредә билгел, ни өчен татар бәйсез дәүләтен булдыру турында хыялланмаска тиеш, булсын телевидениясы да һәм аның хыялыда. Әлегә кызганычка ни Татарстан татар дәүләте түгел (җитәкчеләр күп милләтле республика дип акланалар) шулай ук ТНВ -яҗа гасыр каналында татар телевидениясы дип әйтеп булмый. Ничек инде татар телевидениясы тәүлегенә ярты тапшыруларны урыс телендә алып баралсын? Шушы хәлдә инде ул татар телевидениясы түгел, ә урыс-татар телевидениясы була, менә монысы чынлык. Шамил углы шундый телевиденияме татарга тели? Сүз билгеле бер-беребезне кимсетеп сөйләшүдән ерак булырга тиешле. Вил әфәнде ул безнең чит илдәге Татар дәүләте башлыгы ихтирамга лаеклы кеше. Билгеле, аның мөмкинчелекләре чикләнгән (матди яктан кадрлар ягыннан, дәүләткә күп акча кирәк, ә безнең салым чит илгә китмичә рәсәй хөкүмәтен дә кала бит, шуны онытмаска иде. Ул чын татарларча ихлас күңелдән катнаша форумнарда, гади генә масаймыйча сөйләшә барыбыз беләндә, ә без аның үз өстенә алган абруен ихтирам итәргә тиешләр. Нигә хәзер аңа үпкә белдерергә узган эшләр өчен, ул заманнар уздылар инде, ул чакта ул да башка иде, шартларда башка иделәр, хәттә бер һәркайсыбыз башка идек. Онытып куймыйк туганнар.
җавап

кем: Molli кайдан: يورق
13.06.2010 15:15
"Кеше нинди генә профессор булмасын, нинди генә сәясәтче булмасын, ялгышырга ихтимал, шуны онытмаска кирәк." kilesham'.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: мохаммэткэ
31.05.2010 21:51
Мин, имеш, торки иллэренэ башта диктатура кирэк дигэн тезис белэн хич тэ килешэ алмыйм. Шул ук вакытта, имеш, АКШ та "торле уйлап чыгарылган демократия" куптэн бар, шуна курэ анын белэн чагыштырырыга ярамый дигэн караш белэн дэ килешеп булмый. Нигэ? Чонки алар тарихи доресеккэ туры килмилэр. Америкада бейсезлек очен Англияга каршы сугыш купме генэ бармасын, кумпе генэ кыенлыклар ул вакытта булмасын, бервакытта да Конгресска сайлаулар, губернаторлар сайлаулар туктатылмады. Бервакытта да берниниди гезитне дэ япмадылар. Кеше хокукларын, сайлауларны туктату ин авыр гражданнар сугышы вакытында да туктатылмады. Мин боларны Американын беренче президентлары Д.Вашингтон, Д. Адамс, Джефферсон, Линкольн х.б. башкаларнын биографик китаплары буенча, АКШ тарихы буенча белэм. Ишетеп, имеш-мэмеш буенча тугел. Нигэ эмриканнар шулай эшлэделэр? Кызык сорау бит, э? Чонки, сугыш баруына карамастан Америка хокумэте остендэ утырган кешелэр узлэрен халыктан остен тотып, аны узлэре очен изге корэштэн читлэштермэскэ тырыштылар. Алар бик яхшы анладылар, аларга кайдан коч килгэнен, нэрсэгэ халык ышанганын. Эгэр дэ тегенди-мондый алдау була калса, сайлауларны туктатсалар, гезитлэрне япсалар, халык бит сорар иде: ни пычагыма бу сугыш, нигэ кирэк бу бейсезлек, эгэр дэ ул тик элеккечэ алдаудан гына тора икэн, дип. Татарга бервакытта да, вакытлыча булса да, диктатура кирэкми. Тупас коч белэн халыкны ышандыра алмыйсын. Демократия бит ул, Урысиядагы кебек, куз буяу очен тугел, э жэмгыятьне алдынгы корыш буенча тозеп, аны алга жибэру шарты. Ул булмаса, алга барыш юк. Монын белэн кем сон ярыша? Аннан сон, демократия урысча да тугел, татарча да тугел, анын кануннары универсаль. Кем аны, имеш, татарга татар демократиясы, э урыска - урыс демократиясы кирэк, ди икэн, ул кешене курэлэтэ алдый. Демократия я бар, я юк. Бу бит аксиома.
Шамилголу турындагы бэхэс бит, Мохэммэт, анын шул ютубта бирелгэн чыгышы турында тугел, э мин дэллилэп, бу эдэмнен тарихчы булмаганын, э уз-узен галим дип курсэтэ торган татар хлестаковы икэне турында яздым. Менэ мин аны аклап язган мнс, аннан сон узен инде СНС ка кутэргэн кешедэн сорадым, бирегез монда сылтаулар, селкетеп курсэтегез шул Юлайнын хезмэтлэрен, дип. Кая? Жиллэр исте бу мнс тан, э инде аннан сон ул мина каршы шэххи хожумгэ кучте. Алай булгач, эйдэгез, Мохэммэт эфэнде, сез китерегез шундый дэлиллэр, эгэр сез мине ялгышам дип уйласагыз.
җавап

кем: Molli кайдан: يورق
13.06.2010 15:12
"Алар[amerika idarasiindagiilar] бик яхшы анладылар, аларга кайдан коч килгэнен, нэрсэгэ халык ышанганын. Эгэр дэ тегенди-мондый алдау була калса, сайлауларны туктатсалар, гезитлэрне япсалар, халык бит сорар иде: ни пычагыма бу сугыш, нигэ кирэк бу бейсезлек, эгэр дэ ул тик элеккечэ алдаудан гына тора икэн, дип. Татарга бервакытта да, вакытлыча булса да, диктатура кирэкми. Тупас коч белэн халыкны ышандыра алмыйсын. Демократия бит ул, Урысиядагы кебек, куз буяу очен тугел, э жэмгыятьне алдынгы корыш буенча тозеп, аны алга жибэру шарты. Ул булмаса, алга барыш юк. Монын белэн кем сон ярыша? Аннан сон, демократия урысча да тугел, татарча да тугел, анын кануннары универсаль. Кем аны, имеш, татарга татар демократиясы, э урыска - урыс демократиясы кирэк, ди икэн, ул кешене курэлэтэ алдый. Демократия я бар, я юк. Бу бит аксиома." - tuliisiincha sezneng belan' kilesham'. Azaqii yiilarnii RF ta demokratiyadan chigenu' buldii, bu tatarlarga zur ziiyan kiterde (iishanam bashqalargada).
Bezga' koch' demokratiyadan kila', a' uriis totalitar ortodox-pravoslav shovinistik unitar mraqobesiyasiinnan tugel'.

кем: снс кайдан: факультеттан
30.05.2010 00:34
Вил абзый ! Сез мактаныл сойлэгэн Б. Ишболдиннын "Очерки из истории татар" дигэн китапны мин 70-че елларда Казанда табып (мэрхум Марат Мулюков биреп торды) укыган идем . Ялгышмасам, ул китап 50-че елларда урыс телендэ Буэнос-Айреста нэшер ителгэн иде . Асылда Б. Ишболдин, узенен хезмэтен урыс телендэ язып , соныннан аны инглиз теленэ тэржемэ итеп, 1961 елда Принстонда чыгара . Монда сезгэ карата торле сораулар туа . Эгэр Сез хезмэтнен урысча оригиналы булганын белмичэ аны янадан инглизчэдэн урысчага тэржемэ иткэн булсагыз, бу куян шулпасынын шулпасы хэм Сезнен тарафтан Сизиф хезмэте була . Эгэр Сез Аргентинада урысча басылган китапны узегезнен инглизчэдэн тэржемэгез дип белэ торып барасыз икэн - бу инде чын эхлаксызлык . Сез чит иллэрдэге миллэттэшлэр Сезнен белэн элемтэгэ керергэ телэмилэр дип зарланасыз . Димэк, аларнын хэм безнен Сездэн шиклэнергэ нигез бар. Казанда Сезнен китапларыгызны чыгарган эфэнде (Сез аны "минем дустым" дип атыйсыз) ГБ хезмэткэре буларак билгеле . Сез бер постингта узегезнен сенатор Сэм Нанн белэн таныш булуыгызны эйтткэн идегез . Элеге эфэнде заманында Сэм Нанн хэм Ричард Лугар сенаторларны "разработка"га алып йорде , алар хэтта Казанга да килеп киттелэр . Сез торки дэулэтлэрнен демократиягэ ирешулэренэ шик бедерэсез хэм мин Сезнен белэн хич килешэ алмыйм . Монда Торкия мисалын китереп була, ботен ХХ гасыр дэвамында ул авторитар дэулэт булды, э сонгы 15-20 ел очендэ чын демократиягэ иреште . Бу зур казаныш ! Татарстанга килгэндэ, 90-чы елларда сэясэттэ катнашкан кеше буларак эйтэ алам : ул чорда татар халкы узенен чын демократик дэулэт този алганын кьурсэтте . Нэкъ шул чорда миллэтче депутатлар Фэузия Бэйрэмева вэ Марат Мулюков парламент эгъзалары иде , суз вэ матбугат иреге хич чиклэнмэгэн иде . Матбугат тэнкыйтеннэн сон берничэ министр отставкага китте . Шуна да мин татар халкынын якты килэчэгенэ хэм анын бэйсез демократик дэулэт този алуына ышанам . Э бугенге авторитар зэхмэтлэрне мин урыс империализмы торнэклэнуеннэн хэм Путин виртикэленнэн кьурэм .
җавап

кем: Molli кайдан: يورق
13.06.2010 15:06
"куян шулпасынын шулпасы",
" Эгэр Сез Аргентинада урысча басылган китапны узегезнен инглизчэдэн тэржемэгез дип белэ торып барасыз икэн - бу инде чын эхлаксызлык" - bashqa suzlar' belan' yaziilsa maturraq buliir ide.
A' sez yazgan dorosme' ikan' (doros' mikan').
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: снс ка жавап
01.06.2010 03:02
Менэ вакытымны жэллэмичэ, мин Принстон, Гарвард университетлары библиоткаларынын, АКШ Конгресс библиотекасынын генераль каталогларына кереп, сез язган, имеш, урыс телендэ басылган Борис Ишболдин китапларын эзлэдем. Урыс телендэ андый китаплар аларда юк! Минемчэ андый китапнын урыс телендэ булуы да бик шобхэле. Ни очен? Чонки, хэрбер автор китапны язганда узенен укучысын куз алдында тота. Ни пычагыма Ишболдинга, мэсэлэн, Аргентинада урыс телендэ китап чыгарырга да, аны нинди укучыга сатырга? Аргентинада урыс телендэ укучылар булса да, бармак белэн санарлыкдыр. АКШ та да нинди урысны татар тарихы кызыксындыра ала? Шуна курэ дэ, проф. Ишбодин узенен китабын инглиз телендэ язган. Ни очен дигэн сорауга ул узенен кереш сузендэ яза. "Основной целью данной книги является ознакомление англо-язычных читателей с историей татар, которая мало известна до настояююего времени." Димэк, сез я монда мина диффамация ясау нияте белэн ялган таратасыз, я узегезнен хэтерегез тишекле булып, мэрхум Мулюковны шушы ялганага кертэсез. Мин ясаган каталогларда эзлэуне хэрбер укучы башкара ала хэм минем дореслегемне раслый ала. АКШ Конгресс библиотекасында доньядагы барлык китапар да бар. Мона беркемнен дэ шиге юктыр дип исэплим. Мин, элбэттэ, сездэн гафу итенуегезне котмим. Сез андый кешегэ ошамагансыз. Сезнен максат мина пычрак ату, ябешмэсэ дэ, тамчысы тияр дигэн мэкерлек белэндер. Урыслар эйтмешли, хорошо служим...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
31.05.2010 19:20
СНС мина гына тугел, э минем дустым Илдус Садиковкага да пычрагын жэллэмэгэн. Имеш, ул сенаторлар Нанн хэм Лугарны "разработка" га алган. Беренчедэн, алырсын син ул сенаторларны андый-мондый разработкага! Алар синен белэн сойлэшкэнчегэ кэдэр, синен барлык тарихынны, нинди карашта торганнарырынны белэлэр. Белмэслэр, алар синен белэн очрашып вакланмыйлар да. Икенчедэн, Илдус ул сенаторлар белэн очрашмаган. Алар, кызганычка каршы, бик югары анын очен. Ул менэ куренекле кеше хокукларын яклаучы, Урысияны узенен жинаятьлэре буенча фаш итуче Калифорниядан сайлганган мэрхум конгрессмен Лантос белэн очрашкан. Оченчедэн, мин кеше турында анын эшлэре, тэртибе, ахлаклыгы белэн фикер йортэм. Бу сыйфатлар белэн Илдус, хичшиксез, чын татар интеллигенты, чын татар патриоты. Сез тугел, э бит эле узенен авыру булуына карамастан, барлык Казанда, кар-янгыр астында уткэрелэ торган ТИУ урам демонстрацияларында инде бармак белэн генэ хисаплы пенсионерлар арасында булып, катнаша, ул сойли анда. Шэп "ГБ агентлары", э? Менэ Ильдус турында шундый пычрак тараткан эдэм узе шул ГБ дан тугелме икэн? Нигэ? Кемгэ сон файдалы инде татарнын ин азакы, ин бирелгэн карт зыялыларын шулай мыскыллау? Аннан сон, эгэр дэ кеше ГБ агентларын белэ икэн, димэк, ул бер дэ юкка ул белемгэ ирешмэгэн, дигэн фикер дэ бит ихтибарга лаеклы. Башта мнс булып, остолоп Юлайны яклап маташкан эдэм, хэзер инде уз-узен СНС дэрэжэсенэ кутэреп, татар азатлыгы очен эле булса корэшучелэргэ хожум оештыра. Кем кушуы буенча? Бу бит нэкъ тик шул ГБ яки татар азатлыгынын ачы дошманнары чекистлары кушуы буенча булса, бер дэ зур гэжэп булмастыр. Икейозлелек белэн сугарылган, снс, сезнен барлык язмаларыгыз. Мина язып булашасыз, тарихчы булып кыланасыз, эммэ бу нифте мичкэсенэ тик бер кашык бал остэп кенэ, кеше алдаудан ары бармый бит. Инде бала-чага тугелсез, вакыттыр бераз гонах дигэн нэрсэ турында да уйларга.
җавап

кем: Вил Мирзяанов кайдан: АКШ
31.05.2010 17:06
СНС, сез бик тэ зур эхлэксезгэ барасыз узегезнен язмагыз белэн. Мине нигезсез рэвештэ плагиатта гэеплэп, ничек кенэ булмасын, кимсетергэ, ясалма рэвештэ астыртын пычрак ату кэсебенэ кергэнсез.
Жэл. Мина Д. Исхаков сойлэве буенча, бу китапны Америкадан заманында Батыев алып кайтып, аны тэржемэ иттергэн ниндидер педагогик институт профессорыннан. Шуннан сон, тэржемэне хэм оригиналыны шул секрет архивка куйганнар. Дамир узе анын икенче редакциясы белэн шул секрет библиотекада (бэлки, Мэскэудэ) танышкан. Мин бу китапны тэржемэ иткэч (беренче редакциясын), Дамир мина анын икенче редакциясы булганын белдергэч, мин анын икенче редакциясын кочкэ табып, янадан тэржемэ иттем. Сез андый "вожданлы" татар булгач, китапнын урыс телендэгесен кургэч, нигэ сон аны узегез кешегэ курсэтмэдегез, нигэ аны Казанда бастырмадыгыз? Бит, сез эйткэн заманларда Казанда укереп демократия шашынган. Аннан сон, сез снс хэтле снс булып беткэч, языгыз барлык кешегэ, бу китапнын урыс телендэге исемен, кайсы нэшрияттэ чыккан ул китап, кайсы елда хэм аны Казанда кайда табырга була. Эгэр сез аны эшлэмэсэгез, мин моны тик мина карата оештырылган Казан турэлэренен хэм анын куштаннарынын чираттагы шэхси хожуме итеп кенэ кабул итэчэкмен. Башкаларнын да карашы, минемчэ, шулай булыр. Алар курерлэр, сезнен хожумегез нигезендэ нэрсэ ятканын.
Демократия турында мин бик ачык итеп яздым. Фактлар нигезендэ. Сез, снс, нигэ сон аларны курмэмешкэ салышасыз? Сезнен хэм сезгэ ошаган кешелэрнен ярдэме белэн шул ук еллардан сон Фэузия Бэйрамвованын, Татарстандагы бердэн бер, гезитен яптырамадылар мыни? Сайлауларны фальсификациялау сез хэм Шайми куштаннары тарафыннан алып барылмады мыни? Искиткич масштабтагы коррупция сезнен ярдэм белэн Татарстанда чэчэк атмады мыни? Татар халкы демократик дэулэт тозергэ булдыклы, эммэ ана алдан, узенен патриотларын АКШ та, конбатыш Европада эзерлэсэ генэ. Мин бит, бер дэ юкка гына Грузия мисалын китермэдем.

кем: Renat кайдан: Misyr
29.05.2010 00:00
Kyzyk, bu saitka millatebez turynda kaigyru4ylar gyna keralar bulsa kirak, shul uk vakytta forumda katnashu4ylar etlashudan bashka ber narsa da belmilar shikelle!! Tik ber bersen sugep kena iata biralar!! Berau Amerikadan toryp barysyn da tankyitlap iata, barysyn da ialgysh iulda dip kursatep matasha, uzen gena dores dip kursatase kila ahyrysy. Kuz aldygyzga kiterep karagyz, Tatarstan iakyn kila4akta baisez buldy di!.... Narsa bulyp betar?? Uzara "min gena dores, mina rul'ny biregez ale" dip etlashep betmabezme son??
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.05.2010 05:17
Renat, курыкмагыз, бэхэслэшучелэрне шунда ук туктатачаклар. Монысы кон кебек ачык. Карап карагыз башка торки халыклы бейсез иллэргэ. Барысында да бернинди дэ бэхэс бармый, ал да гол, бер юлбашчы, бер ТВ каналы хэм берничэ исем астында чыга торган бер ук гезит. Бэхэслэр хэзергэ менэ шушы радио сайтында баралар, э сез шуна сыкранасыз. Татар гезитлэрендэ бэхэслэр барамыни? Юк, бит. Мин тэнкыйтлим сезнен яраткан жилкуараларны, турэлэр артын ялап, алдашып, узлэрен зур галим итеп курсэткэн "остолоп"ларны. Менэ сез, эгэр минем белэн риза булмасагыз, нигэ берэр дэлил китермисез? Менэ, диегез, шундый-шундый бу "остолоп тугелнен" (сезненчэ) хезмэтлэре, анда беренче булып донья кулэмендэ шундый-шунды нэрсэлэр ачылган х.б. Хэзергэ сез бернинди дэ дэлил китермиче генэ, Америкадан тэнкыйтьлэучене тетэсез. Ярый, ди, мин сезгэ ошамыйм. Эммэ, мин бит актер тугел ошарга. Мин язам уземен фикеремне, э сез шунын белэн риза тугелсез. Нигэ? Бу фикеремнен кайсы тоше хэм нигэ ул дорес тугел? Сайтлар менэ шунын очен дэ кызыклы, шунын очен алар кеше жэлеп итэлэр. Э мактарга Татмедиа гезитлэре, ТВ хэм дэулэт радиосы сезгэ житмиме? Хэзергэ, бу радио барында, Татарстан бейсезлек алмаган хэм алып анда берэр Шайми кебек "восточный мудрец" яки Дин-сяп-пин килеп утырып, йозырыгы белэн борыныңа тондырып, барлык ирекле сузне бетереп куйганчы, эйдэгез, бэхэслэшеп калыйк. Энэ Ирек Мортазин бэхэслэшеп карады да, шуннан нэрсэ килеп чыкты, э? Бит, Татарстан чынлап та бейсез булып, чын президент булып (Кремь наместнигы булмыйча) Шайми утырса, ай-хай, ул Ирекне ел ярымга гына тормэгэ ябыр идеме? Узегез дэ сизэсез, ана кэм дигэндэ ул бер 5-8 ел чэпэр иде. Икелэнсэгез, Каримовнын бэхэслэшучелэр белэн ничек кыланганын укыгыз. Куз алдына китердегезме? Туты шул.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
30.05.2010 00:05
Минем килэчэк татар бейсезлеге бер ук вакытта суз иреклеген алып килмэуе, киреснчэ, аны тагын да ныгырак кысылуы турындагы тезиска монда беркем дэ каршы чыкмады. Шулай, бейсезлек бит эле берук вакытта демократия китеру дигэн суз тугел. Минем кузэтулэрем буенча, татар элитасы арасында демократик идеяларны хуплап, анын буенча эш итэргэ торган кешелэр кулдагы бармаклар белэн генэ санарлык. Нигэ? Димэк, татар демократик жэмгыять тозерлек дэрэжэгэ усеп житмэгэн, олгермэгэн дигэн суз. Халыкнын элитасы олгермэгэч, анын килэчэк бейсез дэулэте башында утыручылар да шулай булачак. Бу кунелсез килэчэккэ альтернатива бармы сон? Минемчэ, монда ике юл. Беренчесе, Казахстан, Узбекистан, Туркменистан, Азербайджан кебек, диктатура режимын тозеп, билгесез килэчэктэ демократик жэмгыять тозугэ омет иту. Икенчесе, алдан ук шул демократик жэмгыять тозу очен эзерлэклэр хэстэрлэу. Мона мисал булып хэзерге Грузия тора. Анын лидерлары АКШ та укып, бик яхшы тэрбия хэм белем алдылар. Чын патриотлар хэм демократлар буларак, алар ил демократик юл белэн бармаса, аны тупик кына котуен анладылар. Груаиянын нифте-газы юк, бар ышаныч халыкнын актив булып, торле технологиялардан файдаланып базарга кирэкле булган товарлар житештерудэ. Хэзер Грузия бу олкэдэ бик яхшы унышларга иреште, анда, шулай ук, коррупциянын эзе дэ калмады. Димэк, татар мона бара алмас мыни? Минемчэ, бара алыр, эгэр актык акчаларын жэллэмичэ, узенен яшь буынын АКШта, Конбатыш Европада тэрбияли башласа. Андыйларнын йозеннэн бер 20 се чын демократик карашлы алдынгы специалистлар була алсалар, безнен демократик килэчэк, бэлки, гарантияланыр да. Хэйер, мин монда уземнен фикерлэремне генэ язам. Башка укучылар, бэлки, башка торле юллар да тэкъдим итэрлэр дип ышанып.
җавап

кем: Molli кайдан: يورق
13.06.2010 13:42
Gruziya chiinnapta "коррупцияны" beterde. Bezda' anii beteralabez' uriis qolligiinnan iichqiinsaq.

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara Torkiye
27.05.2010 17:26
Юлай Шамилоглы узган ел Ботендонья Татар Конгрессына килгэч интервью биргэн. Бу интервью youtubeдэ бирелде. Юлай : " Татарлар- дэулэтне онытыгыз, байракны онытыгыз, телевидение булдырыгыз. Татарларга шул житэ. Кортлэрнен дэ телевидениесы бар" дигэн иде. Анын бу сузлэрен ишеткэч тынсыз калдым. Татар миллэтчелэре бэйсез татар дэулэте hэм байрак очен корэшкэнлеге очен суд залларында йори, тормэлэрдэ чери, татар халкы очен утка атылалар, узлэрен аямыйлар. Юлайнын бу сузлэре татар милли бэйсезлек хэрэкэтенэ аяк чалу гына тугел, рус икмэгенэ май ягу. Менэ ни очен Юлайны Казанга "чакыралар"?!? Анын миллэтчелеге бумы????
җавап

кем: Хәлил К. кайдан: Казан
27.05.2010 19:42
Слышал звон, да не знаю где он... шул буладыр инде бу, Роза ханым. Тыңладым мин Шамилоглу әйткәннәрен, ул бит аны бөтенләй башка мәгънәдә әйтте - тыңлап карагыз әйбәтләп. Ул Америкада татар телевидениесен карап булмый дип, хәзерге заманда теләсә нинди халыкның байрагы да, армиясе дә булмаска мөмкин, ләкин аның үз телеканалы булырга тиеш, чөнки ул аны туплау өчен мөһим диде. Дөрес әйтте! Ә сез сүзләрне контексттан алып, бозып хәрәмләшәсез.
җавап

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara Törkiye
27.05.2010 20:00
Каждый понимает по своему...
Байрагы, армиясы булмаган миллэткэ телеканалнын ни кирэгэ бар анын?!? Андый сузне дуслар эйтми, дошман сузе бу.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.05.2010 23:36
Роза ханым, жибэрэ алмассызмы микэн шул youtube тагы чыгышка линкны. Юкса, монда тотен жибэрергэ тырышалар кебек.
җавап

кем: Рөстәм кайдан: Казан
30.05.2010 21:26
Төтенне кем җибәрәдер әле монда! Вил әфәнде, Роза ханым сез сораган линкны тәки җибәрмәгән бугай. Ялганы фаш ителер дип куркадыр. Карадым мин ул чыгышны. Чынлап та Юлай анда башка мәгънәдә башка сүзләр әйтә. Менә үзегез кереп карагыз:
http://www.youtube.com/watch?v=cG7xNNuwGiQ
Димәк, Роза ханым Юлай әйткәнне я аңламаган, я белә торып мәгънәсен боза. Ә сез аңа ияреп “хыянэтчел Шамилоглу, империя ялчысы, татарны курэ алмау мисалы” дип төкерек чәчәсез. Сезгә дә, Роза ханымга үтенечем бар: башкаларны пычратудан, дошман ясаудан туктагыз. Милләт дип сез генә түгел, башкалар да яна, зинһар үзегездән монополист ясамагыз.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: Ростэмгэ
01.06.2010 01:41
Сон, нэрсэ, бирелгэн линк буенча мин тынладым бу татар Хлестаковын. Роза ханым ялгышмаган. Юлай ап-ачык рэвештэ, эгэрдэ ТВ сы булмаса... анын миллэт икэнен онытыгыз дип эйтте. Сэйер фэлэсэфэ. Ростэм эфэнде, сез узегез дэ ишеткэнсездер, ничек итеп бу Юлай-Хлестаков килэсе вакыт фигыллэрендэ генэ сойли, гел вэгъдэ итэ. Имеш, ул узенен диссертациясын урыс теледнэ чыгарачак, Алтын Урда турында китабын чыгарачак, тагын нэрсэдер чыгарачак, оендэ анын 5 мен китап бар...Э нэрсэ сон ул чыгарган? Имеш, бер Русия моселманнары турында бэлэкэй китап. Шул булдымы тарихчы хезмэте? Шунын очен ул Казанда зур тарихчы галим булып йориме? Менэ шушы сорауларга жавап бирсэгез иде. Миллэтче дип монополист? Эгэр син узенен каршаларын турында язасын икэн, бу ничек инде монополия була? Эгэр Милли Межлис агзасы буласын икэн, шулмы миллэтче- монополист? Эзэрлеклэулэргэ дучар иту буенча ул, хичшиксез, монопоплист. Сезне тугел бит, э безне эзэрлеклилэр. Без риза сезне дэ миллэтчелэр-монополистлар сафына кертергэ. Тик сез, узегез безгэ генэ шелтэ язу белэн узегезне курсэтэсез. Зур батырлык. Эгэр син узен зур татар тарихы галиме дип курсэткэн Юлайны ул андый тугел дип фаш итэсен икэн, шул буламы монополист? Менэ китерегез сез мина Юлайнын татар тарихы буенча хезмэтлэрен хэм курсэтегез, кайсы нэрсэсе белэн ул анда ачыш ясаган да, татар тарихынын билгеле булмаган кайсы тошен курсэткэн. Хичшиксез, сез моны эшли алмыйсыз. Ялгышсам, тозэтегез. Тик рэхмэт кенэ эйтермен.
Эгэр дэ гупче тарих буенча специалист булмаган химик Вил Мирзаянов татар тарихы иске чор белэн 2227 елда башлана дигэн мэглумэтне табып, шушы сайтта игълан ясый икэн, ул менэ шушы бэлэкэй генэ керемгэ (взноска) монополист тугелмени? Нигэ бу ачышны шул "монополист", сезнен бугазыгызда ата каз сояге кебек утырган, Татарстаннын соргендэге хокумэте нэзире эшлэгэн дэ, нигэ дистэлэгэн Казаннын ялтырауклы тарихчылары, юлай-хлестаковлар аны эшлэмэгэн, э? Эйдэгез, сез дэ шундый взнос ясарга тырышыгыз. Мин сезне монополист диярмен. Мактап, элбэттэ, чонки минем очен ин башта эш мохим, э сузлэр, эмоциялар тугел.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.05.2010 19:20
И-и-и, Роза ханым, мин мондый хыянэтчел Шамилоглу чыгышы турында ишетмэгэн идем. Бу бит искиткич, башка сыярлык булмаган, империя ялчыларына гына хас булган татарны курэ алмау мисалы. Менэ монда Айрат шашына минем турында. Курэсен, шул ук империя ялчылары токымыннан булган кара эчле бэндэдер. Юкса, Роза ханым язганнарны белэ торып, ул ничек шундый татар хыянэтчесен яклап мина пычрак ата? Юк, курэлэтэ миллэтебез остенэ менеп, аны тапап узган эдэмнэр белэн намуслы татар берлэшэ алмый. Империя барыбер жимерелер. Монысына шик юк, эммэ айратлар, шамилоглылар янадан шаймиларга юл салып, тагын татар азатлыгын сатарга жыенулары бик тэ ихтимал. Сак булыйк хэм мондый хыянэтлэргэ каршы торырга эзер булыйк. "Берлек" дип, тагын татар дошманнары белэн дуслык тоземик.

кем: Айрат кайдан: Казаннан
26.05.2010 22:23
Бигрәкләр көнчел,кара эчле булып чыкты бит әле безнең бу химигыбыз.
җавап

кем: Сафул кайдан: Җирдән, әмма канатлы да
27.05.2010 11:53
Айрат иптәш! Кичерегез, Сезнең Вил әфәндене "көнчел", алай гына да түгел "кара эчле" дип әйтүегез бик аптырата. Без монда мораль яктан һәркайсыбыз тигез хокуклы, ә менә дөньякүләм ирешкәннәре белән Вил әфәнде безнең һәркайсыбыздан өстенерәк. Ул шуңа да карамастан безне үзе белән тигез күреп безгә үзенең позициясен ачып, әйтергә теләгәннәрен без дә аңларлык итеп җиткерергә тырыша. Күпме вакытының сарыф итә. Ә Сез тотасыз да бер җөмлә белән аның тырышлыкларын юкка чыгарасыз! Шаярмагыз, сез моның белән башка кешеләргә дә, матур барган әңгәмәгә дә корым сылыйсыз! Ул химик булса да андый юлга бармый, без гомердә дә табып укый алмаслык китапларны да таба. Шамил әфәндегә дә кайчандыр мөрәҗәгать иткәнлеге күренә. Әмма Шамил әфәнде аны димәк тыңларга теләмәгән. Үзен өстен куйган, мораль яктан тигезлек саклыйсы урында дорфа кыланган. Ә бит алар нәкъ менә татар милләтенең киләчәге хакына дуслашырга тиешләр иде. Миңа кайчак кемнәрдер бик кабәхәт кеше булып күренә, әмма мин электән килгән тәҗрибәм буенча алар белән дә, әгәр алар милләткә хезмәт иткәнлекләрен күрсәм, уртак тел табарга тырышам! Мин дә бит бөтен нәрсәне аңлап бетерә алмыйм. Ходай Тәгалә шундый кешене яраткан икән, димәк яшәеш өчен ул да кирәк!
Вил әфәнде турында ямьсез сөйләү, ул татар милләтен яратмау белән бер. Ошамаган фикерләре булса, дәлилләр китерегез. Без базарда да, трамвайда да түгел.
җавап

кем: Роза кайдан: Казаннан
27.05.2010 12:49
"Вил әфәнде турында ямьсез сөйләү, ул татар милләтен яратмау белән бер"
"дөньякүләм ирешкәннәре белән Вил әфәнде безнең һәркайсыбыздан өстенерәк"

Сафул, ул кадәр ялама инде, тишелеп сасысы чыгар. Нәрсә ирешкән соң әле ул дөньякүләм? Бер казанышы бар әлегә, китап тәрҗемә итте, әмма моны дөньякүләм дип атау бераз сантыйлык. Мин татар милләтен бик яратам, шуңа да ул химик әфәндене Казандагы дуслары белән милли идеягә, танылган милләттәшләргә зур зыян салучы дип уйлыйм. Шамил әфәнде чын милләтче!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: Розага Казаннан
28.05.2010 21:27
Ярый, узен "мин татар тугел, э эмрикан" дигэн кеше сезненчэ "чын миллэтче" булсын. Эммэ, нигэдер, АКШ тагы билгеле татар профессоры аны "остолоп" дип атый, мин тугел. Курэсен, акыл иясе тугел.
фикерләр бите: (2)
    алга