киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Германия хөкүмәтенә мөрәҗәгать

''Без борчылабыз!'' дип атала шушы мөрәҗәгать

27.07.2009

Германия татарлары Русиянең татар телен чикләү канунына борчыла. Казан һәм кырым татарлары Русия вә Украинага басым ясарга чакыра.

Мөрәҗәгатькә Германиядәге кырым татарлары якташлыгы, татар-башкорт мәдәни үзәге, “Бертуган” татар-башкорт нәшрияты, “Алтабаш” татар журналы, “Татарлар Дойчланд” җәмгыяте һәм кырым татарларының "Kiew-Berlin" үзәкләре кул куйган.

Аларның бу хатына яклау белдерүчеләр арасында профессорлар Надир Дәүләт, Светлана Червонная, Европадагы милли азчылыкларны яклау берлеге, алман-кавказ ассоциациясе, Венадагы Төркмәнстан кеше хокуклары вәкиле Фәрид Тохбатуллин һәм башкалар бар.

Германия татарлары үз хөкүмәтенең Русиягә “Европаның милли азчылыклар телләре хартиясен” кабул итүе өчен басым ясауны сорый.

“Дәүләт Думасы Русия федерациясендә яшәүче милләтләрнең мәдәниятен һәм телләрен саклар өчен барлык чараларны күрергә тиеш. Русия 2001 елда кул куйган хартиянең телләр турындагы маддәсен кабул итәргә тиеш. Гасырлардан килгән күптелле һәм күпмилләтле мөхит – Русиягә генә хас борыңгы гадәт. Русия төрле милләтләрнең кыйтгаара дуслык үзәге була алыр иде”, диелгән хатта.

Кырым татарлары өчен тел һәм җир

Кырымда 265 мең кырым татарына 14 милли мәктәп бар. Мөрәҗәгатьне кабул итүчеләр караим, кырымчак һәм кырым татарларын Кырымның төп халыклары итеп игълан итергә, Кырымда кырымтатар телен украин һәм рус телләре белән бер дәрәҗәдә рәсми тел итәргә чакыра. Шулай ук Украина хакимиятләренең кырым татарларына торак төзер өчен җир бүлеп бирүләрен таләп итә.

Хатка имза куючылар Украина һәм Русиядә милләтләрнең туган телләре һәм ватаннарына хокуклары булмаса – бу илләрдә демократия була алмый, дип белдерә.

Бу мөрәҗәгать Германия парламенты - Бундестагка, канцлер идарәсенә, Русия һәм Украинаның Германиядәге илчелекләренә һәм Европа комиссиясенә җибәрелгән.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ф.Бэйрэмова кайдан: Чаллы
28.07.2009 11:08
Бу бик вакытлы хэм кирэкле морэжэгать! Германиядэ Кырым татарларынын бик кочле милли оешмалары бар, мин узем дэ алар белэн очраштым, аларнын житэкчелэре - Норбет исемле алман кешесе, торки халыкларны бик хормэт итэ хэм алар очен очен бик куп эшли.Курэсез, алар ботен татар оешмаларын да уз тирэлэрендэ берлэштерэ алганнар. Рэхмэт, туганнар! Димэк, без ялгыз тугел, авыр вакытта безгэ барыбер донья халыклары кул суза. Инде бу морэжэгатьне Германия житэкчелэре дэ ишетсен иде хэм Европарламентта кутэреп чыксыннар иде!

кем: Тачжик кайдан: Санкт-Петербургтан
27.07.2009 20:31
Булдыралар менэ бит Германия хэм Крым, Украина татарлары! Эфэрин!
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile