Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Адамович Польша татарларын таныта


Польша татарлары сәхифәсен ясаган Мансур Адамович
Польша татарлары сәхифәсен ясаган Мансур Адамович

Польшадагы татар егете Мансур Адамович интернетта Польша татарлары сәхифәсен ачкан иде. Элек ул поляк телендә булса, киләчәктә аны башка телләрдә дә ясау күзаллана.

Польшаның Белосток шәһәрендә яшәүче Мансур Адамовичка хәзер 27 яшь. Ул татарлар турында кечкенә чакта күбрәк дәү әнисе һәм дәү әтисеннән ишетеп калган. Ул чакта бала моңа әлләни зур игътибар бирмәсә дә, үсә барган саен татарлар тормышы белән күбрәк кызыксына башлаган.

“Минем әнием ягы Кырымнан килгән, әтием ягы Идел ягыннан. Минем дәү әни һәм дәү әти татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклар өчен бик тырыша иде һәм безгә күп сөйлиләр иде. Аерым алганда, алар гаилә тарихын, сугыш вакытларын искә төшерә иде. Һәм хәзер мин аңладым – бу мирасны саклап калу барысы да миннән тора”, ди Мансур Адамович.

Хәзерге вакытта Польшада 4 меңләп татар яши. Гомумән, татарлар бу якларга 600 ел элек килгән. Икенче дөнья сугышына хәтле укмашып яшәгән татарлар, соңыннан Польша Советлар берлегенә таба аерылып чыга һәм татарлар да төрле җирдә кала – Ливтвада һәм Белоруста. 1939-1945 елларда меңләгән Польша татарлары совет концлагерьларында үлә.

“Польшадагы татарлар хәзер үз милләтен таный башлады. Без Уразада, Корбанда, Гашурада, Мәүлеттә очрашабыз. Татар оешмалары бар, дини оешмалар шактый. Моннан 3 ел элек иптәшләрем белән бергә Сабан туен яңадан кайтарырга булдык”, ди Мансур.

Бу якшәмбедә Крушеньяны авылында Сабантуй бәйрәме узган. 15 июньдә Бохоники авылында үткәреләчәк икән.

Шундый бәйрәмнәр вакытында күпләр татарларның кем булуы белән кызыксына башлаган.

“Безнең турында кызыксынганнарга мәгълүмат кирәк иде. Һәм шул веб-сәхифә (http://tatarzy.tkb.pl) ясарга этәргеч булды”, ди Мансур.

Аның әйтүенчә, ул татарлар турында мәгълүмат табу өчен күп сәяхәт иткән. Аерым алганда, Украина, Белоруска барып татарлар белән очрашкан, алардан китаплар алган, мәгълүмат туплаган.

“Минем сәхифә әле дә эшләнә. Һәм тапкан мәгълүматларны интернетта урнаштыра барам. Читтәге кешеләргә поляк телендә булганга сәхифәне аңлау авыр. Әмма аларны башка телләргә тәрҗемә итүе миңа кыен. Инглизчәгә һәм урысчага тәрҗемә иткән чакларым булды, әмма аның өчен күп вакыт кирәк булды. Чөнки мин сәхифәне үзем генә эшлим. Шуңа моннан 4 ел элек мин башка кешеләрне дә җәлеп итәр өчен төрле телләрдә форум ачарга булдым. Һәм ул бик уңышлы килеп чыкты һәм яхшы эшли. Яңа күп мәгълүмат шул форумда табыла ала”, ди Польшадагы яшь милләттәшебез.

Мансур әйтүенчә, киләчәк 2-3 елда ул веб-сәхифә белән күбрәк шөгыльләнергә уйлыйм һәм төрле телләрдә эшләр өчен ярдәм итүчеләр дә табылыр дип өметләнә.

Сәхифәгә күбрәк Польша татарлары турында белергә теләгәннәр керә икән. Аннары Польша татарларының күпчелеге төрле чит илләргә күченеп киткән. Һәм алар кызыксынып карый, ди Мансур.

“Миңа төрле шәһәрләрдән хәбәрләр килә. Кайберләре әби-бабабыз татар булган һәм үзебезнең үткәнебез турында мәгълүмат җыярга телибез, миңа булыша алмассызмы, дип сорыйлар. Кешеләр кайдан килеп чыкканарын белергә телиләр”, ди Мансур Адамович.

Ул төрле төбәктәге татарлар белән Польша татарларын чагыштыру кызык булуын әйтә.

“Татарлар кайда гына яшәсә дә, бер-берсеннән әлләни аерылмый икән. Менә Польша татарлары гына да төрле Әстерхан, Кырым, Казан ханлыкларыннан чыкканнар. Әмма йолалар әлләни аерылмый”, ди Белостокта яшәүче Мансур.

Ул интернет аша татарлар бер-берсе белән күбрәк аралаша ала, ди. Мисал өчен, Мансур “Юлдаш” дигән татар сәхифәсе аркылы Пермьдәге татар кызы Венера белән танышкан. Һәм күптән түгел алар өйләнешеп гаилә корып җибәрде.
XS
SM
MD
LG