Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмаз Монасыйпов вафат


Татар композиторы Алмаз Монасыйпов вафат.
Татар композиторы Алмаз Монасыйпов вафат.

Татар композиторы Алмаз Монасыйпов вафат булды. Ул “Тукай аһәңнәре” дигән вокал-симфоник поэма, Казанга багышланган тансык җырлар авторы да иде.

Соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән билгеле татар композиторы Алмаз Монасыйпов вафат.

Закир улы Алмаз Монасыйпов 1925 елның 11 июлендә Казанда туа. 1943 елда фронтка китә. Сугыштан соң Монасыйпов Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Уку елларында ул скрипка өчен романс һәм җырлар яза. 1959 елдан ул Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дирижер, 1964 елда аспирантура тәмамлап, консерваториядә композиия классы укытучысы булып эшли. 1972 елдан бирле композитор Мәскәүдә яши.


Монасыйпов музыканың күп кенә жанрларында иҗат итүче композитор иде. Ул – җырлар, романслар, симфонияләр, камера-вокал, эстрада һәм театр өчен язылган әсәрләр авторы да. Аның Муса Җәлил симфониясе, “Тукай аһәңнәре” дигән вокал-симфоник поэмасын тамашачы яратып кабул итте. Шулай ук Татарстан, Казанга багышланган тансык җырлар авторы да ул.

Алмаз Монасыйпов Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе дә иде.

XS
SM
MD
LG