Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Бичури: Татар теле әкренләп бетеп бара


“Төркиядә татар булу җиңелме?” дип аталган мәкалә “Татарские новости” газетасында чыккан. Анда Истанбул татары Фәрит Бичури белән әңгәмә бирелгән.

Мәскәүдәге “Татарские новости” газетасы хәбәрчесенә Фәрит Бичури Төркия һәм Татарстан татарлары турында сөйләгән. Ул анда да, монда да балалар татарчаны начар белүен ассызыклаган.

Фәрит Бичури үзе 1949 елда Кытайдагы Харбин шәһәрендә урыс колониясендә туган. 1953 елда андагы татарлар белән Лев Толстой фонды ярдәме белән Төркиягә килгәннәр. Ә 1964 елда Истанбулда Тукай исемендәге милли түгәрәк эшли башлаган. Соңыннан “Казан” атлы оешма пәйдә булган. 1979 елда исә ул хәрби түнтәрелеш вакытында ябылган. 1990 елларда исә Төркиядә кабаттан татарлар тормышы иҗтимагый яктан җанланып киткән. Алар Казанга кунакка да йөри дә башлаган. Шул заманнан бирле Фәрит әфәнде Татарстанда даими кунак. Монда ял да итә, дәва да ала икән. Ватанның һавасы да шифалы, ди ул.

Фәрит Бичури хәбәрчегә Татарстан тормышын да аңлаткан. “Татар теленең торышы 10-15 ел элек яхшырак иде. Хәзер бит яшьләр сөйләшми. Татар зыялылыларының балалары да “мама, папа” дип эндәшә. Ата-аналар балаларын татар мәткәпләренә бирмичә, урыс мәктәпләрендә укытуны кулай күрә. Димәк, яшь буында татар теле әкренләп бетеп бара”, ди ул.

Ә Төркиядә исә татар телен гаиләдә сакларга тырышалар икән. Тик шулай да, “Төркиядәге татар балалары төрекчәне туган телләренә караганда яхшырак белә”. Туган телне әйбәт өйрәнер өчен мохит җитми, ди. Шул ук вакытта мәдәни яктан татарлыгын сакларга теләүчеләр ТНВ телеканалын карый алмыйча да интегә икән. Бичури Казанны карар өчен зур тәлинкә дә куеп караган, тик сыйфатлы итеп тота алмаган.

XS
SM
MD
LG