Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия белән Грузиядә Русиянең ни эше бар?


Русия гаскәрләре Көньяк Осетиядә
Русия гаскәрләре Көньяк Осетиядә

Җомгага каршы төндә Грузия Көньяк Осетияне утка тотты. Көн дәвамында танылмаган республикада бәрелешләр туктамады. Күпләр сугыш күпмасмы дип борчыла.

Грузия президенты Саакашвили пәнҗешәмбе кичен бер яклы һөҗүмнәрне тукату турында боерык бирүе турында әйткән иде. Ул сөйләшүләр уздыруга чакырды. Әмма ике сәгатьтән соң Тифлис осетиннарга каршы хәрби гаскәрләрен җибәрде.

“Саакашвили белдерүеннән соң, осетиннар ягыннан Тамарашени һәм Приси авылларына һөҗүмнәр башланды. Безнең мәгълүматларга караганда үлүчеләр һәм яраланганнар бар”, диде Грузия дәүләт иминлек секретаре Каха Ломаиа.

Грузия ягы үзенең вәгъдә биргәнлегеннән, Көньяк Осетия тарафыннан үз авылының берсенә ут ачылгач та җавап бирмәгәнен белдерә. Ләкин икенчесенә һөҗүм башлангач инде чаралар күрергә булганнар.

“Алар Cаакашвилиның белдерүен грузиннар куркты дип уйлады күрәсең һәм шуны үз файдасында кулланмакчы булды”, ди Грузия дәүләт министры Темур Якобашвили.

Ә Көньяк Осетия һәм аны яклаган Русия җитәкчелеге Грузия сүзендә тормады дип тәнкыйтьләде.

“Бу оештырылган чара иде. Дуслык, татулык турында сөйләүләр ул бары акланырга теләү булды. Никадәр кан коелды”, диде Көньяк Осетиянең Русиядәге вәкиле Дмитрий Медуев.

Җомга көн дәвамында Цхинвалда һәм Көньяк Осетия районнарында авыр коралан һөҗүмнәр дәвам итте. Күп кенә биналар – хастаханә, университет җимерелгәне әйтелә.

Русия ягы бүген Нью-Йоркта БМО Иминлек Шурасының гадәттән тыш утырышын уздырырга чакырды.

“Барлык бу чаралар нәтиҗәсендә, Грузия җитәкчелегенә ышаныч бетте”, диде анда БМОдагы Русия илчесе Виталий Чуркин.

Иминлек Шурасына мәсьәләне уңай хәл итү өчен бернинди карарга килә алмады. Чуркин моңа канәгатьсезлек белдерде.

Грузин ягы исә без үз илебез бөтенлеген саклап калырга телибез һәм моның өчен барысын да эшлиячәкбез, диде.

“Без моны эшләргә тиеш идек. Кызганыч шушы юл белән эшләргә туры килде. Ләкин хәзер безнең өчен иң мөһиме Көньяк Осетиядә тыныч тормыш булдыру”, диде Грузия премьер-министры Ладо Гургенидзе.

НАТОның генераль секретаре Яп де Хооп Схеффер килеп туган хәлгә борчылу белдереп, хәрби чараларны туктатып сөйләшүәләр уздыруга чакырды.
XS
SM
MD
LG