Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан гимны сүзләре тәнкыйтьләнде


“Гимнда Русия дәүләте исемен куллану урынсыз”, дип саный иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Айрат Дилмөхәмәтов.

18 сентябрь Башкортстан тарихына кереп калачак. Бу көнне республиканың дәүләт җыелышы депутатлары пленар утырышта симфоник оркестр музыкасы академик хор башкаруында рус һәм башкорт телләрендә композитор Фәрит Идрисов һәм шагыйрьләр Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүров иҗат иткән җыр тыңладылар. 160 төрле җыр текстыннан сайлап алынган бу җыр Башкортстанның дәүләт гимны булып кабул ителде. Дөресрәге аның көе 1993 елның 12 үктәбрендә расланган иде инде, хәзер аңа сүзләр дә табылды.

Иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Айрат Дилмөхәмәтов һәм башкалар, бу гимн башкорт тарихын, рухын һәм республиканың миссиясен чагылдырмый, дип белдерде. “Русия дәүләте исемен монда куллану урынсыз”, дип саный ул.

“Гадел Русия” фиркасе вәкиле Александр Сидякин, бу гимн республика чиновниклары башкарганда сүзләрен онытмаслык итеп язылган, дип уйлый. “Бу гимнны раслап, Мортаза Рәхимов башкорт тарихында бөек эшләр башкаручы булып калырга тели”, дип тә өстәде.

Әйтергә кирәк, шул ук 18 сентябрь кичендә Русиянең “Беренче” каналында “Человек и закон” программасы Мортаза Рәхимов хакимиятенең коррупция һәм милләтчелеккә батуы турында тапшыру чыгарды. Анда әйтелгән фикерләр һәм китерелгән фактлар яңа кабул ителгән гимн сүзләренә тәңгәл килми иде. Тапшыруда энергетика комплексын аерым кулларга төшерү, Благовещенскида милициянең кешеләр кыйнавы һәм хакимият дилбегәсен ычкындырмаска тырышу омтылышлар турында сөйләнсә дә, гимнда бары да тантаналы һәм күңелле яңгырый.

Башкортстан Республикасының дәүләт гимны

Башкортстан, син сөекле газиз җир,
Халкыбызның изге Ватаны.
Чал Уралдан калка бар тарафка
Туган илнең тыныч ал таңы.

Кушымта:
Дан сиңа, Башкортстан!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Русия белән бөек бердәмлектә
Чәчкә ат, Башкортстан!

Башкортстан, син хөрмәтле данлы ил,
Җиңү яулап алга барасың.
Киләчәккә якты нyp-моң чәчә
Синең горур рухлы байрагың.

Кушымта:
Дан сиңа, Башкортстан!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Русия белән бөек бердәмлектә
Чәчкә ат, Башкортстан!

Республикам, йолдыз булып балкы син,
Күкрәп яшә, гүзәл илебез.
Туган җирдә сүнмәс учагыбыз,
Туган телдә тынмас җырыбыз.

Кушымта:
Дан сиңа, Башкортстан!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Русия белән бөек бердәмлектә
Чәчкә ат, Башкортстан!


XS
SM
MD
LG