Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама - Американың яңа юлбашчысы


Әле генә прзидент итеп сайланган 47 яшьлек Обама үз эшенә гыйнварның 20 керешәчәк.

Америка Кушма Штатларының 44 президенты 1961 елның 4 августында Һавай штаты башкаласы Һонолулуда туган. Аның әнисе - Энн Данһэм - тумышы белән Канзастан, актәнле, ә әтисе - өлкән Барак Обама - Кениядән. Алар Һавай университетында укыганда таныша.

Обамага ике яшь тулганда аның әти-әнисе аерыла, әтисе укырга дип Һарвардка китә, һәм шуннан соң булачак американ президенты аны бары бер мәртәбә, 10 яшендә генә күрә.

Ул әнисе белән үсә, аңа ияреп күпмедер вакыт Индонезиядә тора (әнисе Энн Дурһам антропология фәне белән шөгелләнә), мәктәптә уку чоры җиткәч инде кире Һавайга кайтып, әби-бабасы карамагында үсә.

Мәктәптән соң Барак Обама башта Лос Анҗелеста, аннары Нью Йоркта, Колумбия университетында укый. Шул вакытта аңа кире Кениягә кайтып киткән әтисенең машина казасында һәлак булуы турында хәбәр килә.

Обаманың Нью Йорктан соңгы тормышы инде Чикаго белән бәйле - Кушма Штатлар сенатына да ул нәкъ менә Иллиной штатыннан сайланган иде. Анда Барак җәмәгать эшләре башкара, адвокат буларак корыч кою ширкәтләрендә эшләрен югалткан кешеләрне яклый. Шушы чорны Обама "тормышында алган иң яхшы белем" дип бәяли.

Барак, Малия, Саша һәм Мишель

Чикагода Барак Обама үзенең булачак җәмәгате Мишель Робинсонны очрата. 1992 елда алар өйләнешәләр, бүген аларның ике кызы бар - 10 яшьлек Малия һәм 7 яшьлек Саша.

Сәясәткә Обама 1996 елда кереп китә, шул елны ул штат сенатына сайлана. Анда 8 ел эшләгәннән соң федераль дәрәҗәгә чыгарга була - һәм тавышларның 70% казанып Кушма Штатлар сенатына сайлана. Сайлауалды чорында ул үзен эшлекле, җор телле, төпле сәясәтче итеп таныта һәм демократлар белән эшли башлый. Барак Обаманың Америка президенты да була алу ихтималлары хакында шул вакытта сөйли башлыйлар.

Үзенең сайлауалды кампаниясен ул "Yes, we can!" - "Әйе, без булдырабыз!" дигән шигарь белән алып барды.

Калганы инде хәзер, кем әйтмешли, тарих булып тора...

XS
SM
MD
LG