Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия каналында татар халык иҗаты


Геннадий Макаров төрекләрнең Кара диңгез кемайчасын алып кайткан
Геннадий Макаров төрекләрнең Кара диңгез кемайчасын алып кайткан

Төрекләр татарларның рухи мирасы белән кызыксына. Төркиянең дәүләт телевидениесенең “Күңел багы” тапшыруында Татарстан вәкилләре катнашты.

Төрки халыкларның мәдәниятен, сәнгатен яктырткан “Күңел багы” тапшыруында Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина һәм фольклорчы, галим Геннадий Макаров чыгыш ясап кайтты. Төрек тапшыруында Гөлзада Сафиуллина “Солдат озату” дигән керәшен көен дә башкара. Тапшыруда катнашудан тыш Татарстан кунаклары Истанбулның Мәрмәрә университетында да чыгыш ясый.

Геннадий Макаров сүзләренчә, “Күңел багы” тапшыруында барлык төрки халыклар диярлек булып өлгергән.

“Уйгур, азәрбайҗаннар, башкортлар, чуашлар катнашкан инде анда. Ниһаять, татарга да чират җитте. Төрекләр беренче чиратта милли көйләр белән кызыксына. Чөнки бүген күп милләтләр милли көйләрен югалта бара. Бу проблема безгә генә кагылмый, ул күп халыкларның бәласы”, ди Макаров.

Төркиядә кызыксыналар, ә Татарстанда?

Төрек телевидениесенең төрки халыкларның төрле этник кавемнәренең көйләрен дә тамашачыга ишеттерәсе килә икән. Шул исәптән татар милләте төрле-төрле этнографик төркемнәрдән тора, ди Геннадий Макаров.

“Тапшыруда танылган татар көйләре белән беррәттән, төрле этник төркемнәргә хас булган көйләр, музыка уен коралларын да күрсәттек. Менә мин үзем ногай кураенда уйнадым. Алар аның белән бик нык кызыксынды. Чөнки моңа кадәр алар ногай кураен күрмәгән дә ишетмәгән. Төркиядә генә түгел, Татарстан тыңлаучылары да аны белеп бетерми”, ди Геннадий Макаров.

Иң борынгы калфак төре керәшеннәрдә
Шушылардан күренгәнчә, Төркиядә татар халкының бай мирасы белән кызыксыналар. Ә безнең үзебездә исә халык уен коралларына, җырларына караш башкачарак. Шул ук “Татарстан – яңа гасыр” каналында да “Күңел багы” кебек мәдәнияткә, сәнгатькә багышланган тапшырулар күренми.

Макаров сүзләренчә, татар халкының җыр-моңга, уен коралларына сакчыл карашы туып җитмәгән әле. Ә Төркиядә, Европа илләрендә хәл башкачарак, ди ул.

“Без – авылдан чыккан кешеләр буларак халык көйләренә түбәнсетеп каравыбызны үзебез дә сизмибез. Бәлки, киләчәктә бездә дә шундый тапшырулар эшли башлар. Бездә бит милли уен коралларында уйнарга теләүчеләр бар. Озын ногай курайларын, думбраларны ничек табып була, сез ясамассыз микән дип сораучылар бик күп. Боларны бер генә кеше ясый алмый инде. Аңа зур бер остаханә кирәк. Бәлки, киләчәктә булыр дип ышынабыз”, диде Төркия сәфәреннән соң Макаров.

Төркиядә керәшеннәрне дә беләләр

“Күңел багы” тапшыруын алып баручы Ирфан Гюрдал сөйләшү вакытында татар милләте эчендә керәшен дигән этник кавем булуын да искә алган. Башка төрки халыклар – чуашлар, гагаузлар, алтайлар кебек керәшеннәрнең дә христиан динен тотуын әйтеп узган. Тапшыру барышында ул Геннадий Макаровтан керәшеннәрнең тарихи турында сөйләвен сораган.

“Керәшеннәр Татарстанда 200-ләп авылда яши. Үзләренең гореф-гадәтләрен сакларга тырыша, авылларда чиркәүләр бар. Мөселман татарлары белән бик дус яшәвебезне сөйләдем”, ди ул.

Төрекләр керәшеннәрнең мирасы борынгы булуына да басым ясаган.

“Сез үзегезнең көйләрегезне татарныкы дип кенә санамагыз, алар бөтен төрки мәдәниятнең, мирасның бер өлеше дип әйттеләр. Гомумән, “Күңел бага” тапшыруындагы сөйләшү татарның төрлелеген күрсәтү булды. Бу төрлелекне ныгыту, үзара аралашу алга таба бергә яшәргә этәргеч ясады”, ди Макаров.

Төрекләр “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт җыр һәм бию ансамблен Төркиягә чакырырга да вәгъдә биргән.
XS
SM
MD
LG