Осама бин Ладен. Террорчы тормышы
1/14
Унбиш яшьлек Осама бин Ладен үзенең туганнары белән Швециядә, 1971
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
2/14
Осама бин Ладен Әфганстан мәгарәсендә, 1988
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
3/14
Осама бин Ладен Әфганстанның Җалалабад төбәгендә, 1989
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
4/14
CNN хәбәрчесе Питер Арнетт Әфганстанның Тора-Бора тауларында Осама бин Ладен белән әңгәмә вакытында, март 1997
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
5/14
Осама бин Ладен Җиддәдә, Согүд Гарәпстаны, 1988
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
6/14
Найробида американ илчелегенә Әл-Каидә һөҗүме нәтиҗәләре, август 1988
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
7/14
Дар-ес-Саламда американ илчелегенә Әл-Каидә һөҗүме нәтиҗәләре, август 1988
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
8/14
АКШның "Коул" хәрби көймәсенә Әл-Каидә һөҗүме нәтиҗәсе, Аден порты, октябрь 2000
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
9/14
Осама бин Ладен (у) улы Мөхәммәтнең туенда, гыйнвар 2001
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
10/14
Нью-Йорктагы сәүдә үзәгенә һөҗүм, 11 сентябрь 2001
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
11/14
Осама бин Ладен (с) урынбасары Айман әз-Зәвәһири белән Әфганстанда, ноябрь 2001
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
12/14
Тора-Бора тауларында Осама бин Ладенны аулау, декабрь 2001
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
13/14
Тора-Бора тауларында Осама бин Ладенны аулау, декабрь 2001
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
14/14
Пакстандагы Аботтабад каласында Осама бин Ладен яшәгән йорт
VPNсыз укыгыз
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була
Previous slide
Next slide
Дүшәмбегә каршы төндә американ президенты Барак Обама Әл-Каидә җитәкчесе Осама бин Ладенның үтерелүе турында игълан итте. Бу хәбәр дөньяда, берьяктан, хуплап каршы алынса, икенче яктан, яңа борчулар да уятты.
Барак Обама үзенең бу чыгышын телевидение аша турыдан-туры эфирда ясады. Президентның чыгышын тапшыру өчен американ каналлары үзләренең тапшыруларын туктатып торды.
“Бүген мин американ халкына һәм бар дөньяга хәбәр итә алам: Кушма Штатлар Әл-Каидә җитәкчесе, меңләгән гөнаһсыз кешенең үлеме өчен җаваплы террорчы Осама бин Ладенның үтерелүенә китергән гамәл башкарды".
Обама сүзләренчә, 11 сентябрь һөҗүмнәре артында торган бин Ладен Пакстан башкаласы Исламабадтан 50 чакрым төньякка урнашкан Аботтабад каласында американ хәрбиләренең махсус операциясе нәтиҗәсендә юк ителгән. 2001 елдагы ул һөҗүмнәрдә өч меңнән артык кеше һәлак булган иде.
“Осама бин Ладен заманында безнең кулдан бер ычкынып, Әфганстаннан Пакстанга чыгып качкан иде. Мин күзләү идарәсе мөдиренә аны тотарга фәрман бирдем”, диде Обама үзенең чыгышында.
“Берничә ел эзләүләрдән соң узган елның августында бин Ладенның ихтимал сыену урыны турыда мәгълүмат алынды. Бу мәгълүматны җентекләп тикшерү башланды. Ниһаять, узган атнада без төгәлрәк мәгълүматлар алуга ирештек. Бу мәгълүмат хәрәкәт итү өчен җитәрлек дигән карарга килдем. Бүген минем фәрман нигезендә американ хәрбиләренең кечкенә төркеме шул урында хәрби гамәл башкарды. Атышулар нәтиҗәсендә бин Ладен юк ителде. Американ хәрбиләренә зыян килмәде”, диде американ президенты.
Килгән хәбәрләргә караганда, бу хәрби операция барышында бин Ладен ягы каршылык күрсәткән. Атышулар вакытында аның улы да һәлак булган.
Бер американ боралагы бәреп төшерелгән, ләкин американ хәрбиләренә зыян килмәгән.
Американ мәгълүмат чаралары исеме әйтелмәгән рәсмиләргә таянып, Осама бин Ладенның ислам тәртипләренә туры китерелеп, әмма табыну урыны калдырмас өчен, диңгезгә җирләнүе турында хәбәр итә.
Обама үзенең чыгышында бин Ладенның үтерелүен исламга каршы гамәл түгеллегенә аеруча басым ясады.
“Тагын бер ышандырып әйтергә тиешбез: Кушма Штатлар беркайчан да исламга каршы сугышмады һәм сугышмаячак. Осама бин Ладен ислам җитәкчесе түгел иде, ул мөселманнарны күпләп үтерүче иде. Әл-Каидә төрле илләрдә, шул исәптән, безнең илдә дә күп кенә мөселманны үтерде. Шуңа күрә аның китүен тынычлык һәм кешечелек кыйммәтләренә ышанучы һәркем хупларга тиеш.”
Бин Ладенны юк итү эшендә күрсәткән ярдәм өчен Обама Пакстан хакимиятләренә рәхмәтен белдерде.
Бин Ладенның үтерелүен дөньяның төрле илләрендә нигездә хуплап каршы алдылар. Төн булуга карамастан, Обаманың чыгышыннан соң, Ак Йорт янына американ байраклары күтәргән халык җыелып, "АКШ!" дигән шигарләр кычкырды.
Төркия президенты Абдулла Гүл, бин Ладенның үлеме дөньядагы башка террорчыларга да сабак булырга тиеш, дип белдерде.
Русия рәсмиләре Осаманың үтерелүен террорга каршы көрәштә зур уңыш дип атады.
Әмма Франция президенты Николя Саркози фикеренчә, бин Ладденның үтерелүе террорчылыкның бетүен аңлатмый.
Британ премьеры Дэвид Камерон сүзләренчә, көч кулланулар алдагы атналарда киресенчә, артырга мөмкин.
Талибан хәрәкәте Пакстан рәсмиләреннән һәм американнардан үч алачагын инде әйтеп тә куйды.
Кушма Штатларның дәүләт департаменты, бин Ладенның үтерелүе турындагы хәбәрдән соң, американ ватандашларына янаулар арту ихтималы белән кисәтте һәм аларны уяу булырга чакырды.