Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Фасиев: “Мәскәү тел сәясәтен һәрвакыт үз кулында тотты”


Җәмәгатьчелек дәүләт эшлеклесе Камил Фасиевны татар теле өчен көрәшче буларак хәтерли. 10 май көнне Фасиев тууына 90 ел тулды.

“Азатлык” радиосы архивында Фасиев белән 1999 елның декаберендә яздырылган әңгәмә саклана. Биредә ул татар теле язмышы турында болай ди.

“1950 елларда матур гына эшләр башланды. Кешеләр татар телендә сөйләшә алмаулары өчен ояла башлады. Урамда тырышып, тырмашып һәр сүзнең тәмен табып татарча сөйләшә башлады. Татар мәктәпләре эшли башлады. Әлбәттә, без катгый рәвештә урыс мәктәпләрен ябарга кирәк дигән юлга басмадык. Татар теленең дәрәҗәсе күтәрелә дип шатлана гына башлаган идек, иртәрәк булып чыккан.

Ул вакытта ТАССРда коммунистлар фиркасенең өлкә комитеты сәркатибе булган Зиннәт Моратовка безнең бу эшләр ошамаган күрәсең. Ул бездән канәгать булмыйча үзәк комитетка хат җибәргән. Соңыннан комитет безгә, бу мәсьәләне яңадан карарга кирәк дигән карар җибәрде. Кешеләр куркып яши иде.

Мәсәлән, Кыргызстанда беренче секретарь Раззаков урыс мәктәпләрендә укучыларга кыргыз телен укытырга дигән карар чыгарганы өчен комитет карары белән ике көндә алып ташланды. Ул вакытта мине дә гаепләргә тырышучылар булды. Әмма күп эзләсәләр дә, эшләремдә бер генә дә хата таба алмадылар. Шуннан соң инде татар теле мәсьәләсе 30 елдан артык дәвердә сүнеп калды”, ди Камил Фасиев.

Фасиев 1919 елда Татарстанның Лениногорски районында туган. Башлангыч югары белемне Бөгелмә педагогия университетында ала. Соңрак Мәскәүнең югары фирка мәктәбен һәм иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый.

Камил Фасиев Татарстандагы коммунистик хакимиять тарихында зур урын алып торган шәхес. Компартия эшендә ул инде 30-нчы еллар азагында ук катнаша башлый, 1953-57 елларда, ягъни сталинизм дәвере җинаятьләре фаш ителгәндә һәм татар телен торгызу омтылышы ясалганда Татарстан өлкә комитетында фән һәм мәдәният бүлеген җитәкли, шуннан соң ике ел өлкә комитеты секретаре булып тора.

1958 елның маенда Фасиев тырышлыгы белән Татарстан коммунистларының өлкә комитеты "Татар мәктәпләре эшенең торышы һәм аны яхшырту" дигән карар кабул итә, анда татар телендә укытуны киңәйтү, сыйфатын яхшырту карала, берүк вакытта татар мәктәпләренә урыс телен кертү алга сөрелә.

1959 елда Фасиев Татарстан Югары Шурасының рәисе итеп сайлана, әмма аның өлкә комитетындагы яңа беренче секретарь - Фикрәт Табиев белән аралары гади булмау сәбәпле, ул фәнни эшкә китәргә мәҗбүр була: 1960-63 елларда Тел, әдәбият һәм тарих институты җитәкчесе вазыйфаларын башкара, аннары Казан дәүләт университетында эшли.

Күпләр тарафыннан макталган да, берүк вакытта хурланган да Камил Фасиев 2005 елда вафат булды.
XS
SM
MD
LG