киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Хартия - исән калуны хәл итәчәк

19.06.2009

Күптелле дәүләт шартларында туган телләрне саклауга багышланган халыкара конференциядә сүз әнә шул хакта булды.

Конференциягә укытучылар да, җәмәгатьчелек тә, галимнәр дә туган телне саклап калу турында югарыда утыручыларның, бәлки, берәр җылы сүз әйтүләренә өметләнеп, әлеге җыенда җитди карар кабул ителер дип килгән иде. Педуниверситет җитәкчелеге болай да кәефләре булмаган мөгаллимнәрнең күңелләре күтәрелеп китсен дип ахыры, конференция башланыр алдыннан чакырылганнар залга үткән чакта оркестр уйнап торуны да оештырган иде.

                  Дания Сәлимова
“Сер түгел, татар теле булган факультетларга, төркемнәргә керергә теләүчеләр елдан-ел кими бара. Монда университет җитәкчелегенең дә, ректорлыкның да гаебе юк. Бездә быел филология факультетына керергә теләүчеләрнең ике БДИны да урыс телендә, урыс теле һәм әдәбиятеннән бирү, татар балаларына югары уку йорты юлын бөтенләй кисмәс микән дигән курку бар.

Безгә авыл балалары, татар балалары укырга килгәч БДИны урыс теленнән һәм әдәбиятеннән бик уңышлы бирерләр дигән ышаныч та юк. Аңлавымча, әлегә бу сорау ачык булып кала. Безнең президент та, Дәүләт Шурасы да Мәскәүдә нәрсәдер эшләргә җыена. Һич югында бер генә имтиханны булса да үзебезнең икенче дәүләт телендә – татар телендә калдыру зарур. Ләкин бүген шулай – татар бүлегенә керү өчен дә бөтен имтиханнарны урыс теле һәм әдәбиятеннән бирү кирәк. Аны абитуриентлар да аңлый, татар сыйныфлары да кими. Без авыр хәлдә”, ди Алабуга дәүләт педагогия университетының татар һәм чагыштырмалы филология факультеты деканы Дания Сәлимова.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова да конференциягә җыелганнар алдында чыгышы вакытында туган телләрне саклап калуда Татарстан тәкъдимнәренең Мәскәү ягыннан гел каршылыкка очрап торуын ассызыклады.

“Татарстан Дәүләт Шурасы Русия җитәкчелегенә Европаның төбәк һәм азчылыклар телләре хартиясен ратификацияләргә мөрәҗәгать итте. Уңай хәл булыр иде ул, чөнки милли-төбәк компонентын бетерү милли мәктәпләрне дә, төбәк компонентлы уку йортларын куркыныч астына куйды. Без әлеге хартиянең Русия өчен нинди финанс һәм икътисад чыгымнарына китерүне дә аңлыйбыз.

Хартия Русиягә социаль һәм сәяси яктан да, дистәләгән телләр һәм халыклар өчен үлем яки исән калуны хәл итүдә кирәклекне аңлау зарур”, ди Римма Ратникова.

Римма Ратникова сүзләренчә, кайберәүләр Русиянең күпмилләтле булуын аның тотрыксызлыгы дип бәяли. “Халыкларның хокукларын, аларның тел һәм мәдәниятләрен бетерү тотрыксыз итеп кенә калмыйча шартлауга да алып барырга мөмкин”, ди Ратникова.

            Илдар Гыйльметдинов
Русия Дәүләт Думасы депутаты, Федераль милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Илдар Гыльметдинов үзенең чыгышы вакытында Европаның төбәк һәм азчылыклар телләре хартиясен ратификацияләргә әзерләүче төркемнең дүшәмбе көнне эшкә керешәчәген белдерде.
Европа Шурасы ягыннан да, Русия ягыннан да кешеләр кергән җитәкче комитет булдырылган инде. Ике яктан да 16-шар вәкил кергән. Илдар Гыйльметдинов әлеге комитетта Русиянең милли-мәдәни мөхтәриятеннән вәкил булып тора. 2009-10 елларда бу комитет белгечләр белән бергә хартияне Русиядә ратификацияләү мөмкинлекләрен ачыклаячак.

“Телләр бик күп, шуңа күрә хартияне тулысынча кабул итү мөмкин булмас, мөгаен. Декларацияләр генә килеп чыгар, чөнки без бөтен милли телләргә дә хартиядә каралган бөтен чараларны да үтәргә гарантия бирә алмабыз.

Шуңа күрә, нинди кыяфәттә һәм нинди кисәкләрдә әлеге хартиянең кабул ителүе һәм аның Русиягә ничек яраклаштырылуы 2009-10 елларда хәл ителәчәк. Әгәр без аны киләсе елда сезнең белән һәм башка белгечләр белән яраклаштырсак ратификацияләү өчен Дәүләт Думасына тәкъдим итәрбез дип ышанабыз”, ди Гыйльметдинов.

19 июнь көнне Татар дәүләт һуманитар-педагогия университетында үткән халыкара конференциядә кабул ителгән резолюциядә иң беренче Русия җитәкчелегенә җибәрелгән хартияне ратификацияләү мөрәҗәгатен хупларга дип язылган.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Хәйрулла кайдан: Балтач
22.06.2009 12:41
Дөрес мәкалә, татарга инде күптән Европа халыклары кебек закон һәм халыкара стандартларны үтәүне таләп итәргә кирәк. Мирзаяновлар шайкасының төкерек чәчүе генә бернигә дә китерми. Америкада утырып халыкны урамнарга чыгарга, тимер юл ябарга чакыру өчен зур акыл кирәкми.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
21.06.2009 17:08
Бу хәбәрнең исеме чеп-чи ялган! Бернәрсә дэ һәм беркем дә урысны безне изүдән һәм юкка чыгарудан коткарамаячак. Тик үзебез генә. Әгәр Кремлгә каршы чыгып, урамнарга чыгып, тимер юлларны тоткарлап, Мәскәудән килгэн түрәләргә кискен рәвештә урамнарда лозунглар белэн протест белдереп, радиолар һәм интернет аша шуны бөтен дөньяга таратамасак, моны инде бернинди дэ әүлияләр безгэ бүләк итмәячәк. Хартия көтү һәм аны "безнен язмышны" хәл итә дигән хәбәр халыкны тик алдауга гына алып бара, чын мәсәләне чишү урынына кирэкмэгэн (Кремльгэ яраклы) иллюзия белэн халыкны алдый. Татар, ышанма син андый ялган исемле хэбэрлэргэ! Син узеңне һәм телеңне тик үз корәшең белән генә саклап кала аласың!

кем: Bulat кайдан: Alabuğa
20.06.2009 18:13
Rusiyenin şuşı xartiyeni qabul iterge cıyınmawı ğına, bu ilnen niqeder şovinistik-faşistik dewlet buluın kürsete.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile