Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле белгечләре кая барыр?


Югары уку йортлары документлар кабул итә башлады. Мәгарифкә Русия сәясәте үзгәрмәсә татар теле белгечләре бик аз кирәк булырга мөмкин.

Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты деканы Рамил Мирзаһитов мәктәпне бетергәннәр арасында үзләренә керергә теләүчеләр әлегә узган елгы белән чагыштырганда бик аз булмас, дип өметләнә.

“Башка еллардагы тәҗрибә абитуриентлар агымы июнь ахырына таба көчәйгәнне күрсәтә. Бүгенгә татар филологиясе факультетына читтән торып уку бүлегенә 3, көндезге бүлеккә 4 кеше документ тапшырган”, ди Мирзаһитов.

Балтач “иң алдынгы”

Шулай да Русиянең милли мәгарифкә сәясәте үзгәрмәсә, татар телендә укырга һәм укытырга теләүчеләр саны да кискен кимергә мөмкин. Моңа мисал итеп Балтачны бүген үк алырга була. Бу якта фәннәрне бары тик урыс телендә генә укытуга берничә ел ук күчкәннәр икән. Балтачта татар мәктәпләре бөтенләй юк. Узган ел Балтачтагы очрашуда Рамил Мирзаһитов та катнашкан булган.

“Безнең белән язучылар, укытучылар, галимнәр дә барган иде. Без анда Казан арты булган Балтачта нигә бер генә татар мәктәбе дә юк, дигән соравыбызны бирдек. Район мәгариф бүлеге мөдире дә, укытучылар да әти-әниләр татар мәктәбенә балаларын бирми, дип белдерә. Бу узган ел шулай иде”, ди Мирзаһитов.

Инде Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик урыс телендә генә бирү булдырылгач, кайбер белгечләр әйтүенчә, ата-аналар үзләренең балаларының татар мәктәбендә укуына аяк терәп каршы булачак.
Җомга көнне Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында узган “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү”гә багышланган халыкара конференция вакытында да әлеге мәсьәлә күтәрелде.

Конференция кабул иткән резолюциядә дә Русия мәгариф һәм фән министрлыгына урыс булмаган телләрдә укытуның хокукый нигезләрен һәм мәктәпне бетерүчеләргә имтханнарны туган телләрендә бирү мөмкинлеге булдырырга дип мөрәҗәгать итергә диелгән.

Русияне кем йөреп чыгар?

Шулай ук 5 кисәктән торган тәкъдимнәрдә Русиядә яшәүче халыклар мәгарифен үстерү белән шөгыльләнүче тармак булдыру кирәклеге турында да әйтелгән. Билгеле булганча, соңгы елларда төбәкләрдәге бик күп татар мәктәпләре юк ителде.

Әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәттә Русия Дәүләт Думасы депутаты, федераль милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Илдар Гыйльметдинов конференция вакытында үз фикерен белдерде.

“Кулайлаштыру дип аталган җан исәбеннән финанслау мәктәпләрне ябуга китерде. Әгәр дә без мисаллар гына китереп утырсак һәм төбәкләрдәге җитәкчелек, хөкүмәт, мәгариф идарәләре белән эшләмәсәк, бернәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз.

Әле күптән түгел генә Ульян өлкәсендә булып, андагы мәгариф министры белән утырып бала туган телен өйрәнсен һәм башка мәктәпкә күчмәсен өчен дип, һәр районны карап чыгып, әлеге мәсьәләне чишү юллары таптык. Шуңа күрә, бары тик җитди эшләр белән генә Татарстанда гына түгел, ә Русия төбәкләрендә татар телен өйрәнүне саклап калып булачак”, диде Гыйльметдинов.

Аның әлеге чыгышын тыңлап торган конференциядә катнашучы башка төбәкләрдән килгән укытучылар арасында, ярый да ул Ульянга барып мәсьәләне хәл итеп кайткан, Чуашстанга, Төмәнгә, гомүмән, Русиянең бөтен төбәкләренә кем йөреп чыгып әлеге мәсьәләне чишәр икән, дип әйтүчеләр дә булды.

Русия Франция түгел

Конференциядә Франция мәгариф һәм фән министрлыгы баш инспекторы Жерар Бруссуа да чыгыш ясады. Ул Франциядәге милли телләрне саклау һәм үстерү турында сөйләде. Бруссуа сүзләренчә, илдә бары тик бер генә дәүләт теле – француз. Калганнары исә, хәтта француз теле диалектлары да әти-әниләр теләгенә күрә, факультатив рәвештә укытыла икән.

Һәр җирлекнең үз үзенчәлеге. Бруссуа чыгышын тыңлаучылар арасында, Франциягә күчеп килгән гәрәпләр яки башка милли азчылыклар өчен ул ил ата-бабаларының туган җире түгел бит, диючеләр дә булды. Шуңа күрә, монда Франция мисалы Русия өчен берничек тә кулай була алмый.

Конференция резолюциясендә Европаның төбәк һәм азчылыклар телләре хартиясен хуплау, мәгариф стандартларының төп өлешенә Русия төбәкләрендәге дәүләт һәм башка милли телләрне дә кертү кирәклеге турында да язылган.

Мәскәү барыбер үзенчә эшли


Билгеле булганча, Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында үткән бу җыен Русия мәгариф һәм фән министрлыгы грантын откач үтте. “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип аталды ул.

“Без шундый исем белән җибәреп грантны отуыбызга аптырабрак та калдык. Ничек шундый исем белән ота алды икән дип”, ди Рамил Мирзаһитов.

Кайбер мәгариф белгечләре исә, Мәскәү әйдә сөйләсеннәр, сорасыннар, барыбер үзенчђ эшләячәк, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG