Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр: сакланып калып булырмы?


25 июньдә Казанда Татарстан керәшеннәренең II корылтае узды. Корылтай вәкилләре борынгы керәшен киемнәрен, җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрне саклап калып булырмы дигән сорау куя?

Корылтайда чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек гореф-гадәтләрнең онытылып баруына басым ясады. Мирасны сакланган өлешен булса да барларга, киләсе буыннарга калдырырга тырышырга кирәк. Инде болай да соңарып барабыз, ди алар.

Галим, фольклор белгече Геннадий Макаровның аудио тасмаларга моннан 20-30 ел элек яздырып алынган 4 мең тирәсе керәшен җырлары бар икән. Менә аларны яңа аудиотасмаларга яздырыга кирәк, диде ул. Һәм керәшен оешмасыннан бу эшкә ярдәм сорады.

Ногайбәкләрдән үрнәк алыйк!

Керәшен киемнәренең үзенчәлекләрен ныклап йөрәнүче Валентина Максимова исә керәшен музейлары мәсьәләсенә тукталды. Татарстанда бер генә керәшен музееның – Керәшен Сәрдәсендә урнашкан музейның гына дәүләт карамагында булуына борчылу белдерде.

Валентина Максимованы керәшен оешмасы башлыгы Иван Егоров котлый
“Мәктәп музейларын җирле керәшен үзәкләре үз карамагына алырга тиеш. Андагы экспонатларны бергә җыеп, рәсемгә төшереп, тарихларын язып калдырырга кирәк. Чөнки бик күп әйберләребез юкка чыгып бара.

Казандагы үзәк музейда да керәшеннәргә караган бик күп экспонатлар саклана. Биредә керәшеннәрнең киемнәрен, кулланган әйберләрен күрсәтә торган махсус бүлек ачарга кирәк. Ә бит бик үзенчәлекле мирасыбыз бар. Инде соңара да барабыз. Түгәрәк яулыкларыбыз, дәвәкләребез, муйтумарларыбыз юкка чыгып бара. Калганннарын булса да җыеп, җыентык чыгарасы иде. Билгеле, бу акчалы эш.

Керәшен музейлары дигән интернет сәхифә булдырга кирәк. Бу эшне тизрәк башкарсак иде.

Яхшымы, начармы этнография музейлары азмы-күпме эшләп тора. Әмма язучыларыбыз, артистларыбызга багышланган музейлар юк.

Менә шуларны да кайгыртасы иде. Бу өлкәдә без үзебезнең карендәшләр – ногайбәкләрдән үрнәк ала алмадык. Алар үзләрендә җиренә җиткереп музейлар булдырды. Париж авылы музеена бер кереп чыксаң, ногайбәкнең кем булганын, каян килеп чыкканын шундук аңлыйсың”, ди Валентина Максимова.

Эшне җитәкчеләр башларга тиеш

Ә менә Зәй районыннан килгән Петр Минеев керәшен бәйрәмнәрен саклау өчен җитәкчеләр дә эш алып барырга тиеш дигән фикердә тора. Ягъни онытылган бәйрәмне башлап җибәрү башлыклардан, ә дәвам итү халыкның үзенә тапшырыла.

Зәй районында ике зур бәйрәм – Питрау һәм Казанскийны районы хакимияте үзе оештыра икән. Тройсын белән Олы көн йолалары да район күләмендә үтә башларга тора. “Зәй-Татар” радиосында керәшеннәргә багышланган сәхифә дә ачып җибәрдек, ди Минеев.

“Питрау, Тройсын, Олы көн турында гына сөйлибез. Керәшеннәрнең өч кенә бәйрәме булмаган. Язгы Микула бәйрәме бик сирәк җирләрдә үткәрелә. Раштуа бәйрәмен Чаллыда уздыралар. Элҗен бәйрәме дә бер-ике җирдә генә оештырыла. Керәшеннәрнең Шыйлык бәйрәме турында инде бөтенләй ишетелми.


Керәшен киемнәрен тегү мәсьәләсенә тукталыйк әле. Мамадыш, Алабуга якларында киемнәрне ярыйсы гына тегәләр. Безгә тиз арада милли уен кораллары, киемнәр өчен остаханәләр ачарга кирәк. Моны эшләмәсәк, керәшеннең үзенчәлеген бөтенләй югалтачакбыз”, диде Петр Минев.

Керәшеннең тамырлары кайда?

Галимә Татьяна Дунаева быел гына керәшеннәргә багышланган язмаларны бергә туплап, “Керәшен тарихына кереш” дигән китап бастырып чыгарды. Дунаева сүзләренчә, керәшеннәрнең дин, фольклор тарихы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән.

“Керәшеннәрне Явыз Иван чукындырган дип кенә карыйлар. Ә Идел буендагы төрки халыклар христиан динен IV, VI, IX йөзләрдә үк кабул иткән. Явыз Иван Казанны алганчы, Болгар дәүләтендә ислам дине булганчы, урыслар да праваслау динен кабул иткәнче, Идел буендагы төрки кавемнәрдә христиан дине үтеп кергән була.

Керәшеннәр – христиан динендә калган төрки халыклар булырга тиеш. Чөнки алар бөтенесе дә кая китеп бетсен? Болгар илендә дә христиан динендәгеләр күп булган. Борынгы керәшен җырларында, керәшен кем дип сорасагыз, болгар аның нәселе, дип җырлыйлар. Соңгы вакытларда XVIII-XIX гасырлар гына өйрәнелде.

Татьяна Дунаева
Керәшеннәр белән кызыксынучылар, җырларны матур итеп башкаручылар бар. Ә менә Геннадий Макаров борынгы фольклорны өйрәнә. Менә монысы керәшен белән татарның дин кабул иткәнчегә кадәр булган уртак байлыклары”, ди Татьяна Дунаева.

Удмуртия Казанга карый

Корылтайга Удмуртиядә яшәүче керәшеннәр дә килгән иде. Владимир Рязанов сүзләренчә, Удмиртия керәшеннәре Татарстанга дүрт күз белән карап тора.

“Татарстан керәшеннәре белән очрашу безгә көч бирә. Чөнки Казанда милли, фәнни көч тупланган. Соңгы елларда бераз гына таркауланып киттек. Кысла, чуртак, аккош кебек булмыйк”, диде ул.

Керәшен яшьләре ни уйлый?

Корылтайда яшь буын вәкилләре дә катнашты. Аларга да үзләрен борчыган мәсьәләләрне ачыктан-ачык әйтергә мөмкинлек бирелде. Яшьләр исә эшмәкәрлек мәсьәләренә, туган телне саклауга тукталды.

2013 елда Казанда узачак Универсиада вакытында чит ил кешеләрен керәшен музейларына алып барырга, милли үзенчәлекләрне күрсәтә торган сувенирлар ясарга тәкъдим итте. Шулай ук, ел саен Бауманда узучы “Мин татарча сөйләшәм” чарасына яңа оештырылачак керәшен яшьләре оешмасы да катнашыр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG