киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Обама Мәскәүгә җыена: ике ил мөнәсәбәтләре җайланырмы?

02.07.2009

Кушма Штатлар президенты Барак Обама Мәскәүгә килгәч, ике ил арасындагы киеренке мөнәсәбәтләре хәл ителерме?

Февральдә Мюнхенда узган иминлек конференциясендә Кушма Штатлар вице-президенты Джо Байден “Русия-Америка төймәсен сүндереп-яндырырга” чакырган иде.

Соңырак АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашканда әлеге төшенчәне кулланды.

Президент Барак Обаманың 6-7 июль көнне Мәскәүдәге сәфәре Кушма Штатлар сәясәтендә беренче зур сынау булып тора.

АКШ президентының Русия һәм Евразия эшләре ярдәмчесе Майкл Макфол белдерүенчә, төп игътибар стратегик коралны киметү килешүенә юнәлтеләчәк. 1991 елда кабул ителгән Стратегик корал киметү килешүенең вакыты 5 декабрьдә чыга.

Кушма Штатларның Европа эшләре комитеты башлыгы Роберт Векслер сүзләренчә, корал турында сөйләшү бүген бик мөһим.

Роберт Векслер
«Европа ракета калканы, Иран атом программасы, Грузия мәсьәлә, НАТО – бу төп проблемалар. Һәм аларны хәл итү соңгы еллар белән чагыштырганда, ышанычлырак булыр дип уйлый», диде ул.

«Сүндереп-кабызу» төшенчәсе хакимияткә генә кагылмаганга, Обаманың Русия җәмәгатьчелеге, иҗтимагый һәм сәяси хәрәкәт вәкилләре, эшмәкәрләр белән дә очрашуы карала.

Әмма президент ярдәмчесе сүзләренчә, Русиялеләр тарафыннан Американы дошман итеп күрү таралган.

«Алар АКШны үзләренә каршы ил буларак кабул итә. Американың максаты – Русияне көчсезләндерү дип уйлый», ди Макфол.

Аның әйтүенчә, Барак Обама моның дөреслеккә туры килмәвен дәлилләргә тиеш була.

Ул Украина һәм Грузиянең НАТОга керү мәсьәләсендә Кушма Штатлар президенты нык торачагын әйтә.

«Без бу мәсьәләдә сатулашырга яисә бирешергә уйламыйбыз. НАТОны киңәйтүдә безгә урыслар кирәкми», диде президент ярдәмчесе.

Мәскәү шулай ук ике як мөнәсәбәтләрне яхшыртырга теләген белдерә. Әмма Грузия һәм Украинаның НАТОга керү мәсьәләсе каршылык тудырырга мөмкин.

Узган елгы Русия-Грузия низагыннан соң, Вашингтон белән Мәскәү мөнәсәбәтләре «салкын сугыш» дәрәҗәсенә җитте.

Бөтен дөнья Грузиянең бөтенлеген таныганда, Русия Көньяк Осетия белән Абхазияне бәйсез республикалар дип игълан итте.

Галим Георгий Минский сүзләренчә, әлеге гамәлләр үзләре үк Русиянең мөнәсәбәтләрне яхшыртуга теләге әллә ни зур булмаганын күрсәтә

«Мәскәү Кушма Штатлар сәясәтен өнәмәсә дә, Вашингтон белән артык каршылыкка керергә теләми», дигән фикердә тора ул.

Минский сүзләренчә, Обаманың Мәскәүгә сәфәре бары ике арадагы каршылыкны бөтенләй упкынга китереп җиткермәү өчен генә ярдәм итәргә мөмкин.
бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile