киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Обама АКШка карашны үзгәртергә чакыра

03.07.2009

Президент Обама Мәскәүне "салкын сугыш" чоры карашларыннан арынырга чакырды. Моны ул премьер-министр Владимир Путинга җиткермәкче.

АКШ президенты Барак Обама Русиягә сәфәре алдыннан биргән әңгәмәдә Русиянең Америкага карашын үзгәртергә, "cалкын сугыш" чоры карашларыннан арынырга вакыт диде. Ул Русиядә  Владимир Путинның һаман да көчле булуын искә алып, АКШка яңа күз белән карау турындагы теләген премьер-министрга җиткерергә өметләнә.

 Associated Press агентлыгына биргән әңгәмәдә Обама, Путинның элеккечә дә, яңача да эш йортә алуына ышаныч белдерде.

АКШ башлыгы, шушы әңгәмәдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруын әйтте.

Элегрәк, Русия президенты Дмитрий Медведев, аның АКШ президенты белән киләсе очрашуы, Мәскәү һәм Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртыр дигән өмет белдергән иде.

Русия премьер-министрының сүзчесе, АКШ башлыгы Барак Обама премьер-министр Владимир Путин "салкын сугыш" чорындагы кебек фикерли дип уйлап ялгыша, дигән белдерү белән чыкты.

Премьер-министрының сүзчесе, Барак Обаманың Владимир Путин турында фикере киләсе саммитка очрашканнан соң тамырдан үзгәрәчәк, дип ышандырды.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.07.2009 21:27
Нью-Йорк таймста ару гына хэбэр басылган. Обама Мэскэудэ кеше хокукы яклаучылар, оппозция кешелэре белэн очрашак икэн. Шулай ук студиннар алдында чыгыш ясарга планлаган. Курэсен, ул Клинтоннын узенен дусты Строб Тэлбот белэн русия демократларын саткан политикасын дэвам итми. Буш та алай бик шэп булмады, Русиядагы демократик кочлэрне якламады.Эгэр бу хэбэр дорес булса, менэ ул инде бик яхшы урнэк булачак Торкиянен куркак сэудэгэр президентларына. Алар Казанга килеп тэ Путин музыкасы астында биделэр.
Хэбэр жибэрелде 22:27 дэ.

кем: Vil Mirzayanov кайдан: USA
03.07.2009 23:44
Bu Obama keshelere Rusijanin demagogik tashlanmalarina nerse satirlar inde. Uruslar kupten "Esirge toshken milletler" kanunin jukka chigarirga talap iteler. Mene bugen, imesh, Rusija uz jire arkili Amrika korallarin Afganistanga tashirga roxset itken, digen xeber kilde. Dimek, Meskeu shul "tashlama"ga nak shushi kanunni korban iterge chakirir kebek. Kurerbez.
Jiberelde 0:45 am
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile