Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев пикетчылар белән сөйләште


Чәршәмбе Казанда республика укытучыларының август киңәшмәсе узды. Шәймиев пикетка чыккан Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре янына килде.

Быел август киңәшмәсенең пленар утырышы Казанның Яңа Савин районында урнашкан 177-нче мәктәбендә уза. Чара алдыннан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре 309-нчы канунга (милли төбәк компонентын тыю) каршы пикетка чыкты.

ТИҮ вәкилләре “309-нчы канунны үзгәртүне таләп итәбез”, “БДИ татар телендә булырга тиеш”, “309-нчы канун Русия конституциясен гади кәгазь ясый”, “309-нчы канун Русияне нацизмга илтә” кебек шигарьләр тотканнар иде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, алар укытучылар киңәшмәсендә катнашуны сорап президент идарәсенә мөрәҗәгать иткән булган. Әмма аларны кертмәгәннәр.
Галишан Нуриәхмәт


“Татар мәгарифенең хәзерге хәле ничек булуы әйтерләр дип курканнардыр, чөнки хәл чыннан да куркырлык. Мисал өчен Башкортстан президенты барлыгы 49 гимназия төзете һәм алар башкорт гимназияләре дип аталалар. Ә Татарстанда бер генә дә яңа татар гимназиясе бинасы төзелмәде. Ачылганнарының да күбесе күз буяу өчен генә”, ди Нуриәхмәт.

Шәймиев: "Һичюгы башлангыч чорда татарча укыту кирәк"

Киңәшмә башланыр алдыннан төзелеп баскан пикетчылар янына Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов килде.

Шәймиев әйтүенчә, милли белем алу мәсьәләләре бүген кискен тора. Чөнки балаларның белем дәрәҗәсе башкалардан ким булмаска тиеш.

“Без балаларның дөньяда көндәшлеккә сәләтле булулары турында уйларга тиеш. Аңа ирешү гади мәсьәлә түгел. Дөньяда бер татар теле генә булса мондый шигарьләр белән чыгуның кирәге дә булмас иде”, ди Шәймиев.

Аның фикеренчә, мәктәпкә кергәнче һәр милләт үз балаларына туган телне сеңдерергә тиеш. Шулай ук президент 4-нче сыйныфка кадәр татар телен яхшылап укытырга кирәклеген әйтте.

“5 яшьтән алып 4-нче сыйныфка кадәр ана телен нык укытсак, ул гомерлеккә кала торган булачак”, диде Шәймиев.

Пикетка чыгучылар арасында мәҗбүри укытырга кирәк диючеләр дә булды. Шәймиев исә: “Юк, бу хакта сөйләшенгән һәм ул мәгариф стандартына керәчәк”, диде.

Президент сүзләренчә, 8-11-нче сыйныфка җиткәндә балалар һәр телне камил белергә тиеш. Шуңа Бердәм дәүләт имтиханын да башкалар белән бер дәрәҗәдә бирү зарур.

Президентка бу юлы рәхмәт

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Шәймиевкә рәхмәт әйтте. Үзәк рәисе Юныс Камалетдинов сүзләренчә, алар рәхмәтне президентның игътибар итүе өчен әйткән.

Чыннан да Шәймиев башка бик күп түрәләр кебек мәктәпкә пикетчыларга игътибар итмичә генә кереп китә ала иде. Чөнки пикет мәктәптән юл аркылы оештырылды. Әмма президент мәктәпкә кереп китәр алдыннан кире борылып пикетчылар янына килде.



Әмма Юныс Камалетдинов президент тәкъдимнәренең барысы белән дә килешмәвен әйтте. Ул татар телен 4-нче сыйныфка кадәр генә укыту аз дип саный.
XS
SM
MD
LG