Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан җиде могҗизасын атады


Республика көне уңаеннан "Башкортстанның җиде могҗизасы" дигән бәйгегә йомгак ясалды. Шушы исемлектә башкорт балын, кураен, Салават Юлай һәйкәлен күреп була.

Әлеге бәйге Башкортстандагы "Сәләм" телепрограммасы һәм "Киске Өфө" газетасы тарафыннан оештырылган иде. Тавыш бирү якынча 9 ай барды, күңеленә яткан могҗизаларны халык телефон һәм Интернет аша сайлады. Оештыручылар әйтүенчә, яклау тавышлары Башкортстаннан гына түгел, читтән дә, хәтта башка илләрдән дә килгән.

Җиде могҗиза
  • Башкорт балы
  • Курай
  • Салават Юлай һәйкәле
  • Янган тау
  • Красноусол сулары
  • Шүлгән Таш мәгарәсе
  • "Урал Батыр" дастаны
Шуңадыр да Башкортстан могҗизалары ярышында беренчелекне башкорт балы алды. Сер түгел, Урал якларында булган һәркем үзе белән бу күчтәнәчне алып кайтырга тырыша.

Башкортстанның икенче бер могҗизасы - курай. Шушы борынгы музыка коралында уйнаучылар саны белән дә Башкортстан алда бара. Аларның күбесе атнакич тантанасында да катнашты.


Башкортстанны хәзер мәгълүм Салават Юлай һәйкәленнән башка да күз алдына китереп булмый. Аны Европадагы иң зур җайдаклы сын дип тә саныйлар. 40 тонналык шушы һәйкәл Агыйдел ярына 1967 елда куелган иде.

Башкортстан могҗизалары исемлегендә шулай ук төбәкнең гүзәл табигать почмаклары да бар: Янган тау, Красноусолдагы тозлы су чыганаклары, Шүлгән Таш мәгарәсе.

Халык тавышы белән билгеләнгән могҗизалар "җиделеген" башкорт халкының "Урал Батыр" дастаны яба.
XS
SM
MD
LG