Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев, Клинтон, Обама: Булдырабыз!


Һиллари Клинтон киләчәктә халыкара мәсьәләләрдә Шәймиев белән киңәшләшеп тору мөмкинлеген дә әйткән.

АКШның дәүләт сәркатибе Һиллари Клинтонның Казанга сәфәре үтә дә серле булды. Бары тик бүген газет-журналларга, радио-телевидениягә тулы мәгълүмат таратылгач кына, бу кыска сәфәр вакытында Америка сәясәтчесенең биредә нишләп йөрүе күпмедер ачыкланды.

Рәсми мәгълүмат чаралары вакыйганы өстән-өстән генә яктыртты. Аның каравы, рәсми булмаган басмалар Һиллари Клинтонның Казанга килүен кыюрак бәяләде. Дөрес, бу фикерләр Һиллари ханымга ук барып җитмәс, мөгаен. Шулай да алар җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр итә.

“Звезда Поволжья” газетында сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов янә, соңгы атналарда телдән-телгә йөргән, Русиянең җимерелү мәсьәләсен кузгата. Әхмәтов сүзләренчә, бу фикерне Русиягә барганчы Клинтон белән узган матбугат очрашуында бер журналист күтәреп чыга.

“Визит” язмасында Казанга бәлки АКШ президенты Барак Обама үзе дә килер диелә. Әхмәтов фикеренчә, Русиядә демократия турында сөйләргә әле иртә. Илгә башлык итеп татар кешесе куелган очракта гына, Русияне чыннан да демократик ил дип атап булачак. 60нчы елларда АКШта да кара тәнле кешенең хакимияткә киләчәген беркем дә күз алдына китерә алмаган, ди Әхмәтов Шәймиев белән Обама арасында үзенчә охшашлык эзләп.

Әхмәтов Казанны Русиянең йөзе дип атый. Яңа нефть эшкәртү заводы төзелүе һәм 2013 елда Универсиада үткәрергә җыенуы Татарстанның абруен тагын да арттыра, ди автор.

“Коммерсантъ” басмасы язуынча, Һиллары Клинтон киләчәктә халыкара мәсьәләләрдә Миңтимер Шәймиев белән киңәшләшеп тору мөмкинлеген дә әйткән икән. Моннан тыш Клинтон “Без булдырабыз!" шигаре өчен Обама татарларга тиешле икән дип тә шаярткан.

Клинтон "Без булдырабыз!" шигаре турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00
йөкләү


Соңгы елларда Татарстанга халыкара кызыксыну артты. Әгәр элек Казанга төрле белгеч-вәкилләр генә сәфәр кылса, хәзер башлыклар үзләре килә.

Мөһим сәфәрләрнең чираттагысы Русия президенты Дмитрий Медведевнеке булачак. Ул Казанга 23 октябрь көнне киләчәк. Татарстанга шулай ук премьер-министр Владимир Путин да чакырулы. Шуңа күрә якын арада ул да киләргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG