киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Омскида “Халык бердәмлеге көне” бәйрәм ителде

"Умырзая" чыгыш ясый
05.11.2009

Русиядә 2005 елда бәйрәм ителә башланган “Халык бердәмлеге көне” Омскида күләмле чаралар белән билгеләнде.

Өлкәнең авыл-районнарында халыклар дуслыгына багышланган күп төрле чаралар узды. Ә Исилкуль һәм Москаленко район үзәкләрендә Омскиның “Дуслык йорты” каршында эшләүче милли коллективлар әлеге бәйрәмгә багышлап махсус әзерләгән “Без Русия күге астында бердәм яшибез” дигән концерт программасы күрсәтеп кайттылар.

Омскиның үзендә бәйрәм чарасы Блинов исемендәге концерт-спорт комплексында 4 ноябрь көнне үтте. Башта спорт сарае каршындагы мәйданда күмәк күңел ачу барды, төрле халыкларның милли күргәзмәләре эшләде, мәйдан уртасына куелган сәхнәдә коллективларның чыгышлары барды. Шунда ук кәмитчеләр һәм мәзәкчеләр, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр оештырып, халыкның күңелен ачып йөрделәр.


Аннары бәйрәм тантанасы спорт аренасына күчте. Анда “Русия – ул без” дип исемләнгән театрлаштырылган концерт программасы башланды. Тамашада өлкәнең 70-тән артык һөнәри һәм үзешчән коллективлары катнашты. Тыва, Бурятия һәм Новосибирски сәнгаткәрләренең дә чыгышлары булды.

Чарада өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге дә катнашты. Халыкны бәйрәм белән өлкә башлыгы Леонид Полежаев тәбрикләде.


Бәйрәм концертында татар коллективлары да чыгыш ясады. Омскиның шәһәр милли мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле һәм Тара шәһәренең “Якташ” балалар студиясе җырлы-биюле күренеш күрсәттеләр.

Концерт-тамаша барлык коллективлар башкаруында “Алга, Русия” дигән җыр белән тәмамланды. Чара шул ук көнне “Омски” Дәүләт телерадиоширкатенең кичке программасында күрсәтелде.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +