Accessibility links

Язучылар берлеге кемгә кирәк?


75 ел элек оештырылган иҗат берелеге милләтне саклаучы төп көч булып тора дип саный әдәбият аксакаллары.

Римзил Вәли. Соңгы атнада Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллыгына багышланган чаралар булды. “Казан” мәдәният үзәгендә фәнни-гамәли конференция, Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында шушы ук вакыйгага багышланган мәдәни кичә дә үтте. Татар басмаларында татар язучыларының Язучылар берлегенең тарихы, бүгенгесе турында мәкаләләр басылып чыкты. “Азатлык” радиосының “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә шул турыда фикер алышабыз.

Язучылар берлеге – нәрсә ул? Милләтне терелткән оешмамы? Кайберәүләр әйткәнчә, совет заманыннан калган истәлек реликтмы? Әллә татар милләтен кайгыртучы, әдәбият, язучылар турында уйлап тәэсир итүче заманча оешмамы? Әңгәмәдә Татарстан Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин; Татарстанның Халык язучысы, шулай ук Тукай бүләге иясе Рабит Батулла һәм билгеле журналист, режиссер, Язучылар берлеге әгъзасы һәм “Акчарлак” газетының шеф-мөхәррире Искәндәр Сираҗи катнаша.

Нәкъ сезне чыкаруыбызның сәбәбе – фикерләрегезнең ачык булуында һәм бу мәсьәләне яхшы белүегез дә. Равил әфәнде 75 еллыкка кечкенә генә китап та чыгарды. "Казан утлары"нда да бу турыда язмалар да булды.

Равил Фәйзуллин. Сезнең комментарийга төзәтмә кертмәкче булам. Сез әйткән кечкенә китап - безнең өчен зур китап ул. Язучылар берлегенә 75 ел, без Рабит әфәнде белән 50 елга якын шаһит булган, шунда кайнаган кешеләр. 42 ел мин шул оешманың берөзлексез әгъзасы булып торам.

Римзил Вәли. Равил Фәйзуллинны 25-28 яшендә Әлмәт бүлегенең җитәкчесе һәм Гариф Ахуновлар заманында шушы оешманың җаваплы сәркатибе дип тә беләбез.

Равил Фәйзуллин
Равил Фәйзуллин. Шулай насыйп булды инде. Бу оешма белән бергә үстек. Кемнәр ничек кенә уйласа да, Язучылар берлеге безнең өчен тормышның аерылгысыз бер кисәге. Мин Язучылар берлеге булмаса, безнең тормыш ничек булыр иде икән дип тә уйлыйм.

Алтмышынчы, җитмешенче елларны күз алдыма китерәм. Татар язмышы, татар тарихы турында язучылар клубында үткән җыелышлардан тыш бүтән җирдә сөйләшүләр бик юк иде. Әлбәттә, театрлар гөрләп эшләп килде, концертлар булды, ләкин халык язмышы турында зур әдипләренең уйланулары, чыгышлары Язучылар берлеге каршындагы Тукай клубында узды.

Юбилей кичәсе милли-мәдәни үзәктә үтте. Анда 300-дән артык кеше катнашты. Республикада нинди оешма шул кадәр кеше җыя ала? Эш санда түгел. Килгән кешенең һәммәсе шәхес, һәммәсе язучы, һәммәсе милләт турында уйлый торган шәхес. Бу үзе генә дә оешманың дәрәҗәсе турында сөйли.

Римзил Вәли. Бу оешмада шәхесләр булгач, шушы шәхесләр җыелып бәхәсләшә һәм халыкка, хакимияткә әйтә торган мөнбәре дә шушы булып чыга түгелме?

Рабит Батулла. Мин җыелыштан җыелышка язучыларының мәнфәгатьләрен кайгыртыр өчен билгеләнгән көн булырга тиеш дип әйтә киләм. Чөнки гел кешеләрне борчып булмый, министрның да үз эше, обком секретаренең дә үз эше иде, хәзерге җитәкчеләренең дә үз эше.


Шуңа күрә, язучылар - милли идеологияне алга этәрүче иң алдынгы интеллигенция. Аңа бер вакыт та бирелергә тиеш. Айга бер тапкырмы, атнага берме язучыларының берничәсе менә шундый мәсьәлә бар, иптәш министр, моны без ничек хәл итәбез дигән сүзләр белән барырга тиеш.

Равил Фәйзуллин.
Элек график булмаса да, Сибгат абый заманында, Гомәр Бәширов заманында күпмедер дәрәҗәдә ул саклана иде.

Рабит Батулла. Обком безгә басым ясаса да, бездән шүрләп тора иде. Картлар фикеренә колак салу ул вакытта да бар иде. Бүген дә шулай булырга тиеш. Язучылар Берлеге президентның, мәгариф, мәдәният министрлыкларының киңәшчесе булырга тиеш.

Мәсәлән, Тукайның “Болгар” номерларындагы кырыгынчы бүлмәсе җимерелде. Тукайның иң көчле әсәрләре шунда иҗат ителгән, шуны җимерделәр. Безнең белән киңәш итүче булмады. Туктагыз әле, җәмәгать, монда бит Тукай, Камаллар яшәгән, язучылар нәрсә әйтер икән дип әйтүче кеше булмаган.

Такташ үлгән йортны да җимереп ташладылар. Исхакый яшәгән йортлар да юк. Ә без Боратынскийның йортын саклыйбыз. Без искергән дип җимерәбез, ә башка илләрдә искергәнне я нәкъ шулай итеп яңадан төзиләр, яки аны яңарталар. Бездән киңәш сораучы юк. Моңа без, бәлки, үзебез гаепледер.
Рабит Батулла


Римзил Вәли. Хәзер яңа заман. Кем Язучылар берлеге белән идарә итә? Обком юк. Хәзер сез канунга күрә иҗтимагый оешма.

Рабит Батулла. Язучылар берлеге каршында идарә бар. Анда абруйлы кешеләр утыралар. Алар киңәшәләр.

Римзил Вәли. Һәм үзенең мәсьәләләре буенча.

Рабит Батулла. Әлбәттә. Ләкин язучылар кагылмаган мәсьәләләр юк. Архитектура һәйкәлләре җимерелүе дә язучыларга кагыла, икмәк тә язучыларга кагыла. Язучылар кәгазь белән генә, китап белән генә шөгыльләнә генә дигән сүз ялгыш.

Равил Фәйзуллин. Язучылар корылтаенда сайланган иң абруйлы язучылар идарә итә. Шушы идарә үз рәисен сайлап куя.

Римзил Вәли. Һәм хакимият тарафыннан танылган кешеләр.


Равил Фәйзуллин. Сүз дә юк, 9 рәис белән эшләргә туры килде. Аларның һәммәсе абруйлы кешеләр. Үзләренең дәрәҗәләре буенча обком секретарьләреннән ким түгел. Чыннан да, аларның статуслары бик зур иде.

Римзил Вәли. Ике аксакал: Равил Фәйзуллин, Рабит Батулланы тыңлаганнан соң, Искәндәр Сираҗи да бу юлы аркылыга әйтер микән?

Искәндәр Сираҗи. Аркылыга әйтермен дип уйламыйм, чөнки бу мәсьәләдә мин аксакаллар белән килешәм. Кемгәдер, чыннан да, берлек кирәкми. Кемнәргә икәнен беләбез - хакимияткә.

Язучылар барыбер көч булып калды. Һәркайсының укучысы бар. Аның артында күпмедер мең укучы тора. Димәк, без җәмгыятьнең фикерен теге яки бу якка үзгәртергә сәләтле. Без оппозициядә дә, без хакимият белән бергә дә булырга мөмкинбез.

Язучылар Берлеге - язучыларның профессиональ берлеге булып чыга. Димәк, бу кирәк әйбер.

Искәндәр Сираҗи
Классик: “Поэт в России больше, чем поэт”, дип әйткән. Ә Русиядәге татар язучысы – бик зур кеше. Ул сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә булырга тиеш, юрист та булырга мөмкин. Чөнки аңа халкын, милләтен якларга туры килә. Ул милләтенең адвокаты да.

Равил абый белән Рабит абыйның гомерләре берлек өчен дә, берлек белән дә уза. Мин әле өченче ел гына берлек әгъзасы. Алар үз заманында ничек берлеккә керергә омтылганнар, минем заманда да шулай булды. Күптән түгел Рөстәм Галиуллин бик теләп берлеккә керде. Ягъни берлекнең дәрәҗәсе язучылар өчен бер кайчан да төшми.

Римзил Вәли. Советлар Берлеге заманында дессидентлар да, илдән куылганнары да булган. Берлеккә кермичә язган язучылар да бар. Зөлфәт Хәким да бар. Бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?

Рабит Батулла. Зөлфәт искәрмә булып кына тора. Аның үзенең таланты, үзенең тормышы, үзенең фикерләве – Зөлфәтчә. Ул индивидуалист. Бу аның холкыннан да килә. Ләкин ул берничек тә Язучылар берлеген инкарь итә дигән сүз түгел. Аның иҗаты барыбер Язучылар берлегенә килеп бәйләнә.


Римзил Вәли. Язучылар берлеге турында сөйләгәндә мин иҗатны оештыру, иҗатка ярдәм итү, китаплар чыгару, фикер алышу, юбилейлар үткәрү, соңгы юлга озатуны күз алдына китерәм. Түрәләрнең җәдвәл белән кабул итүен нигә кабул итмәделәр дидегез. Нигә сез, сезнең җитәкчеләрегез йөрми соң? Хөкүмәт аппаратында Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галимҗан Гыйльманов эшли. Парламентта сезнең эшкә битараф түгел Фәрит Мөхәммәтшин бар. Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис – һәркайсы депутат дәрәҗәсендә. Миңа калса, проблем юк.

Рабит Батулла. Без китапларны чыгарып барабыз, шөкер. Ләкин, базар мөнәсәбәте дип, күп әйберләрне бутап ташладык. Базар мөнәсәбәте барлык өлкәләргә кагыла торгандыр. Сәнгать өлкәсендә базар мөнәсәбәте сәнгатькярләрне хәерчелеккә тери. Базар мөнәсәбәте була икән, композиторга да, язучыга да түләү булмаячак, үзләренең дуслары, туганнары аркасында гына китаплар чыгарып алга китәчәкбез.

Дотация дигән әйбергә килеп терәлдек. Язучылар берлеге хөкүмәт каршында дотация турында сүз кузгатырга, бу хакта бастырып әйтергә тиеш. Дотациясез сәнгатьне тотып булмый.

Искәндәр Сираҗи. Урыс әдәбияты – бөек әдәбият. Бүген ул базар мөнәсәбәтенә кереп китте. Әгәр дә китап киштәләренә карасаң, кемнәр күбрәк алына? Дарья Донцова, Марининалар. Бу әдәбият түгел, ә антиәдәбият. Әдәбият коньюнктурага керә дә китә.

Бүген татар халкын андый формада да саклап калып булмый, чөнки 7 миллион татар халкының 3 миллионы татарча укыймы? Моның өчен кем гаепле? Заманында татар мәктәпләрен бетергән хөкүмәт Совет заманында эшләнгән китап кибетләрендә сатуны юкка чыгарды. Ә милләт эшли һәм салымнарын түләп килә. Аның үзенең рухи үсешен таләп итәргә хокукы бар. Әмма аны язучы халкыбыз, аның зыялылары таләп итәргә тиеш. Шул зыялыларны берләштерә торган берлек кирәк.

XS
SM
MD
LG