Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русия әл-Яум” Чуашстанга килде


“Russia Today”ның гарәп илләренә юнәлдерелгән “Русия әл-Яум” редакциясе бу көннәрдә Чуашстан татарлары тормышы хакында репортажлар әзерләде.

Моннан берничә ел элек Русия түрәләре чит илләргә күрсәтүче телевидение каналлары булдырганнар иде. “Russia Today” дип аталган берничә телдә эшләүче әлеге канал чит илләр алдында Русиянең имиджын яхшырту максаты белән оештырылды. “Russia Today”ның гарәп илләренә юнәлдерелгән “Русия әл-Яум” редакциясе бу көннәрдә Чуашстан татарлары тормышы хакында репортажлар әзерләде.

Елена Гимон җитәкчелегендәге журналистлар төркеме Чуашстан татарларының тормышын, дини һәм милли яшәешен өйрәнде. Аларның сәфәре Чуашстан президенты администрациясе тарафыннан оештырылды.

Шыгырдан

Беренче көнне “Русия әл-Яум” хәбәрчеләре Чуашстан татарларының дини үзәге саналган Шыгырдан авылында булдылар. Монда алар Үзәк Җәмигъ мәчеткә алты ай кую тантанасын төшерделәр. Бу чарадан соң, Шыгырданда эшләп килүче “Гөлстан” дип аталган, Русия ислам университетының әзерлек факультетында булдылар. Андагы шәкертләр һәм укытучылар белән әңгәмәләр яздырдылар.

Озын куак

Чуашстанда бер үк вакытта өч исем белән аталган татар авылы бар. Татарлар аны Озын куак дип атала, урыслар ни өчендер “Долгий остров” дип атаганнар. Ә чуашлар исә Ыхра Ширми дип йөртә. Әлеге авыл Чуашстанны буйдан-буйга ерып узучы Сембер-Мәскәү федераль трассасы янында урнашкан.

Тукай авылындагы дүрт буынны үз эченә алган гаилә

Мәскәү кунаклары сәфәренең икенче тукталышы шушы авыл булды. Монда алар 95 яшьлек Разия әби Әхмәтова хакында тапшыру яздырдылар. Ә Разия әби хакында тапшырулар гына түгел, тулы фильмнар төшереп була. Бүген дә өйдә, бакчада җир тетрәтеп эшләп йөрүче бу карчык, Коръәнне гарәп язуында күзлексез укый. Ә аның 16 баласы бөтен ил буйлап таралган. 45 оныгы һәм тагын фәлән дистә оныкчыклары җыелса, тормыш үзе бер сабантуйга әйләнә икән.

“Карчыкның гыйбрәтле дә, моңлы да язмыш тарихын тыңлаганда, күңелләрдә тормышка мәхәббәт арта, чөнки авырлыкларга бирешмичә, гомеренең тәмен белеп яши белгән бу карчык”, дип нәтиҗә ясады Мәскәү журналисты Елена Гимон.

“Деликат”

Чуашстан татарлары дигәндә, кайберәүләр Казан базарындагы ит сатучыларны күз алдына китерә. Чынлап та, Казанның Үзәк базары берничә ел элек шыгырданнар “кулында” иде. Совет чорыннан ук, базарда хәләл итне Шыгырдан халкы сатты. Әмма, бу хәләл продукция җитештерүнең бер кечкенә өлеше генә. Бүгенге көндә, “Метро”, “Реал”, “Перекресток” кебек сәүдә челтәрләрендә сатылучы “Эколь” маркалы хәләл итне дә Чуашстан татарлары җитештерә. Әмма, бу очракта шыгырданнар түгел. Ә Тукай авылында урнашкан “Деликат” дип аталган ширкәт.

Бу ширкәтнең хәләл итләре ярты Русияне туендыра дип әйтеп була. “Русия әл-Яум” телевидениясе журналистларының чираттагы тукталышы шушы ширкәттә булды. Кечкенә генә Чуашстан җирлегендә зур Русияне хәләл ит белән тәэмин итү ничек оештырылганлыгы хакында тапшыру эшләде мәскәүлеләр.

Журналистлар "Деликат" ширкәте җитәкчесе белән әңгәмә кора

“Деликат” мөдире Әгъзам Шакиров, ничек хәләл итеп мал суелганлыгыннан алып, Европа дәрәҗәсендә аны эшкәртү, суыту, тартмаларга салу һәм бу процесстан берни дә артык калмавы хакында сөйләде генә түгел, ә күрсәтте дә. Әлеге ширкәттә берничә дистә тукайлылар хезмәт күрсәтә һәм аена 150-180 тонна хәләл ит җитештерелә.

Соңыннан, Мәскәү журналистлары, аларны озатып йөрүче Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башка кунаклар кичке ашны Тукайда ашадылар.

Алатыр

Чуашстанда хан заманнарыннан ук билгеле, бүген нигездә урыслар яшәгән Алатыр дигән шәһәр бар. Тарихын урыс чоры белән генә күрсәтергә тырышсалар да, тарихи язмаларда, бу шәһәрдә әле 16 гасыр уртасында да җимерек булса да, мәчетләр булганлыгы хакында саран мәгълүматлар сакланган.

Бүген дә әлеге шәһәрдә берничә йөз татар яши. Әмма болар татар салаларыннан чыккан милләттәшләр. Оешып, җәмәгать булып көн итәләр. Үзләренең мәхәлләләре бар, мәчет төзү өстендә эшлиләр. Аннан соң, бу шәһәр Сталин чорында дистәләгән татар муллаларының гомерен өзгән урын да санала. Сәфәрләренең икенче көнендә Мәскәүдән килгән, гарәп илләренә күрсәтүче “Русия әл-Яум” каналы журналистлары Алатырда шулар хакында төшерделәр.

Тукай авылындагы мәдрәсә

Кабат Тукай

Алатырдан соң, телевидение кабат Комсомол районындагы Тукай авылына килде. Бу авылның феноменаль булган мәхәллә стурктурасы хакында, авылны тәртипләп барган Иҗтимагый киңәшмәсе турында тапшыру төшерделәр. Мәскәү журналистларын бу авыл хакында бик күп нәрсә кызыксындырды.

Журналистларны бигрәк тә мәчет каршындагы мәдрәсә үзенә җәлеп итте. Бу вакытта анда, авыл имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетднов дәресләр бирә иде. Моннан тыш, телевидение хезмәткәрләре авылдагы дүрт буын бергә яшәгән бер гаиләдә кунакта булдылар. Соңыннан Комсомол районы башлыгы Геннадий Волков белән әңгәмә кордылар. Әңгәмәнең сүз төбе – шул ук Русия кануннарына нигезләнеп, җирле үзидарәләр белән халык арасында арадашчы булган иҗтимагый киңәшмәнең эшчәнлеге хакында булды.

“Русия әл-Яум” каналының Чуашстан хакындагы репортажлар шәлкеме киләсе атнада гарәп илләренә күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG