киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татар дөньясы

Татар эшмәкәре: бер күрешү дә көч бирә

Рафаил Зәбиров, Омски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе.

11.12.2009

Бу атна ахырында Казанда Бөтендөнья татар конгрессының даими еллык исәп-хисап җыелышы кысаларында Татар эшмәкәрләре оешмасын оештырдылар. Шимбә көнне Русия федераль татар милли-мәдәни мохтарияте җыены узачак. Министрлар кабинеты анда катнашу өчен төбәкләрдәге сәүдә вәкилләрен дә Казанга чакырды.

Максат: файда. Рухи файда

Барысында да катнашу өчен килүчеләр арасында Омски өлкәсе татарлары юлбашчысы Рафаил Зәбиров та бар. Ул Омск өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе. Казанга акча яки файда ясау нияте белән түгел, ә милли мәхәлләләрне яшәтү механизмнары буенча тәҗрибә туплар өчен килүен әйтә. Зәбиров "Азатлык" хәбәрчесенә фикерләрен җиткерде.

Байларның һәм хөкүмәт ярдәме кирәк

“Без өлкәдәге берничә эшмәкәр белән Свердлау татар оешмалары эшчәнлеген өйрәнгән идек. Милли эшчәнлекне татар байлары һәм җирле хакимият белән уртак тел табып кына саклап калырга мөмкин булуын аңладык”, ди Зәбиров.
Омски өлкәсе гербы. Татарлар өлкәдә җирле халык.


Халыкны уятыр өчен

“Шул юлдан барып татар районнары, авылларында мәдәни һәм иҗтимагый тормышта актив катнашучыларга ярдәм итүдән башладык. ТНВ каналын карар өчен авыл клубларына тәлинкәләр куйдык. Халыкны уятыр өчен шәһәрдә кырык елдан соң кабат Сабан туе бәйрәмен оештырдык. Туган тел, җыр, милли бию, дин буенча өлкә башкаласында һәм татарлар күпләп яши торган дәресләр алып барабыз”, дип сөйли ул.

Сөенеч тулы тормыш

"Наза" ансамбле. Мәдәни башлангычлар да хөкүмәт һәм эшмәкәрләр ярдәменә мохтаҗ.
“Әле менә шушы арада гына “Наза” исемле ансамблебезнең егерме еллыгы. Омскидагы татар иҗтимагый мәктәбендәге сәнгать түгәрәкләренә йөрүче балалар ата-аналары алдында чыгыш ясады. Хисләр, соклану, рухлану, өмет итәр өчен сәбәп күп”.
 
Мохтарият белән эшлибез

“Сөендергән тагын бер нәрсә бар әле. Мохтариятнең яшьләр бүлеге мөдире Чулпан Шихова да бүген Казанда: татар яшьләре лидерлары мәктәбендә белем алып йөри. Ул үз проектларына дәүләт ярдәмен алу буенча тәҗрибә туплый. Өлкәннәрне дә хөрмәт итәбез, тик иң беренче чиратта балаларыбыз һәм яшьләр белән эшлисебез, аларны милли рухта тәрбиялисебез килә”, ди Омски татарлары лидеры. Бу нисбәттән РФ Думасы депутаты һәм Русия Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов белән дә уртак тел табып эшлиләр икән.

Көч туплап кайтабыз

“Тик кабаттан да, оештыру эшләре шактый чыгым сорый, арендага, хезмәт хакына түләргә кирәк. Әмма зарланасы килми. Казанга килеп без бит эш оештыру буенча тәҗрибә туплап, рух, көч туплап кайтып китәбез”.

Яхшы машинадан башка да ләззәт бар: савап

"Ә татар эшмәкәрләренә ни әйтим? Байлар күп, тик халкы белән бүлешүче аз. Без барыбер байлык койрыгын куып тота алмабыз. Кризис, диеп аклану да, халыктан качу да кирәкми. Күбебез малын исраф итеп, мәгънәсез ял итеп, яхшы машинада чабып, чәшке тун киеп туздыра.Ә бит халыкка бераз булса да ярдәм итеп була бит! Хет бер укытучыга хезмәт хакы булса да түләп тор яки татар балаларына китап тарат! Тормыш яңа мәгънә белән тулыр: савап эшләп карагыз әле!", дип эндәшә Себердә туып үскән татар эшмәкәре.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар кайдан: Томск шэхэреннэн
17.12.2009 22:35
Журналист Гамил Нурнын Омски татары белэн алып барган энгэмэсен укыгач, бераз конлэшеп тэ куйдым эле. Их, безнен якларда да шундый татар байлары булса дип. Икенче яктан, нэрсэдер шиклэндереп куйды. Инде «Азатлык» радиосында 10 елдан артык Омски ягы турында булган хэбэрлэрне даими укып, тынлап барам.(Чыгышым белэн Омски ягыннан) Тик никтер анда Забиров турында язмалар очраганы булмады. Эллэ эшлэгэне шул кадэр генэме, эллэ ул узенен эшчэнлеген Азатлык хэбэрчелэреннэн яшерэме, эллэ инде артык мактанырлык эше юкмы. Аннары куптэн тугел Азатлык хэбэрчелэре «Наза» ансамбленен 20 еллыгы 19-декабрьдэ булачак дип сойлэгэннэр иде. Забиров сузлэренчэ, ул инде булып узган. Бу хатамы, эллэ телэгэнне - булган итеп курсэтуме? Ничек булса да, тогэлрэк булу яхшырак булыр иде. Азатлыкнын топ принципы – Ничек бар шулайдан – тайпылу тугелме?

кем: Казанлы
16.12.2009 19:20
Себердә татарлар җирле халык булса да, аларны анда чит итәләр. Анда тупланган рустелле тюремщикларның балалары, гомер буе шунда яшәдек дип типтереп яши. Себер татарларын кешегә санмаучылар бик күп анда. Ходай сабырлык бирсен! Татарстанга кайтыгыз дип тә әйтеп булмый бит, туган илләре Омскида булгач.

кем: истинная татарка кайдан: не Рязань
14.12.2009 19:58
татарин я в шоке! вы такой -оптимист! что теперь поздно что -ли? Сез үтердегез- вы убили меня! а где гарантия на то, что и с религией ничего не произойдет?
җавап

кем: Татарин кайдан: Татарстан
15.12.2009 12:09
Кадерли истинная татарка, не иронизируйте! Религию убрали годов 80 назад. И убрали чтобы искоренить традиции и культуру, нашу суть. Религии повезле меньше чем языку: татарские школы не взрывали, учителей не сажали! Они вымерли собственной смертью. А религия возродилась. Но в правду нет гарантии, что и ее снова не уберут.

кем: Татарин кайдан: Татарстан
14.12.2009 11:44
Я, как и ваши дети, не умею писать по татарски. И нас очень много, раза пять больше чем Вас. В Сибири только бабушки пишут на нем. Поэтому разрешите выразить скепсис: язык и культуру нам не вернуть! Не надо терять денег на пустые хлопоты: исчезнувшийся язык не сохранить! Инвестируйте господа, на мечети и медресе. Религия наша пока еще жива!

кем: insan кайдан: ilden
13.12.2009 12:24
imanle , izge janle , xalle milletteshler kubrek bulsen . bayleq , mal tuplaw uzennen uze jan tenechleghe da , baxet te birmi , alarne uzeng belan axiratke de alep kitep bulmey . a xaleqqa , milletke xezmet itu harkemneng tormeshena maghne bire .
     
текст зурлыгы - +

татар дөньясы

хезмәтләр:

подкастRSSmobile