Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан профессоры президенттан эзәрлекләүне туктатуны сорый


Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

Казан дәүләт университеты профессоры Мидхәт Фарукшин Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә үзен эзәрлекләүне һәм каршы котыртуны туктатуны таләп итеп хат юллаган.

Фарукшин “Азатлык”ка белдерүенчә, аңа каршы котыртулар “Лицо и маска: Заметки о политическом лидерстве в Татарстане” дигән китабын чыгарганнан соң арткан.

Әлеге китабында бар Русиядә билгеле сәясәт белгече Шәймиев идарә иткән чорда Татарстан хакимияте системасына киң бәяләмә бирә. Аның фәнни эшләрен Татарстан турында язучы башка күп кенә сәясәт белгечләре дә куллана.

Ирек Мортазин китабына кереш

Фарукшин Татарстан президентының элекке сүзчесе, 21 айга хөкем ителгән Ирек Мортазинның “Минтимер Шаймиев: Последний президент Татарстана” китабына да кереш сүз язган иде.

“Бу президентның ачуын чыгарды”, ди ул.

Ректор кисәтүе

Казан дәүләт университеты ректоры да, Фарукшин сүзләренә караганда, аңа Татарстандагы хәлләргә һәм республика җитәкчелеге гамәлләренә бәяләмә бирүне туктатуны киңәш иткән булган.

Фәлсәфә фәннәре докторы, 230-дан артык фәнни эш авторы Фарукшин 1 декабрьдән Казан дәүләт университетының политология кафедрасы мөдире вазыйфасыннан азат ителгән.

КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов профессорны бу эшеннән азат итүне аңа 70 яшь тулу белән аңлаткан.

“Язылмаган каннунар нигезендә, бездә 70 яшьтән узган кеше кафедра белән идарә итә алмый. Ә республика белән җитәкчелек итү ярый, күрәсең”, ди ул.

Фарукшин әйтүенчә, ул президентка хатны 7 декабрьдә юллаган. Канун нигезендә аңа бер ай эчендә җавап бирелергә тиеш.
XS
SM
MD
LG