киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

шәлкемнәр / пәрәвез

“Татнет йолдызлары”: җитдилек һәм гайбәт арасында

20.12.2009

Казандагы "Татмедиа"да “Татнет йолдызлары–2009” җиңүчеләрен котлау булды. Бер "йолдыз" Ирек Мортазин гайбәтен таратучы Жалауйтесь.руга бирелде. Хөкүмәтнеке дип саналучы проект “Иҗтимагый оешмалар” хисабыннан өченче урынны алды.

"Сәяси тоткын" катнашкан әхлаксыз, интим видео турында фикер алышулар анда әле дә дәвам итә. Шул турында фикер куерттырган сайт "татар" бүләгенә лаеклы булып чыкты.

Реаль тарихтан виртуальга

Тантанада Мәскәүдән Айнур Сибгатуллин да бар иде. Ул бәйгенең оештыру комитеты рәисе. Хокукчы булса да беренче чиратта Татнет активисты, татар пәрәвезенең "статисты" буларак билгеле. Аның йолдызы татар интернетында Татар тарихи җәмгыяте веб-проекты аша калыккан иде. Анннары ул реаль тарихтан виртуальга күчте. Айнур әфәнде бу нисбәттән милли интернет тарихы турында беренче һәм урысча китап авторы да.

Татарстан һәм татар халкы турында

Сибгатуллин бәйгесе 2003 елдан бирле оештырыла һәм ул татар сайтлары, веб-мастерлары арасында ярыш тудыра. Оештыручылар аны Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә Татарстан Республикасындагы һәм татар халкы тормышын яктыртучы мәгълүмат ресурсларын ачыклау өчен үткәрәбез, ди.

Татарча да, урысча да

Татар телендәге веб-проектларны яклаучы “Татар дөньясы”, “Мәгариф һэм фән”, “Туган тел” кебек махсус татартелле шәлкемнәре бар. “Масс-медиа”, “Мәгариф һәм фән”, “Мәдәният, сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү”, “Корпоратив сайтлар”, “ТР шәһәрләре һәм районнары”, “Иҗтимагый оешмалар” һәм урыстелле “Татар дөньясы” ("Татарский мир") кебек асылда урыс телендәге сайтлар ярыша торган бүлекләре дә бар.

Татарстан сайтлары шундый

Быел әйтик “Масс-медиа” шәлкемендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җиңде. “Мәгариф һәм фән” номинациясендә “УмКа” сәхифәсе, “Мәдәният, сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү” номинациясендә Бөек Ватан сугышы мемориал музее порталы беренче урынны алган. Ширкәтләрнең сайтлары арасында “IT Avenue” порталы беренче калган. Ә Татарстандагы шәһәр-районнарның порталлары арасында Казандагы gokazan.ru туристлык порталы алда калган.

Җитдиләр һәм гайбәтчеләр

"Гайбәт таратса" да, дәүләт чыганагына бәйле булган Жалуйтесь.ru  “Иҗтимагый оешмалар” арасында исем яулады. Ул номинациядә исә беренче итеп "җитдиерәк" проектны сайлаганнар. - “Диалог Евразия” платформасының берничә телле проекты Dakazan.ru. Анысы билгеле сәясәт белгече һәм веб-мастер, узган елгы җиңүче Үзебез.орг порталын ясаган Илшат Сәетов продукты. Җиңүчеләр арасында Гүзәлия Тарханованың татарча мәгариф порталы да бар. Казанга бүләк алырга килүчеләр арасында "Үзбәкстан татарлары" проектын ясаучы Рамил Мусин да бар иде. Тик ул катнашкан урыстелле “Татар дөньясы” исемле шәлкемдә алдынгы булып Tatarlove.ru танышулар сайты калган.

“Татар дөньясы” Tnv.ru аша ... укыла

“Татар дөньясы” атлы татартелле номинациядә исә ТНВ телеканалы сайты беренче урынны алды. Котлау тантанасында катнашкан Тнв.ру вәкиле Раил Өметбаев бу нисбәттән "Азатлык"ка фикерләрен сөйләде. "Без тапшыруларны монитордан карарга да ярдәм итәбез. Радиобыз да шуннан эшли. Шулай ук текст итеп тә хәбәрләр бирәбез. Мульти-медиа журналистика жанрында эшлибез. Чит илләрдә дә, Русиядә дә татар безне карый, укый, тыңлый", диде ул. Өметбаев күп кулланучының Казаннан, Татарстаннан булуын да әйтә. "Күпләр инде телевизор карамый, алар интернет аша безнең хезмәтне куллана", диде ул. Шунысын да искәртик: ТНВ тапшырулары видеоформатта рәсми сайтта түгел, ә башка Corbina.tv кебек тапшыручы порталларда алып барыла. Tnv.ru исә шуларга сылтама биргән. Өметбаев, телевидение күрсәтүче бу билгеле сайтларның үз теләкләре белән Татарстан телеканалын эзләп табуын, матди таләпләрсез генә халыкка күрсәтүләрен сөйли.

Бернинди түләүсез

“Туган тел” атлы татартелле номинациядә tt.wikipedia.org кебек проект җиңүче дип табылган. Ул татарча мәгълүмат, белем тарата. Соңгысын элек латин графикасында һәм үзенчәлекле әдәби телдә язучы робот тутырып куйган иде. Соңгы елда исә аңа язучылар "кеше аңлый алырлык", ягъни кирилдә һәм мәктәпләрдә укытылган телдә яңа мәкаләләр өстәде. Бу изге эшне иҗтимагый язучылар, бернинди түләүсез үз теләкләре белән башкара.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Раил И. кайдан: Казан
22.12.2009 19:25
Татнет Йолдызлары элек тэ татар интернетын урыслаштыру коралу булып килде, hэм шул манкортлар тарафыннан бер номинациянен, беренче урынын чип-чи урыс сайтына бирулэренэ гэжэплэнергэ кирэкми.

кем: Равил З. кайдан: Казан
22.12.2009 00:39
Татарстанда хөкүмәт "Азатлык"ны в упор не видит, менә дигән меедиа-ресурс, татар телендә башка андый юк, ә алар ул юк дип, җыен юк-барга кәмит премиялар бүлешәләр. ТНВ татар дөнясын яктыртырлык ресурс мыни инде? Адәм көлкесе. "Азатлык" үзен пропагандалый белми, аны Тукай премиясына тәкдим итәргә иде.

кем: Диссидент кайдан: Албаба
21.12.2009 09:50
Азатлыкнын сайтын искэ алмадылармыни? Димэк бу радио хэм анын интернет варианты юк? Алайса бу конкурсны кемнэр оештырганы анлашыла.
Бэйрэмнэре котлы булсын - адларнын коне 20 декабрь!

кем: Болай да билгеле кайдан: Мич башыннан
21.12.2009 06:40
\\Бу конкурс җиңүне чыннан да урыстелле сайтларга бирергә "ярата"\\
"...Җиңеләйтеп була бу тормышны,
Эт койрыгы юнәтеп кенә".
Игорь Губерман.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
21.12.2009 01:54
Озын мэкэлэ бик кыска хем арык эш турында. Сон, Мансур эфенде ачып салганча, ни пычагыма шундый конкурс, эгэр ул урыска хезмэт итэ икэн? Урыс сайтлары хем анын буенча конкурслар житмэгэнме? Э инде оештыручы узе татар телен белмэгэч, ул туземларны яки татарны акландыру максаты белэн килгэн миссионер кебек куренэ. Бэлки, башта татар телен ойрэнергэ кирэктер, куз буяу очен булса да. Шулай тугелме?

кем: Мансур кайдан: Казан башкалабыздан
20.12.2009 20:25
Бу конкурс җиңүне чыннан да урыстелле сайтларга бирергә "ярата". Сан артыннан чаба чаба ана теле һәм турында онытып җибәрәләр күрәсең. "Татнет йолдызларын" инде әллә кайчан Мәскәү татар конкурсы дип саныйлар. Оргкомитетның дүрт кешесеннән икесе ана телен белми - татар телен алар ничек үстерергә уйлыйлар дыр инде, чөнки татнетны урыслаштыру тенденциясы күренә.
Аннары, урыс сайтлары артып киткәч һәм татар сайтлары җитмәгәч, "татнет йолдызлары" үз Нигезләмәләренең шартларын бозып гаризаны бирмәгән веб-мастерларның сайтларын кертә башлыйлар. "Татнет йолдызларының" нигезләмәсенең бер ике шартын әйтеп үтмичә булмас дыр:
4.2. Конкурсант бурычлы
* әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килеп язылган гаризаны үз вакытында тапшырырга;
6.2. Конкурста катнашырга теләк белдереп гариза бирү
Гариза бирүче берничә сайт белән Конкурста катнаша ала, сайтлар саны чикләнмәгән. Кокурска Гаризаны сайтны ясаучы web-оста да, сайт хуҗасы да, яисә аның вәкиле дә бирә ала.
Гаризаны чит кешеләр дә (сайтка кагылышы булмаган) яза ала, бу очракта Оештыру комитеты Гаризада күрсәтелгән элемтә өчен мәгълүматлар буенча 48 сәгать эчендә бу турыда сайт авторларына яисә хуҗасына хәбәр итә һәм аларның рөхсәтен ала. (ТӘМАМ)

Шулай булгач, анда michanbash.ru сайтым ничек "калкып" чыкты соң? Аралаш.ру сайтының хуҗасыннан да да шуны ишеттем - ризалыгын бирмәде, әммә "татнет йолдызлары" аралаш.ру һәм мичәнбаш.ру сайтларын конкурста катнашучылар исемлегенә кетрткәннәр. "Татнет йолдызлары" конкурсының нигезләмәсе гәмәлдә эшләми димәк. Юк? Эшли мәллә? :) Конкурсның нигезләмәсенә мөрәҗәгать итик әле:
3.4. Оештыру комитеты җаваплылыгы
Оештыру комитеты әлеге Нигезләмәне, Конкурсны үткәрү кагыйдәләрен һәм процедураларын бозган очракта җавап тота.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile