Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Татар киләчәге» яшьләрне берләштерә


Мәскәүнең «Бердәмлек» яшьләр клубы «Татар киләчәге» дип аталган зур гына конференция уздырды. Мәскәүдә яшьләр оешмасы арасында «Бердәмлек» әле иң яше. Башкалардан аермалы буларак алар Мәскәүдәге югары уку йортлары студентлары булсалар да, очрашу урыны итеп татар мәдәни үзәген сайлаганнар.

Ә инде конференциягә килгән «Мирас», «Ялкын», «Аргамак», «Кардәшлек» оешмалары вәкилләренең әйтүенә караганда, алар очрашуларын үзләре укыган югары уку йортларында, я булмаса башка урыннарда уздыралар. Бу очрашуга төрле оешма вәкилләреннән башка Федераль автономия рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Мәскәү милли-мәдәни мохтарияте рәисен Рәсим Акчурин, вәкиллектән Алмаз Фәйзуллин да катнашты.

«Татар киләчәге» дип исемләнгән конференциядә чыгыш ясаучылар тарих турында да сөйләделәр, татарның бүгенге тормышы хакында фикер алыштылар, киләчәге турында фаразларын белдерделәр. Очрашуда демография мәсьәләләре турындагы чыгыштан башка барысы да татар телендә барды.

«Телне һәм мәдәниятне саклап калу» дигән темага «Бердәмлек» оешмасы активисты Римма Гомәрова чыгыш ясады. Римма Гомәрова үзенең чыгышында шулай ук татар телен өйрәнү һәм үстерер өчен ихтыяҗны ничек булдырырга дигән сорау да куйды. Конференция нәкъ менә шул сорауга җавап бирергә омтылып караса да, әлегә җавабын таба алмады шикелле.

«Татар гаиләсе һәм демография» дигән темага чыгыш ясаган Илдар Сәләхетдинов, статистика саннары китереп, татарлар да аз тумый, ләкин катнаш гаиләләр, ассимиляция аларны рус булырга мәҗбүр итә, диде.

Тарихи мәчет имамы Ислам хәзрәтнең «Ислам диненең татар халкы үсешенә йогынтысы» дигән чыгышын да бик кызыксыну белән тыңладылар. Ислам хәзрәт Мәскәүдә туып үскән, татар телендә белем алмаган. Мине туган телемдә сөйләшергә әбием өйрәтте, диде ул. Һәм чыгышында татар әдәбияты белән дә таныш булуын күрсәтте. Инкыйразга дучар булмас өчен татар халкында тәрбия әби-бабайлардан калганча дин, гореф-гадәт нигезендә булырга тиеш, диде ул.

Римма Гомәрова
Конфренциядә шулай ук «Кардәшлек», «Аргамак», Мәскәү өлкәсе яшьләре исеменнән дә чыгышлар булды. «Аргамак» оешмасыннан Ленар Рахманов оешма эшләре турында чыгыш ясап болай диде:

«Без эшебезне «Кардәшлек»тә башлаган идек. Ул вакытларда программа белән хәзерге программалар аерыла. Хәзер инде «Аргамак»та безнең планнар да, бурычлар да башкача тора. Элек без яхшы уку, имтиханнарны яхшы билгеләргә бирү турында сөйләшкән булсак, хәзер инде «Аргамак» клубы вәкилләре буларак безне яхшы эшкә урнашу, нинди машина, нинди фатир алу, балаларга нинди тәрбия бирү мәсьәләләре кызыксындыра. Ләкин безнең төп эшебез - хәйрия.

Әгәр дә без Рамазан аенда 1500 кеше ифтар ашларында ашата алганбыз икән, димәк безнең өчен Рамазан ае әйбәт узды дигән сүз. Шул ук вакытта без төрле бәйрәмнәрдә олы яшьтәгеләрне котламыйча калмыйбыз. Ул котлаулар берничә ел инде Корбан бәйрәмендә дә, 9 майда да шулай кабул ителгәнчә бара. Быел Мәскәүнең бер мәктәбендә татар классы ачтык. Без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. Безнең шигарь: «Татар халкы өчен мин ничек ярдәм итә алам?»", диде Ленар Рахманов.

Федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов үз чыгышында башка төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары турында сөйләргә уйлаган. "Ләкин сезнең җитди чыгышларны ишетеп, үземнең яктан бер тәкъдим ясыйм: Оештыру комитеты төзеп. Русия күләмендә булачак федераль яшьләр оешмасына нигез салыйк", диде. Башлап йөрүчеләргә матди ярдәм дә булыр, хәтта кирәк булса эшкә дә урнаштырырбыз дип вәгъдә итте", Илдар Гыйльметдинов.

Ул шулай ук татар халкының кимү сәбәбе дип авылларга карата игътибар булмауны, авылда калган яшьләрнең эчкечелеккә сабышуын атады. Һәм булачак яшьләр оешмасы үз эшендә явыл яшьләрен читтә калдырмаска тиеш, диде. Шулай ук күптән түгел генә Казанда булып узган Русия күләмендәге татар яшьләренең очрашуы турында да сөйләде.

Ислам хәзрәт
Чыгышында ул шулай ук укытуның федераль стандартларына кагылган 309нчы канун турында сөйләп, без хәзер туган телне башлангыч классларда укыту кирәклеген канунлаштырдык. Алга таба да урта мәктәптә дә туган тел укытылсын өчен канун булачак, борчылырга урын юк, диде.

«Бу йорт инде алты ел татарларныкы булып санала. Ә менә мондый конференция биредә беренче мәртәбә узды. Алга таба да актив булып, Мәскәүдә узган зур чараларда татар яшьләре барлыкны күрсәтергә дә вакыт», диде Рәсим Акчурин.

Конференциядән соң без «Бердәмлек» клубы чакыру белән килгән башка оешма вәкилләреннән бу конференциянең эше белән канәгать калдыгызмы дип сорадык.

«Берләшү нәрсә соң ул? Бергә җыелып утыруга калса, андый берләшү кирәкме икән. Берләшү булгач, аны бергәләп эшләү турында уйларга кирәк. Тәкъдим итсеннәр, киңәшербез дә, эшләрбез. Хәер, бирегә бары тик эшләүчеләр генә килгән. Берләшү ул сүздә түгел, эштә булырга тиеш», диде Ленар Рахманов.

«Мирас», «Ялкын» оешмасы вәкилләрен Илдар Гыйльметдиновның Федераль яшьләр оешмасын булдыру тәкъдиме кызыксындырган. Очрашу кызыклы булды. Планнар зурдан, диделәр алар.
XS
SM
MD
LG