киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Нәкый Исәнбәт татарча сөйләшсәң генә ипи ашаткан

Нәкый Исәнбәт

28.12.2009

Күренекле фольклорчы, язучы, драматург Нәкый Исәнбәтне әдәбият галимнәре XX гасырның елъязмачысы дип атый. Халык авыз иҗаты нигезендә язылган “Идегәй” кебек сәхнә әсәрләрендә татар халкының фаҗигасен ачып салуын әйтә.

Габдулла Тукай музеенда Нәкый Исәнбәтнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Чарада әдәбият галимнәре, язучылар, артистлар катнашты. Аны Тукай музее җитәкчесе, шагыйрь Рәмис Аймәт оештырды.

“Папа, дай хлеба!”


Язучы Рабит Батулла Нәкый Исәнбәт турында берничә гыйбрәтле хәл сөйләп китте. Батулла сүзләренчә, Исәнбәтләр Казанда – совет чорында киң колач җәйгән урыс мохитендә яшәсәләр дә, аның балалары татар сәнгатенә хезмәт иткән.

Рабит Батулла хатирәләр сөйли
Улы Празат Исәнбәт Камал театрының күренекле режиссеры була. Әлеге шәхеснең Гаяз Исхакыйның сәхнә әсәрләрен халыкка кайтаруда зур эш башкаруын да әйтеп китәргә кирәк. Исәнбәтнең беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинага багышланган “Гөлҗамал” драмасын да Празат Исәнбәт сәхнәләштерә.

“Балалар Исәнбәттән “папа, дай хлеба!” дип сорасалар, ул аларга ипи бирми торган була. Шуннан алар үзләре үк татарча сөйләшә башлаган. Чөнки берәүнең дә ач каласы килми”, дип искә алды Рабит Батулла.

Исәнбәт – үзе институт


Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов Нәкый Исәнбәтнең өч томлык “Татар халык мәкалләре” китабы тулы бер фәнни институт дәрәҗәсендә башкарылган эш дип белдерде. Әлеге хезмәте өчен галим Тукай бүләгенә дә лаек дип табыла.

Гомумән, Исәнбәт 1930 еллардан башлап дастаннарны, бәетләрне ныклап өйрәнә. Шулар нигезендә “Хуҗа Насретдин”, “Идегәй”, “Җирән Чичән белән Карачәч Сылу” әсәрләрен иҗат итә.
Әлфәт Закирҗанов


“Идегәй” трагедиясе халыкка 80 еллар азагында әйләнеп кайтты. 1994 елда әсәрнең драматург Юныс Сафиуллин эшләгән варианты Камал сәхнәсендә куелды. Әмма әсәрләрне чагыштырып караганда, Нәкый ага үз вакытында “Идегәй” трагедиясе белән татар драматургиясендә зур алгарыш ясаган.

Ул татар халкының фаҗигале үткәнен, моның сәбәпләрен ачыклау омтылышы ясаган. Бүген дә әлеге әсәрне укыганда татар халкының фаҗигасен булдырмый калу мөмкин идеме, моның өчен без нәрсә эшләргә тиеш дигән сорау уяна”, ди Әлфәт Закирҗанов.

Олпат драматрург

Закирҗанов кичәдә күбрәк Исәнбәтнең драматургиясе турында сөйләде. 1941-1942 елда ук Исәнбәт сугышка багышлаган “Мәръям” трагедиясен иҗат итә. Тарихи шәхесләргә багышланган “Мулланур Вахитов”, “Гөлҗамал”, “Муса Җәлил” әсәрләрен яза.

“Әлеге әсәрләр татар театрында тарихи шәхесләрнең әдәби образларын тудыруның матур үрнәге булды. “Хуҗа Насретдин”, “Җирән Чичән белән Карачәч сылу” әсәрләре халыкның үткәне турында гына түгел. Әлеге әсәрләрдә татарның тормышы, холык-фигыле, тапкырлыгы, тел байлыгы ачыла. Алар белән киләчәктә яшь буын да кызыксыныр”, ди Закирҗанов.

“Муса Җәлил” трагедиясен укыгыз


1963 елда яздырылган "Гөлҗамал" әсәреннән өзек

Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, шагыйрь Муса Җәлил исеме тирәсендә төрле шау-шу тудырырга теләүчеләр Исәнбәтнең “Муса Җәлил” трагедиясен укып чыгарга тиеш. “Ул шагыйрьгә багышлап беренчеләрдән булып пьеса язды”, ди галим.

"Мырау Батыр" әсәреннән өзек күрсәтелде
Нәкый Исәнбәт 1899 елда Башкортстанда мулла гаиләсендә дөньяга килә. Иҗат эшен шагыйрь буларак башлый. Инкыйлабка кадәр үк күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабичның фатихасын ала. 1992 елда Казанда вафат була.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Нур кайдан: Оренбург
29.12.2009 07:28
Дан казанган милләттәшебез Нәкый Исәнбәткә багышланган кичә үткәрелгәне һәм аны безгә күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт!
Без Оренбург татарлары да шәхесләребезгә багышланган чаралар үткәрү, бердәмлегебезгә бәйләнгән өметләребез белән Яңа елга кереп барабыз. Төрки татарларыры, без яшь буын каһарманнарыбыз тудырган һәм барлаган үз дастаннарыбызны һ.б.танып белергә бурычлы. Миркасыйм ага Госманов һәм аның каләмдәшләренә дә баш иям. Каргалыда табылган шигерь дә безгә бик мөһим! Саша, Җәлил темасы күтәрелеп кенә тора, мин үзем сугыш кырларында һәләк булган, каһарман бабаларыбыз тарихы белән кызыксынам. Синең Гариф Солтан турында яктыртуыңа, мин "Яңа Вакытта" "Татар халкының намусы" дип атап үз фикеремне яздым. Җәлил һәм Абдрашитов турында сөйләшәсе бар...Син минем укытучым, танылган өлкә тарихчысы, Р.Ш.Искандаровны беләсеңме?

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
29.12.2009 06:24
Хәзер инде нәкъ киресенчә: татар телен белгән-кулланган өчен иписез калдыралар. Туксанынчы елларда татар мәктәбен тәмамлаган, соңрак югары белемне дә татарча алган яшьләр эшсез йөри. Аларны хәтта балалар бакчасына тәрбияче итеп тә алмыйлар. Алсалар да - рус телле балаларны гына тапшыралар аларга.

кем: Анурбик кайдан: Чаллы
28.12.2009 20:37
Н.Исэнбэтнен бай АРХИВы югалып бара(варислары куп акча сорап
бер кая да бирми...) дип ишеткэн идем...

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
28.12.2009 16:35
Бик дөрес фикер! Чынлыкта, гаиләдә аралашу теле нинди була - гаилә шул милләт кешеләреннән була. Юкка гына татар халкы: Ана сөтеннән кермәсә, тана сөтеннән керми! - дигән. Менә туган тел кешегә ана сөте белән керергә тиеш тә инде!
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile