Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрге Чебенле урта мәктәбе ябылды


Сакмар районы Үрге Чебенле исемле татар авылында урта мәктәп ябылды. Сәбәбе – каты суыклар вакытында диварларда ярыклар пәйда булды.

Узган елда төбәктә булган Беляевка фаҗигасыннан соң иске мәктәпләргә игътибар икеләтә артты. Үрге Чебенле мәктәбе 2 катлы бинадан тора, 40 ел элек кирпечтән төзелә.

Дивардагы ярык беренче катта урнашкан тарих кабинетында барлыкка килә, аннан түшәмгә җитә. Ярыклар үтә күренмәле булмасалар да, бүлмәнең эченнән дә, тышыннан да күренәләр, җил искәне дә сизелеп тора.

Әлеге мәктәптә 88 укучы белем ала иде. Бүгенге көндә авылда нинди зур бина бар – балаларны шунда урнаштырдылар. Мәсәлән, 5-7 сыйныф балалары мәчеттә 2 сменада укый. Мәдәният йорты китапханәсендә һәм янәшәдәге берничә бүлмәдә: иртән 6-8 сыйныф укучылары, ә төштән соң башлангыч сыйныф балалары белем ала. Җитмәсә, узган елны әлеге мәдәният йортының залы да янган булган.

Ә 9-10 сыйныф укучылары Дмитриевка дигән күрше авыл мәктәбенә укып йөрергә мәҗбүр. Барлык уку әсбаплары мәктәп эчендә калуга карамастан, ничек булса да бөтен сыйныф балалары өчен, әлбәттә, программа буенча фәннәр укытылыр. Ә менә 9-10 сыйныфта татар теле, әдәбияты һәм немец теле укытылмаячак , чөнки беренчедән, ул рус мәктәбе, икенчедән анда инглиз теле генә укытыла. Шулай итеп, 25 декабрьдән башлап Үрге Чебекле мәктәбе балалары өчен газаплы көннәр башланды.

Алда кышкы каникуллар көтелсә дә, мәктәптә укулар киләсе елның яңа уку елында гына башланыр, дигән фикердә торалар төзүчеләр дә, мәгариф хезмәткәрләре дә.

Мәктәптә инде төбәк хөкүмәте башлыгы да, төбәкнең мәгариф министры да булды. Комиссиянең карары буенча, төзекләндерү эшләрен яз аеннан гына башларга мөмкин булыр.
XS
SM
MD
LG