тыңлау

хәзер эфирда

якшәмбе тапшыруы

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

шәлкемнәр / пәрәвез

Татарча Wiki да 5000 чиген узды

Википедиянең татар бүлеге башта тулысынча латин әлифбалы иде.

28.12.2009

Биш меңенче мәкалә Айдар исемле кулланучы тарафыннан дүшәмбе көнне 19 сәгать 10 минутта язылды. Яңа буын веб-волонтерлар туган телдәге бүлекне тернәкләндерү турында хыяллана.

“Бу сан татартелле википедияне башкалар рәтенә куя һәм киләсе дәрәҗәләргә ышаныч уята”, дип хәбәр итә иҗтимагый һәм үзешчән белем, мәгълүмат системасын тутыручы төркем исеменнән Рашат Якупов.

Латиннан кирилга күчкән иделәр

“Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачылды. Башта ул тулысынча латин әлифбалы булды, һәм "үле бүлек" булды”, дип саный активист Рашат Якупов. “Үле” булса да анда робот тутырган өч меңнән артык мәкалә бар иде. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирил әлифбасын куллана башлады. Һәм бер елда аңа яңадан бер меңнән артык "тере" мәкалә өстәлде.

Танытуны дәвам итәләр

Рашат Якупов: “Татар википедиясен таныту ысуларын киңәйтә башлыйбыз. Иң мөһиме - берәр нәрсә эшләү, яңа катнашучыларны җәлеп итү, википедигә игътибар арттыру. Бу нисбәттән татар форумнарында хәбәрне таратырга тәкъдим итәм. Шулай ук төрле урыстелле сайтлардан да татар төркемнәрен табып, анда да безнең турыда язарга кирәк. Мәсәлән, "Вконтакте.ру" сайтында әзме татар яшьләре? Шулай ук үзебез белгән татар яшьләрен, милләтпәрвәрләрне, тел белгечләрен бу изге эшкә чакыру кирәк”, дип мөрәҗәгать итте ул.

Яңа веб-волонтерлар килде һәм диплом бирделәр

Рашат үзе Татар Википедиясендә мәкаләләрне 2009нчы елның апрель аеннан яза башлады. 14 июнь көненнән ул анда администратор. Аның белән системага активлык килде. Ул аеруча "Вконтакте.ру" челтәре аша үзенә фикердәшләр һәм ярдәмчеләр эзли башлады. Латин әлифбасын белми икән, шуңа күрә кирилл әлифбасын куллана. Ә менә элеккеге идарәчеләр “вазыйфаларын үтәми һәм Википедиягә еш керми” башлаган. Шулай иттереп 2009 елда татарча википедияга яңа тырышлар (бушка идарә итүчеләр, язучылар, веб-влонтерлар) килде. Һәм “Татнет йолдызлары – 2009” бәйгесендә ул "Туган тел" номинациясендә беренче урын яулады

Интернет-энциклопедия буларак

Википедия (Wikipedia) проекты 2001 елның 15 гыйнварыннан бирле ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак эшли башлады. Анда һәркем автор яки язучы була ала. 2002 елда "Вики" технологиясен куллана башлагач, Википедия аеруча киң тарала башлады. Төрле телләрдә аның энциклопедия бүлекләре ачыла башлады.

Бирешмичә сан туплыйлар

Бүлекләр арасында иң зуры - инглиз телле википедия (якынча 3 миллионнан артык мәкалә). Ә урысныкында исә 464 меңнән артык язма бар. Татар кешеләре дә еш кына шул урыстелле версияда утыра, аңа яза һәм аны куллана. Тик татар телен күтәрүче википедиячеләр исә урыстагы сан зур булуга зарланмыйча, төшенкелеккә бирешмичә туган телдәге язмаларны тутыра. Аны алар өмә итеп эшли.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Булат кайдан: Казан
15.01.2010 21:25
Рашат, син маладис!!!!!!

кем: Анурбик кайдан: Ч а л л ы д а н
12.01.2010 17:30
Татарчасын т а п м а д ы м ? турк,тамил,,,лэр бар..
Ялгышым н и д э??
җавап

кем: Рашат кайдан: Казан
13.01.2010 14:09
Безнен адресыбыз: http://tt.wikipedia.org/wiki/Башбит

кем: Миролюб
08.01.2010 10:04
Латыйн яхшы. Тик аны белуче юк, булганнары да ун торле латин куллана. Ярый але кирилда ясагансыз, югыйса укучы булмас иде.
җавап

кем: Рашат кайдан: Казан
08.01.2010 21:38
Рәхмәт!

кем: Рашат кайдан: Казан
05.01.2010 19:35
Хәерле кич, Ренат әфәнде! Сезнең комментариягезгә җавап бирергә торышырмын.

Беренчедән, Латин интерфейсын һәр кулланучы үзенә куя ала. Әйе, ул тәрҗемә итеп бетерелмәгән, һәм кайсыбер җирләрдә дөрес түгел. Ләкин, интерфейсны һәркем тәрҗемә итә ала. Латинча мы, кирилчамы, рәхим итегез, интерфейсны тәрҗемә итегез!

Икенчедән, популярлык турында. Сәясәткә керергә теләмим, шуны гына әйтәм: татар мәктәпләрендә, университетларның татар бүлекләрендә кайсы графиканы өйрәтәләр? Татар газета-журналлар кайсы графиканы кулланып язалар? Татар сайтларының күпчелеге кайсы әлифбаны кулланып язалар? Әлбәттә, күпчелекне кирил әлифбасы тәшкил итә. Шуңа күрә, без дә кирилл әлифбасын кулланабыз.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм, без латин әлифбасына каршы түгел. Теләгәннәр, латин әлифбасында яза да, укый да ала. Латин әлифбасын кулланганнарга, чит илләрдә яшәгән татарларга без гөл шатбыз.
җавап

кем: abdullah кайдан: kazan
05.01.2010 22:09
Хэерле кич, Рашат эфенде.
Kajber ochraklarda latin elifbasin da kullanu unajliraktir. Min kirillitsa belen mekale jazip qaradim Ctrl+C, Ctrl+V tojmeleren bik kup basarga turi kilde. A', O', U', C', N', H' hereflere ochen. E latinitsa belen tiz gene jazip bula.

Qytajlar meselen ieroglifnin nichek jaziluun latinitsa belen kerteler. Annan son chikkan spisoktan kirekle ieroglifni sajlijlar.

җавап

кем: Рашат кайдан: Казан
06.01.2010 09:55
Abdullah әфәнде, ә ник Сез компьютерыгызда татар шрифтын куймыйсыз? Ул һәр санакта бар. Панель управления папкасында Язык и региональные стандарты сервисында татар кирил хәрефләрен куеп була. Һәм татар шрифты белән язырга.

кем: арчан
04.01.2010 13:47
ник латиннан киттегез?
җавап

кем: Renat кайдан: Cit ildan
05.01.2010 04:04
Latinca interfeys zamanca aktuallasterelmi. Andagi maqalalar kirildan bik ayirilip tora. Kirilcanin latincaga qaraganda popular buluwin qaydan belasez? (Popular bulgan bulsa Duma latinga qarsi qanun qabul itmas ide, Putin da ana qul quymas ide). Keres bitegezga Latincani beruk rawesta birerga tiessez. Sez Latincani yuq iteculerdan aqca almiysiz. Suna kura, boten Tatarlarnin anlagan telda yazsagiz, bik aybat bulir ide. Raxmat.
җавап

кем: Рашат кайдан: Казан
04.01.2010 18:24
Латин әлифбасыннан без китмәдек. Теләгән кешеләр латин әлифбасын да, кирил әлифбасын да куллана ала. Бездә даими рәвештә латин әлифбасында язган кулланучы бар.

Ләкин, кирил әлифбасы күпкә популярлырак булу сәбәпле, төп интерфейс һәм Башбит хәзер кирил әлифбалы. Теләгәннәр үзләренә латин интерфейсын куя алалар, латинча яза алалар, латин әлифбалы Башбитне дә яңарта алалар, без шат гына булырбыз.

кем: abdullah кайдан: kazan
03.01.2010 21:21
Таптым. 2 мэкалэ остедем. Шрифты да ости торган жирдэ бар. Тик рэсемнерне ничек остерге белмим эле.
җавап

кем: Рашат кайдан: Казан
04.01.2010 07:55
Алайса, Аbdullah әфәнде Сезгә анда язам.

кем: abdullah кайдан: kazan
03.01.2010 18:44
Andagi mekalelerne telese kem de qusha alami?
Bez kurshe azsanlirak haliklardan Wikipedijede kalishabiz.
Min meselen ingliz telennen, rus telennen mekalelerne targeme ite alir idem. Kajan shriftlar alirga, nichek mekaleler osterge? Kem bela minem pochtaga giberegez ale zinhar ochen.
җавап

кем: Рашат кайдан: Казан
03.01.2010 22:11
Хәерле көн, Аbdullah әфәнде! Әгәр Сез үзегезнең почта тартмагызның адресыгызны язсагыз, Сезгә җиңел генә аңлатырмын.

кем: Иняз кайдан: СПб
31.12.2009 21:39
Бу язма да "Азатлык"ка бездэн ОЛЫ РЭХМЭТ китерер. Безгэ мэгълум булмаган сэхифэ ачылды. "ВИКИ" сэлэтле миллэттэшлэребез тырышлыгы белэн башланган хэм алар тарафыннан тулылана, усэ. Эшегез дэвамлы булсын, кулланучылар ишэйсен! Рэхмэт СЕЗЛЭРГЭ!
җавап

кем: Рашат кайдан: Казан
02.01.2010 18:08
Сезнең җылы сүзләрегез өчен рәхмәт!=))

кем: Farid кайдан: Kazan
29.12.2009 22:34
Кем бармы ул сервисны кулланган?
җавап

кем: Ajdar кайдан: Иске Кормаш
31.12.2009 10:12
Безнең мәктәптә ,гадәттә рефератлар языр өчен, Татар Википедиясен кулланалар
җавап

кем: Рашат кайдан: Казан
30.12.2009 10:16
Фәрид әфәнде, кызганычка каршы, кем кулланган кулланмаган икәнен белеп булмый, ләкин без Википедия мәгълуматлары кулланылышта булуына өметләнәбез. Аллаһ бирсә, күбрәк мәгълумат җыеп, энциклопедияне тагын да киңәйтербез.

кем: Ajdar кайдан: Иске Кормаш
29.12.2009 19:58
Викида 5000 нче мәкалә Татар Интернеты өчен бик зур бәйрәм.Безнең яңа администраторларга зур рәхмәт.Алар ярдәм итмәсә,алар тырышмаса,белмим.без 5000 нче мәкаләне яза алыр идек микән
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile