тыңлау

хәзер эфирда

якшәмбе тапшыруы

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Бәйсез матбугатның күңеле күтәренке

30.12.2009

Милли матбугатның хәле авыр дисәләр дә, бәйсез татар газетларының укучылары кимемәгән, кайберләренеке хәтта арткан да. Әмма әлегә төгәл мәгълүматлар юк. Мөхәррирләр тираж кимемәс дип уйлый.

Узган елларда матбугатка язылу чоры 25 декабрьгә кадәр генә алып барыла иде. Быел исә газет-журналларга 31 декабрьгә кадәр язылып булачак. Татарстан хөкүмәте дәүләт газетларын район, авыл китапханәләренә, мәктәпләренә яздырту эшен дә алып барды.

“Ирек мәйданы” иркенәя

“Ирек мәйданы” газетының тиражы 30300 булган булса, хәзер аның укучылар саны тагын 300 кешегә арткан. Газетның мөхәррире Раиф Усманов фикеренчә, бу сан зур җиңү түгел.

“Әле язылу төгәлләнмәде. Әмма зур үзгәрешләр булмас дип уйлыйм. Узган ел бераз кимегән идек. Шуннан үзебезгә нәтиҗәләр ясап, газетка үзгәрешләр керттек. Спорт темасын яктырта башладык, зыялылардан сораштырулар үткәрүне башлап җибәрдек”, ди Раиф Усманов.

“Безнең гәҗит” укучылары кимеми

“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов укучылар азаймас дип уйлый. Хәзер исә газет 22 мең булып чыга.

“Газетның тиражы арту турында әлегә әйтә алмыйм. Төгәл саннар яңа елдан соң гына булачак. Шунысын әйтә алам, күп газетларның тиражы төште. Дәүләт газетларыныкы да, бәйсез газетларныкы да”, ди Фәйзрахманов.

“Безнең гәҗит” мөхәрриренә Русия төбәкләрендә язылучылар саны билгеле түгел икән. 28-нче декабрь мәгълүматларына караганда, “Безнең гәҗит”кә Татарстанда 18 мең чамасы кеше язылып өлгергән.

“Акчарлак” – беренче!

Татар газетлары арасында иң күп укучылар җыючы газет булып 2010 елда да “Акчарлак” газеты кала. Баш мөхәррир Рузинә Сафина сүзләренчә, газетның тиражы узган елгы кебек 42 мең дә 400.

“Укучылар саны төгәл билгеле булмаса да, яңа елда беренче санны 1000 данәгә арттырып бастырабыз”, ди Сафина.

“Безнең спорт” күпкә өметләнми

Яңа чыга башлаган “Безнең спорт” газеты мең ярым укучы җыя алган. Газет октябрь аенда гына теркәлгән иде. Җитәкчесе Радик Сабиров 2 мең чамасы тираж җыелыр дип өметләнә.

“Бу сан бик үк начар түгел. Чөнки әле яңа гына теркәлү уздык. Аннан спорт темасы бөтен кеше өчен дә кызык түгел. Шуңа зур-зур тиражларга өмет итә алмыйбыз”, ди Радик Сабиров.

“Безнең спорт” газеты укучыларны машиналар, кыйммәтле бүләкләр уйнатып җыймый. “Яңа гасыр” каналына реклам биргәннәр, яңа газет турында матбугат чаралары да хәбәр иткән.

“Яңа гына теркәлгәнгә күрә “Безнең спорт” газат-журналлар каталогында юк. Шуңа почта бүлекләрендә безгә языла алмыйлар. Без аларга хат та язган идек. Хатны алганнар да, онытканнар бугай. Укучылар бу турында үзләре шалтыратып әйтә башлады”, ди Сабиров.

Дәүләт газетлары читкә тибәрелми

2009 елда Татарстан хөкүмәте шәһәр, район, авыл мәктәпләренә, китапханәләрен матбугатка яздыртмады. Бу эшне җирле түрәләргә тапшырган иде. Әмма аларның бөтенесе дә бу эшне башкара алмады. Быел исә хөкүмәт матбугатка яздырту эшен яңадан үз өстенә алды.

Хәзергә “Ватаным Татарстан”ның укучылары 14, “Шәһри Казан” газетының 6, “Мәдәни Җомга”ныкы 3 мең тирәсе. Гадәттә бу басмаларның тулы тиражы февраль, март айларында гына билгеле була.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Линар кайдан: Чаллы
31.12.2009 01:06
Илфат абый, сез алдагы комментарны язмаган булсагыз, мин ул колакка эленгэн токмач белэн эле озак йорер идем.

кем: Илфат Файзрахманов кайдан: Арчалы
31.12.2009 00:02
Тираж мэсьэлэсендэ шыттыру сизелэ. Буген газетанын адрес битендэге тиражларга мин шиклэнеп карыйм, кемнен купме булып чыкканын белгэнгэ курэ. Мин яхшы, мин матур дип купме генэ сойлэнсэн дэ, мин матураймым инде. Ник реаль тираж белэн сойлэшмэскэ?! Бу мэкалэне укыгач та елмаеп, бераз ачуланып куйдым. Хэлвэ дип купме сойлэнсэн дэ, авыз балланмас бит хормэтле коллегалар!
җавап

кем: Газета хезмәткәре кайдан: Казан
06.01.2010 15:59
Сез бу фикерегезне беренче тапкыр гына әйтмисез инде. Гел күзәтеп киләм, җае чыккан саен татар матбугатына "төрттереп" куярга яратасыз, тиражларын арттырып күрсәтәләр дип. Дәлилегез кая? Бәлки элегерәк булгандыр, әмма соңгы елларда күп газеталар (барысыдадыр бәлки, бу турыда тулы мәгълүматым юк, әмма кайберләре турында 100 процент ышанып әйтәм, хак тиражларын куялар.) Татар матбугатына шулай яла ягуыгыз күңелгә тия. Алай гына да түгел, укучыларга дезинформация бирәсез. Бәлки туктарсыз бу гамәлегездә... Болай кылануыгыз үз газетагызның абруе күтәрү өчен эшләнми микән әле дигән уе да килә кайчак... Хәер, сезнең ниятегезне белмим. Катырак әйткән булсам, гафу итегез.
җавап

кем: Илфат Файзрахманов кайдан: Казаннан
07.01.2010 17:47
Мин дэлиллэрсез сойлэшмим беркайчан да. Алай мыскыллы тонда сойлэшмэгез. Килегез дэлиллэремне бирермен. Хэр очрак буенча да. Тагын претензиялэрегез булса. Я кайсы газета хезмткэре икэнегезне эйтегез. Мин татар матбугатын пычратмыйм. Анын очен борчылам. Уз газетамнын абруен алай кутэреп булмый . Яхшы, кызыклы, уткен мэкалэлэр белэн генэ укучылар алдында кутэрелеп була. Э бу бэхэс узара, укучылар арасында тугел. Мэжбури яздырту да, тираж артырырп язу да ул файда бирмэячэк, я вакытыл файда гына булыр аннан. Шуны анлагыз. Без кешенен татарча укырга ойрэтергэ тиеш, э укый торганны да татарча укудан биздерергэ тугел. Менэ нэрсэ борчый мине. Гадел конкуренция булдырып эшлэргэ иде. Бер-беребез белэн ярышып, яхшыдан урнэк, начардан гыйбрэт алып...

кем: Анурбик кайдан: Чаллы
30.12.2009 20:58
КЫЗЫК! Гэеп минем кампитердэ дияр идем..Нурулла язмасында безнен "э ""о" хэрефлэре БАР !! Раифнекендэге" тозэтмэ,тэфсиллэбрэк эйткэндэ,хужа,сэхифэлэрне,урнэк,.......
у к ы р л ы к ТУГЕЛ..
Гэеп КАЙДА ? ? ? !

кем: Анурбик кайдан: Чаппы
30.12.2009 20:11
Раиф "ИМ" Мондагы язуынны тозэт ЭЛЕукып булмый бит...
җавап

кем: ??? кайдан: !!!
31.12.2009 06:22
Әйе Анурбәк хаклы, я Раиф "ИМ" компьютердагы ТТ шрифт программасын кулланып, менә шулай татарча язсын, минем кебек. Яисә татар хәрефләрен урыс әлифбасындагы Э,Ж,Х,У,Н шрифтлары белән алыштырып язсын. Анлашыла,укыла.

кем: Нурулла Гариф кайдан: Казан
30.12.2009 19:39
"Азатлык радиосы" сайты аша булсада "Ирек мәйданы"на (Журналист Римма Бикмөхәммәтовага ) рәхмәтемне җиткезәм. Сезнең газет "Татар халкының азатлык сугышы" китабына бәйле вазъгыяткә игътибар биреп, теләктәшлек күрсәтүчеләр арасында һәрчак беренчеләрдән булды!
Кунак ашы кара каршы дигәндәй, сезнең тираж артуга минемдә өлеш керде...

кем: Раиф У. кайдан: ИМ
30.12.2009 18:08
Бераз гына тљзђтмђ – ИМныћ тиражы 30300 иде. Тираж њсњне дђ мин бераз башкачарак аћлаткан идем кебек, алайса укучыларыбыз арту спортка гына бђйлђнеп калган сыман. Тђфсиллђбрђк ђйткђндђ, соћгы берничђ айда байтак сђхифђлђрне яћарттык. Књп битлђрнећ даими "хуќа"сы бар. ђйтик, 4-5 – миллђт, мђдђният, ђдђбият турында сљйлђшњ, 6 – авылда њз кђсебен булдыручылар (књплђр авылда эш юк дип зарлана, аларга яхшы њрнђк књрсђтергђ тырышабыз. Ућганнар нђрсђ белђн генђ шљгыльлђнми – кышын теплица тота, 1500 ђр каз асрап сата, мебель ясый џ.б. Шаккатырлык!), 7 – артистлар (яшьлђр белђн љлкђн буын артистларын аралаштырырга тырышабыз), 14 – яшњсмерлђр љчен "Дђрестђн соћ", 18-19 – файдалы кићђшлђр, 20 – дин (ел дђвамында сан саен (!) бу сђхифђ кысаларында "Мин ничек намазга бастым?" исеме астында намазга баскан кардђшлђребез њзлђренећ дингђ килње турында сљйлђде), 22 – башваткычлар, 23 – юмор џ.б. 12-13 тђге куш биттђ (разворот) сан саен берђр тема књтђреп чыгабыз. Ул донорлык проблемасы да, мунча керњнећ шифасы да, ташланган балалар темасы да булырга мљмкин. Бу санда кышын салкында чыныгу турында сљйлђштек. 1 кечкенђ газетада тљрле теманы колачларга тырышу бђлки дљрес тђ тњгелдер, лђкин безнећ укучыларныћ 90 %ы авылда яши. Аларныћ књпчелеге шђџђр кешесе кебек 30-40 телеканал да карамый, киоскка чыгып тљрле тематикадагы газета-журнал алу мљмкинлеге дђ юктыр дип уйлыйм. Шућа яздырган газетасыннан ул мљмкин кадђр књбрђк кызык џђм (яисђ) файдалы мђгълњмат алырга тели. Ђгђр без шушы телђкне њти алабыз икђн, укучы безгђ языла. Гади генђ итеп ђйткђндђ тираж формуласы мића шулай кебек тоела. Дљрес, монда чик тђ бар – укучы телђге дип спидинфо йђ уртактњшђк дђрђќђсенђ тђгђрђњ дђ бик мљмкин. Шуннан сакланырга кирђк.

кем: Рашат кайдан: Казан
30.12.2009 15:10
"Спорт темасын яктырта башладык”, ди Раиф Усманов.
Спорт темасы туйдырды инде! Кая карамасаң, бөтен җирдә спорт та спорт. Бүтән әз мени проблемалар?

Ирек мәйданына фәкать Римма Бикмөхәммәтова мәкаләләре һәм Дин тормышы турында кызыклы сәхифә өчен генә язылам.

     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile