киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Татар яшьләре форумы Думага мөрәҗәгать итәргә әзер түгел

04.01.2010

Татар яшьләре форумы 2009 ел яшьләр хәрәкәте өчен уңышлы вакыт булды дип саный. 2010 елда татар яшьләре форумы дүртенче тапкыр үтәчәк.

Форум рәисе Руслан Айсин белдерүенчә, икътисади кытлык булса да, IV татар яшьләре форумы башкаларыннан кайтыш узмаячак. Февраль аенда форум бюросы әгъзаләре киңәйтелгән утырышка җыела. Анда форум үткәрү мәсьәләләре каралачак, яңа елга план төзеләчәк. Февраль аенда форум “Яшь татар лидеры мәктәбен” эшләтеп җибәрергә җыена.

Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Алия Сабирова, яшьләр күбрәк сәяси тормышта үзләрен күрсәтә алды, ди.

“Татар яшьләре үзләренең сәяси карашларын белдерергә омтылулары сизелде. Бу татар телен яклап оештырылган чараларда чагылды. Русиядә татар теленә икенче дәүләт теле бирүне сорап имзалар җыйдык, 309 федераль канунны гамәлдән чыгаруны таләп иттек”, ди Алия Сабирова.

Татар теле Русиядә дәүләт теле булсын өчен имзалар җыю 2010 елда да дәвам итәчәк икән. Сабирова сүзләренчә, татар яшьләре форумы Русия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә әзер түгел әле.

“Акция бераз сузылды. Аннан без 309 канунны бетерүне таләп итә башладык. Милли мәгарифне яклап интернетта хәзер дә тавыш бирү бара. Төп басымны икенче дәүләт теле итү бирмәгәнгә эш бераз сүлпәнәйде. Ләкин дәвам итә”, ди Сабирова.

Айсин 2009 елның татар яшьләре хәрәкәте өчен уңышлы ел булуын искәртә. Дистәләгән милли чаралар, фәнни конференцияләр, очрашулар, акцияләр оештырылды. Русия күләмендә дә чаралар үткәрелде. Татар яшьләре арасында аңлату эшләре дә алып барылды, ди Руслан Айсин.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
04.01.2010 20:27
Иң зур өметебез яшьләрдә! Тукаебыз әйтмешли, милләт файдасына кылынган һәр эш саваплы. Ләкин без Россия ставленниклары алдында бүрек салып, алардан мәрхәмәт теләнә торган, рөхсәт, киңәш, рәхим-шәфкать көтә торган мескеннәрчә хәрәкәт булудан сакланырга тиеш. Аларның бурычлары - татар халкын бетерергә тырышудан гыйбарәт. Ягъни, аларның үз юллары, безнең - үз юлыбыз. Шуңа күрә бары тик Бөтентатар Милли Мәҗлесе тирәсенә бердәм тупланган хәлдә генә азатлыкка ирешә алачакбыз. Әгәр дә инде яшьләр - бер якка, Үзәк хәрәкәт икенче якка байрак күтәреп баруга калсак, аерым-аерым буарга тырышачаклар. Мыскылга калачакбыз... Крыловның Аккошын, Чуртанын, Кысласын онытмасак иде. Киләчәк, һичшиксез, яшьләрнеке! Тәвәккәллек, батырлык телик!

кем: Рафаэль кайдан: Оренбурдан
04.01.2010 20:20
"Туган телләрне мәҗбүри өйрәнү турында канун" татар милләтенә сулыш кебек кирәк.Һәм бүтән кечле,актив рус булмаган халыклар белән бергә Думадан шул канунны таләп итәргә файдалырак була мөгаен.Дәүләт теле акциясы латин графикасына күчүгә нык ошаган.Реаль максатлар куясы иде.

кем: Дамир Шэйхетдин кайдан: Чаллыдан
04.01.2010 16:40
Татарны сэяси миллэт итеп устеру очен эле эшлэсе дэ эшлэсе. Бергэлэп эшлэргэ язган булсын
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.01.2010 18:33
Хәрәкәттә - бәрәкәт. Иншалла.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile