киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Һенрик Торемарк: “Татарлар бәхетле кешеләр”

Һенрик Торемарк

08.01.2010

Торемарк Казанны фантастик шәһәр дип санаса да, татар яшләренең, мәдәниятенең урыслашуын сизә. Әмма Казанның татар башкаласы булуында бернинди бәхәс була алмый дип белдерә.

Һенрик Торемарк “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә Финляндия татары Әмир Вафин белән килде. Узган ел Әмир белән Һенрик Казан дәүләт университетында урыс телен өйрәнгәннәр иде.

Русиядә татарлар яшәвен белмәгән

Һенрик Русиягә килгәнче бу илдә татарларның яшәвен бөтенләй белмәсә дә, бер ел ел эчендә татар теле, мәдәнияте, ислам дине белән танышырга өлгергән. Мәчет белән чиркәү янәшә торса да, монда гаугалар чыкмый, ди ул.

“Сәлам! Мин – Һенрик. Мин Шведциядән. Хәлләр ничек, Татарстан?”, дип сөйләшә ала швед егете.

Һенрик татарларның мәдәнияте алдынгы, яшь татарлар мирасларын хөрмәтли дип уйлый. Шуңа күрә татарлар бәхетле халык, ди ул. “Татарлар бик рәхәт яши. Алар белән аралашу җиңел. Мине җылы кабул иттеләр. Татарларга карашым бик уңай”, ди Һенрик.

Урыслашуны швед та күрә

Әмма Һенрик татар яшьләренең, мәдәниятнең урыслаша баруын сизә. “Алай да татар һәм урыс сәнгатен Европаныкы белән чагыштырып була”, диде Торемарк.

Русия тарихы дәреслекләрен укучылар XVIII гасырда булган урыс-швед сугышын, Төньяк сугышы дип тарихка кергән орышны яхшы белә. Һенрик фикеренчә, бу сугыш турында Шведциядә артык шауламыйлар. Әмма Казан студентлары Төньяк сугышы турында мактанып исенә төшергәләгәннәр икән. Янәсе, без сезне теге вакытта җиңгән идек, дип.

Татарлыкны күрсәтү мөһим

Әмир Вафин Һенрикны бер ел дәвамында татар концертларына, милли җыеннарга күп тапкыр алып барган. “Татар яшьләре минем дусларымны – чит ил студентларын яратып кабул итә. Алар бик ачык. Яңа кешеләр белән танышасы, дөнья турында беләселәре килә”, ди Әмир.

Һенрик Торемарк Финляндиядә яшәүче Әмирне Казан татарларының якын итүләренә соклану белдерә. Үз татарлыгыңны күрсәтү – бик мөһим эш дип саный ул. Киләчәктә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар белән танышып чыгу хыялы белән яши. Бөтен татарларны яңа ел белән котлый.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ренат кайдан: Мисыр
10.01.2010 23:06
Нишлэп сон hаман кер эзлэп сузгэ бэйлэнеп ятасыз? Бу мэкалэ татарнын бернинди проблемасы юк, барысы да эйбэт дигэн мэгънэдэ тугел бит инде. Киресенчэ, татарларнын урыслашу проблемасы шунын хэтле кочле хэттэ татарча да урысча да юньлэп белми торган, Татарстанда кыска гына вакыт яшэп алган швед та шуны курэ!!! Шуна да карамастан тошенкелеккэ бирелергэ кирэк тугел, Аллага шокер, "яшь татарлар мирасларын хормэтли" ди ул швед. Эле ахырда да "уз татарлыгынны курсэту - моhим" дип ассызыклый. Гел зарланырга димэгэн бит инде, гел тошенкелеккэ, коткыга бирелергэ димэгэн бит инде, ометне югалтмый торган мэкалэлэр дэ кирэк бит!!!
җавап

кем: Ренальдино кайдан: Кахирэ
12.01.2010 02:00
Ренат туган ! Син Мисырда яшэп безнен тормыштан ботенлэй читлэшкенсен . Монда татарнын "бэхетле тормышын" иртэдэн кичкэ кадэр торле "Яна гасырлар" , "Татар радиосы"лары хэм башкалар бик тырышып тасвирлыйлар , без алардан гарык , инде уксыта башлады . Казан ТВ-сын кайчан куйма , анда татар жырлый да бии , анын бер проблемы да юк . Эгэр боларны сагынсан , кайт туган иленэ . Сине Мисырга комиссар йэ политрук итеп жибэделэрме эллэ? Бик "правильный" фикерлэр ирештереп ятасын . Э "Азатлык"тан без тэнкыйти фикер ишетергэ телибез , кызганыч , хэзергэ радиобыз бу яктан бик аксый . Швед малайларын сойлэткэндэ "дэулэтсез халык - бэхетсез халык" дигэн аксиомны онытмаска иде .
җавап

кем: Ренаттан кайдан: Ренальдиньога
16.01.2010 01:24
Ренальдиньё!!! Эйдэ, минем янга килеп китэсенме? Мин сине кунак итэрмен!! Куреп китэрсен мин монда кем булып жибэрелгэнемне, комиссар булыпмы эллэ политрук булыпмы, узен эйтмешли... Чын исеменне генэ язырга онытма...

кем: nailtatar кайдан: Tatar ile
10.01.2010 00:57
кем: АНТИТАР НАИЛ кайдан: НОРЛАТ - ка.
1) дэн мин этэчлэнеп йормим. нэрсэдер эшлэргэ маташам.
мэсэлэн "Фикер" клубын оештырам.
2) Сез Нурлаттан тугел бугай, чонки нОрлат тугел, нУрлат дип языла.
3) Мин карьерист булуымны исбатлагыз баштан, аннары сулэнерсез.
4) чын исемегезне языгыз, анони рэвештэ ж,ин,ел ул.
нигэ турыдан эйтмисез? андый куркакларны яратмыйм, презираю. фу.
5) минем сузлэрдэ бер хаксызлыкта юк!!! барда чын хэм дорес!

кем: Юныс кайдан: Ырынбур
09.01.2010 14:09
Саша бу "кадрны" кайдан таптың? Мин аңнап бетермим, син бу "бәхетле" лозунгы белән кайда җыйналасың? Акыллы кешеләр белән очрашасың, акыллы нәрсәләр дә язган кебек. Мин уйлыйм, кайсы бер вакытта тузга язмаган уйларны "дедовщина" белән генә бәреп чыгарып була. Тарихта бер егет Исмагил морзаның камчы белән башын өзеп алырга уйлый, тик атасы Йосыф ризалашмый. Икегезне дә "красный армияга призвать" итер идем, 2 сагәткә...Тузга язмаганнарны язып төрки татарлар өстеннән көлмә...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.01.2010 16:59
Тагын бер мэртэбэ карап чыктым бу мэкэлэне хем анын буенча постингларны. Бу мэкэлэ - типик совет заманында бирелэ торган агиткалардан дисэн, бер дэ ялгыш булмас. Андыйлар белэн Правда, Известия гезитлэре тулган иде. Имеш, менэ ничек чит ил кешелэре безнен бэхетле тормыш турында суз эйтэлэр, э без, сантыйлар, шуны белмибез. Шул ук вакытта магазиннарда ни сот, ни ит юк, э ипи артыннан чакырымлы чират. Тимер юлларда халык башкаладан яртылаш крахмалдан торган кугэргэн колбаса ташый. Курэсен, Р. Вэли сабакларын бу Саша да бик яхшы узлэштергэн. Анын остазы "Укыйм, ашыйм, рэхэт яшим Совет иллэрендэ мин..." дип жырланган елларны сагына курэсен. Минем анын исенэ тошерэсем килэ татар жырындагы " Уткэн гомер кире кайтмый, сулар ургэ акса да... " дигэн ифрат гадел сузлэрне.

кем: Су анасы кайдан: Шурэлестан
09.01.2010 12:25
Сон ул бит Татарстанда тумаган, укымаган, татар булунын ачысын точесен татымаган. Татар руслар баткагында бата дигэн нэтижэ ясар очен, бер ел эчендэ сезнен 40-50 яшьлек гомерегезне сореп чыгарга тиешме эллэ?
Ярый ла, бу сузлэрне берэр авыл егете эйтсэ, кимеруегезнен сэбэбен табарга булыр иде эле. Чит ил вэкиле татарлар турында шундый фикердэ икэн, бернинди каршылык курмим монда.
Эмма бу мэлдэ тагын бер фикер туа. Ул бит татарнын балда-майда йозуен Казан аркылы гына кургэн. Районнарга, колхозларга, "Вамин"нан ташка улчэрлек хезмэт хакы алган агай-апалар белэн сойлэшсэ... фикер бэлки икенче юнэлешкэ таба борылыш алыр иде.

кем: АНТИТАР НАИЛ кайдан: НОРЛАТ
09.01.2010 12:08
НАИЛ УЗЕННЕН БАШЛА. ЭТЕЧЛЕНП КЕНЕ ЙОРМЕ. МИЛЛЕТ БЕЛЕН УЙНАМА БИЗНЕС. КАРЬЕРА ЯСАМА

кем: арча кайдан: наласа
09.01.2010 11:27
гел начар фикер гене язарга димегендер бит инде ул. гел начарлык эзлисез,ботен кеше начар. ярый эле вил абый бар имеш.

кем: nailtatar кайдан: Tatar ile
09.01.2010 09:31
килешэм сон,гы фикер белэн.
"татарлар бэхетле кешелэр" - айе, белэсезме без шундый бэхетле халыыыыык. ужыс прэме.
татар мэктэплэрен ябалар - без бэхетле, татар теле юкка чыгу хэлендэ - э без бэхетле!
купчелек татар яшьлэре узара урысча сойлэшэлэр, татар телен онытып, ан,а токереп - э без бэхетле!
миллэткэ юкка чыгу яный - э без барыбер бэхетле!

кем: казначы кайдан: казанарты
08.01.2010 19:34
Коллыкта яшэуче халык турында "татарлар бэхетле кешелэр" дип ахмак кына эйтэ ала . Эфэрин , Римзил Вэли журналисткасынын лаеклы давамчылары да бар . Анламыйлар болар ни дэрэжэдэ татарны мыскыл итулэрен ...

кем: азанчы кайдан: казан
08.01.2010 19:10
булган жирлере де бар. ивановада, ульянда шундый хеллер очрый

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
08.01.2010 18:57
"Мәчет белән чиркәү янәшә торса да, монда гаугалар чыкмый, ди ул."
Сон, башка жирлэрдэ шундый гауга бармы? С. Долгов хаман шул Шайми демагогиясы колы буларак, шундый, инде тапалып-изелеп хем чэйнэлеп беткэн тривиальны кабатламаса да ярар иде. Юкса, бит ботен империя яки донья кулэмендэ, Шайми билэмэсеннэн башка урыннарда "гауга" бара дип уйларга кала.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile