Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы татар милли хәрәкәте зур югалту кичерде


78нче яшендә Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары “Болгар” клубы рәисе, Татарстандагы милли хәрәкәттә иң зыялы шәхесләрнең берсе дип танылган Габдрахман Җәләлетдинов вафат булды. Җәләлетдиновның үлеме дистә еллар буена бер-берсенә салкын карашта торган милли оешма вәкилләрен беркадәр якынайтты.

Кеше үлгәннән соң аның турында начар сүз әйтергә ярамый, дигән гыйбарә бар. Шунлыктан, кайбер кешеләрне җирләгән вакытта күп кенә ясалма сүзләр дә ишетергә туры килә. Габдрахман Җәләлетдиновны соңгы юлга озату уңаеннан хакыйкый сүзләр генә әйтелде, дияргә җирлек бар.

Аның соңгы 20 ел эчендә милли хәрәкәт өчен башкарган эшчәнлегенә хушлашырга килүчеләр һәрьяклап уңай бәя генә бирделәр. Габдрахман Җәләлетдинов теге-яки бу вәзгыять уңаеннан “Азатлык”ка да үз фикерләрен җиткереп торды. Хәзер инде, үлеменнән соң, Габдрахман абыйның үзе хакындагы кайбер фикерләрне белик.

Мәрхүмне якыннан белүчеләр фикере


“Без 1992-97 елларда милли бүлектә эшләдек. Гаҗәеп эшлекле, тәртипле кеше иде. Җаны-тәне белән болгарчы иде. Башкаларга үз фикерен көчләп такмады үз сүзендә нык торган шәхес булды”, диде Чаллы шәһәр шурасы депутаты Галимҗан Зарипов.

“Габдрахман абый белән үз гомеремдә еш очраштым. Ул үз халкы өчен янып йөрде. Абруйлы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын”, дип искә алды Чаллы керәшеннәр җәмгыятенең элекке рәисе Николай Ипеев.

Чаллы грузиннары җәмгыяте рәисе Дени Абрамашвили: “Ул чын татар зыялысы иде. Чаллыдагы иң якын дустымны югалттым. Ир-егетләр еламый. Габдрахман абый үлемен ишеткәч, түзмәдем, еладым”, дип ачынды.

“Милли җанлы, татар телен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче иде. Суверенлык өчен көрәш елларында ялкынлы сүзләр белән бик күпләрнең йөрәгенә үтеп керә алды. Сабыр холыклы, тәртипле кеше булып истә калачак”, диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Голзада Рзаева.

“Без Габдрахман абый белән 22 ел милли хәрәкәттә эшләдек. Аның арабыздан китүе милли хәрәкәт өчен зур югалту. Мин аны татар халкының эзлекле, максатчан һәм батыр улы дип саныйм. Низаг-бәхәсләр вакытында милли хәрәкәтнең бөтенлеген сакларга тырышып, үз сүзен әйтә белгән шәхес булды”, дип искә алды Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев.

Милли хәрәкәтне сатмаган

Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләренә моннан 20 еллар чамасы элек шундый ярлык тагылды, янәсе, теге яки бу кеше КГБга, милициягә хезмәт итә. Мондый сүзләр Габдрахман Җәләлетдинов тарафына да әйтелгән булган. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов мондый яла ягуларны хушлашу сүзендә искә төшереп:

“Үз арабыздагы кешеләр Габдрахман абыйны ФСБга, прокуратурага эшләүдә гаепләде, татар милли хәрәкәтен сата, диде. Бу дөрес түгел. Саткан булса, мондый авырлыкларга калмас иде. Ул җомга көнне, автобуска утырып, ТИҮ идарәсенә эшкә килгәндә, йөрәге тотып, вафат була. Бу шуны күрсәтә, соңгы көненә, соңгы сулышына кадәр ул милләт дип, яшәде”, диде ул.

“Татар халкы иң акыллы, иң зыялы кешесен югалтты. Без исән. Габдрахман абый хезмәт иткән татар-болгар дәүләтчелеге булыр. Ул татар мәктәбе биргән бөек кешеләрнең берсе иде. Ул - холкы, килеш-килбәте белән дә татар дәүләтенең премьер-министры, Черчиле булырлык шәхес иде. Аның исеме татар милли хәрәкәтендә алтын хәрефләр белән язылырга лаек”, диде язучы Айдар Хәлим хушлашу сүзендә.

Мәрхүмне озатырга Түбән Кама ТИҮ вәкилләре дә килгән иде. Иҗтимагый үзәк рәисе Хәлил Әюпов: “Ул безнең өчен иң гадел, иң максатчан шәхес иде. Ул милли хәрәкәттә алтын баганаларның берсе булды. Эшегезне алга таба алып барырбыз, бәйсез дәүләт өчен көрәшне дәвам итәрбез”, диде.

“Габдрахман абый вафатыннан соң бердәм булыйк, таркалмыйк”, дигән фикерләрен җиткерде Түбән Кама вәкиле Раиф Галиев.

Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова мәхкәмәләрдән соң авырып тора, мәрхүмне соңгы юлга озатуда катнаша алмады. Әлеге югалтуны ул да авыр кичерә.

“Чын татар зыялысы иде. Беркем белән дә фетнәләшеп йөрмәде, ләкин үзенекендә нык торды. Ул 20 ел буена татар халкына хезмәт итте. Чаллыда татар мәктәпләрен ачуда аның өлеше зур, дип саныйм. Болгарчылык идеясенә соң дәрәҗәдә бирелгән, аны бөтен көче белән яклады. Ләкин тупаслык белән түгел.

Ул болгарчы булса да, татар милләтенә хезмәт итте. Чөнки, кем дип аталсак та, мишәрме, керәшенме, милләтебез бер, татар икәнен аңлап эш итте. Габдрахман абый милли хәрәкәттә яшь лидерлар да әзерләде. Аның эше дәвамлы булыр”, диде Бәйрәмова “Азатлык”ка.

Габдрахман Җәләлетдинов 1932 елның 20 июнендә Яшел Үзән районы, Әрәле авылында туган. Ул 11 гыйнварда Чаллының татар зиратында җирләнде.
XS
SM
MD
LG