киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Слепак: “Сөембикә аварга мөмкин”

13.01.2010

Казан кирмәнендә урнашкан Сөембикә манарасы көннәрнең берендә ишелеп төшәргә мөмкин. Геофизик, фән докторы, профессор Захар Слепак манара ишелеп бара дип фаразлый.

Захар Слепак Сөембикә манарасында ни өчен бүгенгә кадәр төзекләндерү эшләре алып барылмауга аптырый. Галим сүзләренчә, Сөембикә манарасына гына куркыныч янамый. Cпас манарасы да авыша башлаган, анда ярыклар да барлыкка килгән. Президент йортына өстәп салынган бер бина хәтта ишелеп тә төшкән булган. Аны 1998 елда яңадан төзеделәр, ди Слепак.

Сөембикә көнчыгышка таба авыша

Захар Слепак 1994 елда ук Казан кирмәнендә тикшерүләр үткәргән. Хәзер манараның авышлыгы 2 метрга якынлашкан. Әгәр авышу ике метр ярымга җитсә, Сөембикә манарасы авып төшәчәк.

Геофизик Слепак җирнең өске катламын алып, җирне яктыртып аста нинди үзгәрешләр баруын ачыклый.

“Сөембикә манарасының уң ягында су йә җыелып тора, йә Казансу ягына китә. Шулай итеп, манараның көнчыгыш өлешен, ягъни Батурин урамы ягындагы нигезен су юа. Шуңа күрә Сөембикә көнчыгышка таба авыша. Манараның торышына килгәндә, ул ярыклар белән тулы”, ди Захар Слепак.

Спас манарасы да ава башлаган

Галим аңлатуынча, манараның нигезе дә тирән түгел икән. Шуңа да Сөембикә манарасын төзекләндерә башларга кирәк. Хәзер Спас манарасы да авыша башлаган. Казан кирмәнендә тибрәнеш тә бик көчле икән. Тибрәнеш Казан кирмәне янындагы метро тоннеле тагын да артырган. Нәтиҗәдә, метро станциясе янында ярыклар барлыкка килгән.

“Минем фикеремчә, тизарада манара белән шөгыльләнергә кирәк. Сөембикәнең нигезен ныгыту зарур. Хәзер заманча ысуллар бар. Византия манарасының авышуын туктаттылар бит. Моның өчен тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Казан белгечләрен чакыру мәҗбүри түгел. Манараны тәртипкә китерә алырлык белгечләр бар. Шуннан соң Сөембикә манарасы аварга мөмкин дип курыкмас идек. Бәлки, манараны турайтып та булыр. Әмма моның белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш”, ди галим.

Президентка кертмиләр

Захар Слепак Казан кирмәненә янаган куркыныч турында “Геофизика для города” (“Шәһәр геофизикасы”) дип аталган китап та язган. Газет-журналларда 1990 елларда фәнни мәкаләләр дә бастырган. Әмма нәтиҗәсе юк, ди ул.

Геофизик, фән докторы Захар Слепак Казан кирәмәненә янаган куркыныч турында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә дә берничә мәртәбә хәбәр итәргә тырышып караган. Әмма моңа ирешеп булмавына инанган инде.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: журналист кайдан: татарстан
14.01.2010 09:48
буген узган-барганга эреп калам ахрысы. ачу килэ бит. имеш:
//Казан белгечләрен чакыру мәҗбүри түгел. Манараны тәртипкә китерә алырлык белгечләр бар. // татарга хэреф ясап бирер эчен дэ белгечлэр мэскэудэ, сэембикэ манарасын терэтер эчен дэ алар йэгереп килергэ эзер. ничек кайгырталар безне - ыштансызларны!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
14.01.2010 04:31
Соембика манарасы белэн бергэ Спасск башнясынын аууы - Шайми буенча нэкъ халыкара дуслык билгесе буладыр инде. Э дуслыкны нигэ бозарга? Курэсен, бу мэсэлэне чишэргэ кэм дигэндэ халыкара ассамблея яки ботендонья конгрессы уткэрергэ кирэктер. Клиннтон ханымны да чакырып. Шулай булгач, Мэскэу тулэргэ тиеш, казнада акча юк. Ыстудин уеннары борын астында...

кем: Татблоггер кайдан: Казаннан
13.01.2010 14:04
Абау! Ничек инде ава?! Сөембикә, ава күрмә инде җаным.

кем: Гаяз кайдан: Казан
13.01.2010 13:03
Димэк, моны да артык, кирэкмэгэн эш итеп курэлэр. Властьтан без киткэнче Соембикэ манарасы аумасын, килэчэктэ ни булса булсын, мине кызыксындырмый диюлэре инде бу. Эле бу мэсьэлэне дэ вак итеп курсэтергэ омтылырлар, Татарстаннын акчасы житмэгэнлегенэ сылтарлар, тагы эллэ нинди сэбэплэр курсэтерлэр. Гэрчэ, хэзерге вэзгыять исэ проблеманы хэтта курергэ дэ телэмэгэнлеклэрен анлата. Суз Свияжскидагы урыс объекты кебек объект турында барса, о-о-о, нинди зур шау-шу кузгатырлар иде! Урыс тарихи эсэре булса, донья читендэге ин яхшы белгечлэрне чакыртып, тизрэк, мэнге аумаслык, жимерелмэслек итеп тозеклэндеру эшен кайгыртырлар иде. Э татар тарихи эсэрен нигэ игътибарга алсыннар алар? Монын очен Мэскэудэгелэр премия дэ бирмилэр, баштан да сыйпамыйлар. Хэтта арт якларын да ялатмаслар. Энэ. Кремль билэмэсендэ урыс архитекторларына хэйкэл куелган, э ватаннарын саклап, миллэтлэре очен кан койган, гомерлэрен биргэн Казан шэхитлэренэ, сэит Шэриф колга бернэрсэ дэ юк. Аларга Казан кирмэне эчендэ хэйкэл куюны харамга саный татар житэкчелэре. Чит иллэргэ татар миллэтен, Татарстанны предсавить итэргэ телэсэ нинди эхлаксыз, студент кызлар белэн хатын остеннэн уйнаш итеп йоручелэрне дипломатик корылыш житэкчелэре итеп жибэрэлэр, шулар анда мафия корып, уз кесэлэрен калынайтсын очен татар халкынын акчасын тугэлэр, эмма халкыбызнын изге ядкэренэ токереп карыйлар. Пэйгамбэребезнен бер сузе-хэдисне искэ тошерэм: узегез нинди булсагыз, шундый кешелэр тарафыннан идарэ ителерсез.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile