тыңлау

хәзер эфирда

якшәмбе тапшыруы

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Австралия татарлары диңгез уртасындагы көймә кебек

Мөшәррәф Вәли сул якта, аның алдында Равил Садри

15.01.2010

Австралиядә яшәүче татарлар Казанга кунакка килде. Алар Татарстанда татар телендә генә аралаша, республиканы газиз Ватаннары итеп тоя. Идел йортта һәркем татарча белергә тиеш дип саный.

“Шәрык” клубында Австралия татарлары Мөшәррәф Вәли, аның улы Нәҗәт Вәли һәм Равил Садри булып китте. Алар инглиз акценты белән татарча сөйләшеп Казан татарларын шаккатырды.

Австралиядә 500 татар яши

Мөшәррәф Вәли үзе Кытайда туып үскән. 1981 елдан бирле Австралиянең Аделаида шәһәрендә яши. 4 бала анасы. Татар-башкорт мәктәбенең җитәкчесе һәм шулай ук Ислам көллиятендә тәрбияче, китапханәче булып эшли.

Татар-башкорт мәктәбе 1981 елдан бирле эшләп килә икән. Анда балаларны татар теленә, гореф-гадәтләргә өйрәтәләр, халыкның бай мирасы белән таныштыралар. Мәктәпкә барлыгы 15-ләп бала килә. Нәҗәт белән Равил да әлеге мәктәпкә йөргән.

“Башкортлар белән татарлар бик дус яши. Татар белән башкортны аерасы килми. Үзебезне бер милләт дип карыйбыз”, ди Мөшәррәф Вәли.

Тел гаиләдә саклана

Мөшәррәф Вәли фикеренчә, Австралиядә телне гаиләдә генә саклап калып була. Шулай ук татар-башкорт-мәктәбенең, җәмгыятьнең эшчәнлеге, өлкән буынның киңәшләре, Татарстанның ярдәме дә татарлыкны сакларга булыша. Рамазан, Корбан, Сабантуй бәйрәмнәрен дә зурлап уздыралар. Татарстаннан сәнгать әһелләре дә килә икән.

“2008 елда татар-башкорт мәктәбе укучылары Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән дә очрашты. Очрашуның туган илне тануга зур әһәмияте булды. Улым Нәҗәт Татарстанны үз итте. Алар Татарстанны илебез дип тора”, ди Вәли.

“Инглизччә cөйләшсәләр, кызып та алам”

Әмма яшьләр үзара инглиз телендә сөйләшә икән. Мөшәрәф Вәли сүзләренчә, яшь буын туган телен хөрмәт итүен барыбер сиздереп тора. Алар без туган телебезне яратабыз, әмма инглизчә сөйләшү җиңелрәк дип әйтәләр икән.

“Мәктәпкә барганчы инглиз телен белмиләр. Гел татарча гына сөйләшәләр. укый башлагач, инглиз мохитенә бик тиз ияләшеп китәләр. Өйдә инглизчә аралашсалар, кызып та алам”, ди Мөшәррәф Вәли.

Австралиядә Сөембикә, Зөһрәләр модада

Мөшәррәф Вәли балаларына борынгы төрки-татар исемнәр биргән. Олы улы Нәҗәт, кызлары Идел, Сөембикә, Хафизә исемле. Башка татарлар да балаларына татар исемнәре куша, ди ул. Мәгърифә, Руманә, Шәмсия, Латифә исемнәре модада.

Австралия татарларының пәрәвездә үзләренең сәхифәләре дә эшләп килә. www.australiantatars.com сәхифәсендә андагы татарлар тормышы белән танышып була.

Мөшәррәф Вәли сүзләренчә, ул Татарстанда иркенләп татарча гына сөйләшә алган. Барысы да телне белә, мине таксиларда аңладылар. 1990 еллар белән чагыштырган яхшы якка үзгәреш күзәтелә, ди ул.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Петров
16.01.2010 15:55
Шушы Шарык клубына берар кайчан рэтле бина бирелэр микэн. Чит илдэн килучелэр каршында оят. Сасы, ярым җимерек, шизалар гына йори торган бинада сасытып тончыктыралар татар балаларын.

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
16.01.2010 13:40
Тик горурлану һәм канәгатлек хисләре генә. Рәхмәт үзләрегезгә !!! Корәәнән һәм Татар теленнән аерылмаган бала иң бәхетле кеше. Ул Ходай ризалыгы өчен яши. ҮЗЕ әйткән. СЕЗЛӘРНЕ төрле кавем иттереп яраттым дип. Менә шул төрлелекне саклый алабыз икән, димәк Ходай кушканча барабыз.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.01.2010 17:38
Булдыралар бу Австралия татарлары. Афарин. Менэ минем мондагы дус профессорнын укымышлы малае шул татарлардан узенэ кэлэш алып кайтып ойлэнде. Материктан материк аша сузыла татар дуслыгы.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile