киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Татар теле Страсбургтан яклау көтә

Борис Пантелеев

18.01.2010

Франциянең Страсбург шәһәрендә урнашкан Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсе Русиягә карата язылган шикаятьне теркәде. Анда бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) тапшырганда татар теленең кысрыклануы турында язылган. Белгечләр эшнең Страсбургка барып җитүен Татарстанның зур уңышы дип саный.

Хәзер Европа мәхкәмәсе Татарстан вәкилләреннән язма рәвештә татар теленең кысылуы турында дәлилләр көтә. Мәхкәмә эшенә кадәр бәхәсне дустанә юл белән хәл итәргә әзерлеген белдерә.

Аида Камалованы Борис Пантелеев яклый

Русиянең мәгариф министры Фурсенко 2008 елның 28 ноябрендә дәүләт имтиханын бирү турындагы боерыкка кул куйган. Документның 5 пунктында ачыктан-ачык чыгарылыш имтиханнарын бары тик рус телендә бирү турында язылган.

Казан кешесе Аида Камалова, мәктәптә укучы баласының киләчәге өчен борчылып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Әмма Русиянең Югары мәхкәмәсе министр боерыгына үзгәрешләр кертүдән баш тартты. Хәзер татар телен имтиханда куллану мәсьәләсе Европа мәхкәмәсендә каралырга тиеш.

Аида Камалованы мәхкәмә эшендә Мәскәү юристы, хокук фәннәре кандидаты, "Кеше һәм канун" хокукый мәгълүмат агентлыгы ("Человек и закон") җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Пантелеев яклаячак.  Пантелеев милләте буенча урыс кешесе түгел икән. Әтием Азнакай керәшене, ди ул.

Пантелеев белдерүенчә, бу мәсьәләгә Русия Югары мәхкәмәсе ике тапкыр үз сүзен әйтте. Шуңа күрә хәзер эшне рәсми рәвештә Европа мәхкәмәсе тикшерә ала.

Русия мәхкәмә сүзенә колак салырмы?

Пантелеев фикеренчә, эшнең Европа мәхкәмәсендә каралуы зур мөмкинлекләр ачарга мөмкин. Моңарчы Русия мәхкәмә боерыкларын төгәл үтәде, ди хокукчы.

“Әгәр Русия Югары мәхкәмәсе карарын яңадан тикшерергә кушылса, министр боерыгына үзгәрешләр кертеләчәк. Мәхкәмәгә бирүчеләр мәсьәләне канун рәвешендә хәл итәргә тели. Милли телләр тотрыклыгы мәгариф министрлыгы боерыгы, кушуы белән генә түгел, ә Русия кануны белән хәл ителергә тиеш. Бу очракта Европа мәхкәмәсе Русияне милли телләрдә белем алуга гарантия һәм аларны кысрыкламау турында “Мәгариф турындагы” канунга үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә ала. Без бу эш шушы юл белән дәвам итәр дип уйлыйбыз”, ди Пантелеев.

Русия Төркиядән генә калыша

Борис Пантелеев белдерүенчә, Русия ватандашлары Европа мәхкәмәсенә бик күп мөрәҗәгать итә. Русия Страсбургка килгән шикаятьләр саны белән дөньяда икенче урында тора.

“Русия Европа мәхкәмәсе вакыфына еллык салымнар түли. Ул мәхкәмә безгә ят түгел, аны без дә тәэмин итәбез. Анда рус телен белүче 600ләп хезмәткәр эшли. Хәзер бу эш Русия хөкүмәте белән сөйләшүләр рәвешендә алып барылса, төрле иҗтимагый, милли оешмалар фикер алышуда катнашса иде. Шул вакытта сөйләшүләр уңышлырак барыр дип уйлыйбыз”, ди хокукчы.

Борис Пантелеев Европа мәхкәмәсендә татар теле мәсьәләсе академик төгәллек белән каралыр дип өметләнә. Шуның өчен иҗтимагый оешмалар, әти-әниләр берлекләре бу уңайдан үзләренең фикерләрен, мәсьәләне хәл итү юлын тәкъдим итәргә тиешлеген искәртә.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Рустам кайдан: Вафин
15.02.2010 17:11
Очень хорошо....
җавап

кем: Azatliq.org
15.02.2010 17:13
Хөрмәтле Рөстәм әфәнде! Фикерләрегезне мөмкин булса татар, йә башкорт телендә язуыгызны үтенәбез, бу форум кагыйдәләренең берсе булып тора. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!

кем: Ахат кайдан: Мушинский
05.02.2010 16:22
Глава Парламентской Ассамблеи Совета Европы (ПАСЕ) Мевлют Чавушоглу приветствовал подписание президентом РФ Дмитрием Медведевым 14 Протокола к Европейской Конвенции по правам человека, запускающего реформу Страсбургского суда.

Накануне 04/02/ российский президент сообщил о том, что он подписал 14 Протокол по реформе Европейского Суда по правам человека. До этого документ одобрили Госдума и Совет Федерации.

"Подписание президентом Медведевым этого документа важный политический сигнал", - сказал глава Ассамблеи.

Основной целью протокола является повышение эффективности деятельности суда. Предлагаемые изменения касаются совершенствования механизма отфильтровывания заведомо неприемлемых жалоб. В частности, вводятся процедуры принятия решения о неприемлемости жалобы единоличным судьей и предоставление комитетам из трех судей права выносить постановления по существу жалобы.

Примечательно, что от имени России документ был подписан еще в мае 2006 года. Однако Госдума РФ в том же году отказалась ратифицировать Протокол, мотивировав, свое решение тем, что ряд его положений не соответствует российскому законодательству. Совет Европы негативно воспринял решение российского парламента. Россия стала единственной страной из 47 стран Совета не ратифицировавшей документ, а без него реформа Суда, в котором ежегодно скапливается более 80 тысяч не рассмотренных жалоб, начаться не могла.

В последние годы стороны вели активные консультации, в результате которых, российские озабоченности были учтены.

"Российская ратификация позволит Протоколу вступить в силу",- подчеркнул председатель Ассамблеи.

Он добавил, что "документ облегчит работу суда, ускорит ее... и позволит Суду сконцентрироваться на более важных делах, требующих более тщательного рассмотрения".
җавап

кем: Azatliq.org
05.02.2010 17:02
Хөрмәтле укучылар, фикерләрегезне татар/башкорт телендә язуыгызны үтенәбез. Рәхмәт!

кем: КГБ кайдан: Кара күлдән
23.01.2010 17:33
Агент казанарты, авызыңны яп!
Безне уңайсыз хәлдә калдырасың.
җавап

кем: логатьлек кайдан: китапханэдэн
24.01.2010 00:31
Бу кыгыбылар инде хэзер шундый надан адэмнэр , урысчадан калька ясап "Черное озеро"ны тэржемэ кылалар "Кара кьул" дип . Э бит ул гомер-гомергэ татарча "Чорек кьул" булды .

кем: Агентство прав информации кайдан: "Человек и Закон"
23.01.2010 00:33
Подробная информация о ходе переговорного процесса по данному процессу и итогах официальной коммуникации публикуется на сайте www.pravoinform.org
җавап

кем: Гариф Нуруллин кайдан: Казанарты
23.01.2010 13:57
Менэ , безне "коткаручылар" да калкып чыкты , димэк , боларга татар сайтларына наводка бирэлэр .

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
21.01.2010 14:12
Казан артына качып, акыл сатып ятучыга!
Соң, абзыкаем, монда бит сүз бер хатынның баласы турында гына бармый, ә бөтен милләтнең ана телендә укырга хокуклары бозылу турында бар! Бердәм дәүләт имтаханы - шул уку процессының дәвамы ул, аны министр приказы белән генә юкка чыгармыйлар! Монда хәтта Россия Конституциясе дә бозылган, шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан җитәкчеләре, Татарстан Конституция суды бу мәсьәләдә Россия Конституция судына мөрәҗәгать итәргә тиешләр иде! Алар моны эшләмәде. Бер татар хатынының /Аида Камалова, аңа Алланың рәхмәтләре булсын!/ Европа судына мөрәҗәгать итүе - ул ташбаканың дөнья тирәли сәяхәткә чыгуы белән бер. Чөнки ул тиешле урынга барып җиткәндә, инде поезд киткән булачак. Ягъни, бу эш каралганчы, /аңа кимендә 4-5 ел вакыт китәчәк/, татар балалары мәктәпләрдә бары тик урысча гына укып, үзләре татарча имтихан бирергә теләмәячәкләр, бирә дә алмаячаклар. Бу мәсьәләне ашыгыч хәл итәргә, дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк иде! 309 канунны да, бердәм дәүләт имтиханын да Мәскәү алдына кабыргасы белән куярга кирәк иде! Татарстан җитәкчеәре моны эшләмәде. Менә бит сүз шушы турыда бара, "казан арты", "чуен баш"!
Ә син Нурулла Гарифка тимә, ул милләтебезнең намусы! Нурылла Гариф татарларның Ватан сугышы турында нинди яхшы китап чыгарды, Казан алыну турында Худяков китабыннан соң андый көчле китапның чыкканы юк иде әле! Ул кайда да үз исемен куеп яза, ә син аның исем-фамилиясен төрләндереп маташтырасың! Оял бераз!
җавап

кем: Гариф Нуруллин кайдан: Казанарты
22.01.2010 02:33
Батырша эфэнде ! Маглуматлы кеше - кораллы кеше дигэн гыйбэрэ бар . Шуна да Казанартыннан маглуматлар ирешеп торганга рэхмэт эйтегез , аларны монынчы бик сирэк кеше генэ белэ иде .Эгэр бу эшне Казанартыннан алып барырга туры килэ икэн , димэк , монын житди сэбэплэре бар . "Азатлык" аудиториясен мин мостакыйль фикерли торган миллэттэшлэрем дип кабул итэм , шуна да "уррра безне коткаручы килде , без жинэбез , без ана хэйкэллэр куябыз!!!" дигэн наив кычкыруларны кабул итэ алмыйм . Сез нинди илдэ яшэгэнегезне белмисез ахыры ,анын белэн буген "вертикаль" корып профессионал шпионнар идэрэ итэ .Эгэр Сез Татарстан житэкчелеге тегене эшлэргэ , моны булдырырга тиеш дип эйтэсез икэн(хак сузлэр!),алып чыгыгыз Ирек майданына ким дигэндэ 10000 кеше , менэ бу егетлэрчэ булыр . Э диванда ятып яки санак тоймэлэренэ басып , кешелэргэ "сез нишлэп амбразурга ятмыйсыз?" дип дэгва белдеру - ул оятсызлык . Татарстан житэкчелэре бездэн бержирлэре белэн дэ яхшырак тугел , без бит ятмйбыз амбразурга . Аида Камалова - 13 яшьлек бала , ул бу эшлэрдэ эле мостакыйл хэрэкэт итэ алмый , монда чын батырлык кьурсэтуче анын анасы , эмма анын да кьочлэре чикле . Доресен эйткэндэ , бу гаилэ буген чын фажига кичерэ хэм таркалу алдында тора . Сез дорес фикерлисез , бу эш ким дигэндэ 3-4 ел барачак , димэк , Пантелев та Европаларда типтереп йориячэк , татар миллэтенен фажигасы да дэвам итэчэк... Э Нурулла Гарифка килгэндэ , эгэр кеше ниндидер казанышларга ирешкэн икэн , ул инде жаваплылык тоеп яшэргэ тиеш , ана телэсэ нэрсэ кычкыру хич килешми .

кем: Нурулла гариф кайдан: Казан
21.01.2010 12:27
Казан артына качып исемен атамаучы...

Сез ни әйтергә телисез? Максатыгыз нидә? Кемгә хезмәт итәсез? Ярый мине кимсетеп тәм таптыгыз ди... аннан ни файда?
Андый акыллы булгач, барында яхшы белгәч нигә бу юлдан үзегез бармыйсыз... Ятып калганчы атып калу начармыни?

кем: Гариф Нуруллин кайдан: Казанарты
20.01.2010 18:34
Безнең халык юридик яктан ифрат дәрәҗәдә надан, ә шулай да белмәгән, аңламаган нәрсәләр турында акыл сатырга ярата. Менә Балтачтан Батырша әфәнде "Татарстан җитәкчеләре үзләре турыдан-туры Россияне халыкара судка бирергә курыккач ..." дип яза. Абзыкаем, Аурупа мәхкәмәсе фәкать граҗданнардан кергән шәхси мөрәҗәгатьләргә генә әһәмият бирә, бернинди хөкүмәтләрдән, оешмалардан дагвалар ул гомүмән кабул итми . Аның исеме дә КЕШЕ ХОКУКЛАРЫ БУЕНЧА АУРУПА МӘХКӘМӘСЕ ! Икенче кимчелек - халык суд, төрмә юлында йөрмәгән килеш, бу өлкәдә бернинди тәҗрибәсе булмаган хәлдә хаман үзенекен тукый (сүз, әлбәттә , биредәге форум халкы турында бара). Теләсә нинди мәхкәмә эше - ул ике якның (гаепләүчеләрнең һәм гаепләнүчеләрнең) көндәшлеге, ярышы, мин аны шахмат уенына тиңләр идем . Русия хокук системының коточкыч кимчелеге - яклаучыларның (адвокатларның) 90 проценты синең хосуси мәгълүматларыңны көндәшләреңә (гадәттә дәүләт ягына) "агыза". Әгәр синең яклаучың заманында прокуратур, мвд, фсб системында эшләгән икән, бу 100 процент шулай булуга гарантия. Борис Пантелеев инде 10-15 ел "правозащитник" булып йөри һәм аның бу өлкәдә бернинди җиңүләре булмады.Киресенчә , заманында аны РусПЕН Пасько исемле журналистны Аурупа мәхкәмәсендә якларга җәлеп иткән иде , 100 процент отышлы вәзгыяттә Пасько Русия дәүләтенә җиңелде . Берни белмәгән килеш буш өметләргә бирелмәсәгез иде , туганнар. Пантелеев алынган икән , бу эш өметсез дигән сүз, аны урыс дәүләте тәк кә кенә асрамый . Гомумән, әгәр кеше хокукларын яклау оешмасы "Амнисти Интернейшнл" , "Һүман райтс уотч" , "Фридом Хаусс" түгел икән , калганнары 100 процент фсб "крыша"сы .P.S. >Нурулла Гарифка . Мин Сезне чын фән кешесе дип кабул итә идем, ә Сездә Фрейд комплекслары калкып чыкты - һәйкәлләр , урам исемнәре һ.б. Болар Сезне һич бизәми , онытмагыз : "Пессимист - это хорошо информированный оптимист".

кем: Төхфәт кайдан: Казан
19.01.2010 23:40
Һи-и-и!... Менә кайда җыелган икән мыеклы яулыкбикәләр, Крылов моськалары! Галим һәм милләт лидерлары белән пәрмә-пәр үртәшеп яталар икән, әй! Янәсе, күрегез безнең кемнәр белән әйткәләшкәнне. Тукай әйткән"Бакчага сыер керсә "түчә!" дибез, тавык керсә "көшш! дибез, кәҗә керсә ""мөртәт!" дибез..." Бу форумда надан килеш талашып ятканнарга ни дияргә икән? "Түшше"ләрегез белэн үчекләшсәгез шәбрәк, файдалырак булмас микән, ә? Тик аның өчен ФСБ акча тамызмас шул инде... Хи-хи-хи!...
җавап

кем: Hafiz-Çapqın 0016 кайдан: Candarlı-Irgadan
21.01.2010 00:54
السلام عليكم ورحمة الله وبركته!
Татар телен Europa киңлекләренә кадәр өстерәп йөреп яклаттырып матавыкланганчы, аны шушы форумда катнашучы урыстелле татар милләтпәрвәрләреннән яклауга керешсәк очсызгарак төшмәсме икән?
Гомерләрен урысча эш кәгазьләре тутырып уздырган форумдашларыбыз үз аналарының газиз телен тәрәккый иттерү хакына, шушы site'тан нибарысы 800 сумга йөкләп алу хакында орып та бирмиләр.
Аның каруы, "татар телен яклыйбыз, ич!" дип урыс телле җимерек татарчада язып, күзяшьләре агызудан берсе дә гарьләнми!.. Nonsene, түгел мени!
Шушы сәбәптән генә дә татар алфавитының гамәлдәне өч шәкелен дә китерүне
мәгъкүл таптым:

А Ә Б В Г Д Е Ж Җ З И К Л
A Ә B V-W G-Ğ D E J C Z İ K L

М Н Ң О Ө П Р С Т У Ү Ф
M N NG O Ö P R S T U-W Ü-W F

Х Һ Ц Ч Ш Щ Ъ Ы Ь Э Ю Я
H H TS Ç Ş TÇ ' I ' E JU JA
Lәtinça textlar jazarga jaratuçılar iğtibarına: hәzerge tatarça orfografijәgә jaqınajtıp şuşı şәkeldә jazarga mömkin.
Һәрхәлдә әлеге язу рәвеше татар халкының кулланышында 1928 елдан 1939 елларга хәтле гамәлдә булган.
Менә 922 елның 16 маеннан 1928 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булган татар-төрки әбҗәдиясе:
ا ب ت ث ج ح خ د ذ ر ز س ش ص ض ط ظ
ع غ ف ق ك ل م ن ه و ی ئه ژ پ چ نك
Әйтелеше:
әлиф бә тә çә җим хә ха дәл tзәл ра зәйн син шин сад дзад та за
гәйн гайн фә каф кәф ләм мим нүн һә wәү йә ә ж п ч ң
Мөхтәрәм мәҗлестәшләр язмаларыгызны язганда шушы хәрефләргә нигезләнгән татарча орфографиягә таянып яза башласагыз бәлки Сезне дә татар теленең пәрвәре дип атап булыр иде.
Һәркайсыгызның да өстәлендә
"ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕ"
белән төрледән төрле татарча сүзлекләренең барлыкка килүенә өметләр баглап...
Вә һәм ихтирам белән.
җавап

кем: Hafiz-Çapqın 0016 кайдан: Candarlı-Irgadan
23.01.2010 21:01
Мөхтәрәм Әнүрбәк әфәнде, иг"тибарыгыз өчен ихтираммымны белдереп кулымнан килгәнчә җавап бирәм.
Сезнең санакка татарча яза торган язылгы (програм) яртылаш кына куелган. Шул сәбәптән Сезнең санакта татарча язма язганда \ә ө ү җ ң һ\ хәрефләре урынына балкандагы славян халыкларының хәреф-билгеләре пәйда була.
Остарак санак белгеченә мөрәҗәгат" итсәгез, өч - биш йөз сумга Сезнең санакка да татарча, төрекчә һәм гарәпчә катлаулы язмаларны да яза алырдай язылгы куеп бирәчәкләр.
Шунысы да бар һәр санакчы да милли телләрнең язылгыларын урнаштыра белми.
җавап

кем: Анурбик
23.01.2010 17:59
Hafis туган гэрэп хэрефлэре белэн НИЧЕК язасын? Мин узебездэге
Ә,Ө,Ү.Ң ларны язырга тырышсамда теге якта 7 ят билге Ч Ы Г А..

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
19.01.2010 13:58
Егетләр, вакланып читкә китмик әле! Бик зур эш башланган, ахыры хәерле булсын, диик. Аида Камалова артында Татарстан хөкүмәте тора, дип укыган идем кайдандыр, аның адвокаты мәгариф министрлыгы юристы бугай. Димәк, Татарстан җитәкчеләре, үзләре турыдан-туры Россияне халыкара судка бирергә курыккач, моны бер хатын-кыз аша эшләткәннәр? Ярар, шулай да булсын, безнең өчен иң мөһиме - яхшы нәтиҗә. Әмма артында Татарстан хөкүмәте торгач, болар бер заман куркып калып, эшне туктатмаслармы? Менә шул бераз борчып тора. Әмма иң мөһиме - боз кузгалды. Җиңеп чыгарга насыйп булсын!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
19.01.2010 22:54
Батырша эфэнде, минем дэ шундый шигем бар. Тагын Сафиуллиннын "фронты" килеп чыкмае. Энэ бит Фэрит эфэнде дэ лэм-мим монын турында. Эгэр сезнен дорес булып чыгуыгыз бар икэн, бу тик Казан колониаль администрациясынын Мэскэу алмаш-бирмэш черек чыбыгы кебек булуы ихтимал. Моны Мэскэу белеп алып, авызларны ябырга боерык бирер, я вакытлыча берэр, авызлары домексен дип, ишара ясар. Дорес, андый эшлэрне эле беркем дэ алай PR га кулланмыйча эшли иде. Энэ чеченнар дистэлэп Страсбургка морэжэгать итэлэр, э эш бетмичэ монын турында беркем дэ язмый. Хэрхэлдэ, кирэк иде, бик кирэк иде параллель морэжэгать берэр татардан. Юкса вакыт (бер ел срок шул закон чыкканан сон) уза. Мин узем Русияда тормагач, мэхкэмэлэрнен барысын да утеп, Страсбургка морэжэгать итэ алмыйм.

кем: Фәрит кайдан: Татарстан
19.01.2010 07:34
Вил абый әлеге полковниклар да булмаса, татар дөньясын кемнәр яклар иде соң... Төрттерәсем килми... Әмма Америкадан барлык татар дөньясы күренми әле ул... Үзегез нинди дәрәҗәдә, шул хәтле ачышлар ясап, сезне гади солдаттыр дип уйламыйм. Әмма татар дөньясын яклап, җан атасыз бит!
Фәндәс абыйның сайтына керегез әле.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
19.01.2010 19:10
Ярый, Фэрит энем, керермен ул сайтка да. Эммэ, менэ мин латин элифбасын яклау буенча Сафиуллин оештырган "фронт" турында уземен фикеремне яздым, анын Страсбургка баруга комачаулык ясап, татарны топ башына утыртып калдыру хезмэте турында эйттем. Бэлки, мин ялгышамдыр, э? Эгэр шулай икэн, язсагыз иде, шулай, шулай, бу алай булмады, э болай дип. Э бит, анын урынына Сафиуллинга суз тигермэскэ ондэп, бэхэсне тик шэхси юнэлешкэ китереп куясыз тугелме? Конкрет сорау бар, конкрет жавап та булса иде. Алай булмаса, бит, мин генэ тугел, э башкалар да карангылыкта калалар. Мин ялгышсам, зинхар, тозэтегез аны.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile