Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңтимер Шәймиев яңа мөддәттән баш тартты


Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәчәк. Чөнки Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев яңа мөддәткә билгеләнүдән баш тартты.

Бу хакта Русия президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлегә кадәр Русия президентына өч намзәт тәкъдим ителгән иде. Бүген Русия Дәүләт шурасы утырышыннан соң, Дмитрий Медведев Шәймиев белән очрашты. Бу очрашуда Русия президенты Татарстан парламентына республика президенты итеп, Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәчәген белдерде.

Миңтимер Шәймиевнең вәкаләтләре быелның 25 мартында тәмамланачак.

Миңтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1969-1983 елларда - ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.

1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.

1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1985-1989 елларда - ТАССР Министрлар Советы Рәисе.

1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.

1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы президенты итеп сайлана.

2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе президенты В.В.Путин күрсәтүе буенча, Татарстан республикасы Дәүләт шурасы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
XS
SM
MD
LG