тыңлау

хәзер эфирда

якшәмбе тапшыруы

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Татар матбугаты яңа елда

22.01.2010

Яңа елга кергәч, татар газет-журналлары үзләренең беренче саннарын чыгарып, укучыларга тәкъдим иттеләр. Аларның тиражлары артты. Татарстанда һәм Башкортстанда чыгучы кайбер басмаларның тиражлары турында мәгълүматлары үзгәреп тора.

Әйе, соңгы елларда милләт тә, матбугат та коргаксый, кими дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Милли мәгариф системасы чикләнгән, татар, башкорт телләренең куллану дәрәҗәсе тарайган шартларда тиражлар җыю җиңел түгел. Шулай да, татар матбугатында уңай күренешләр д очрап тора. “Ватаным Татарстан” газетының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров күптән түгел бу басманың тиражы 5 мең данәгә артуы турында игълан итте. Гадәттә мөхәррирләр мондый кискен сикереш ясамаска тырышалар. Чөнки быел тираж 5 меңгә арта, ә киләсе елда аны саклап калу өчен әллә ниләр эшләргә туры килә. Иң шәбе – тотрыклы тираж белән чыгу.

Әлбәттә, дәүләт басмаларында тиражлар китапханәләргә яздыру, ветераннарга, мәктәпләргә, хакимият яки спонсорлар исәбенә язылу гадәте дә бар. Республиканың рәсми “Татарстан” журналының русча чыгарылышы гыйнвар аенда килеп тә җитте. Ул басмага шушы елның 11 гыйнварында имзаланган. Рус телендәге басманың баш мөхәррире Диләрә Байчурина дигән ханым, аның урынбасарлары Татьяна Вафина һәм Нияз Әхмәдуллин икән. Рубриканы алып баручылар Рафаэль Мостафин һәм Татьяна Колчина, әдәби редактор Николай Коновалов. Менә шушы зур булмаган редакция чыгарган “Татарстан” журналының русча варианты 4 400 данә. Бу журнал ваклап сату киоскларында күбрәк таратыла. Абунәчеләрнең саны күрсәтелми. Журнал элекке елларда 2-3 айга соңрак дөнья күрсә, быел айның 3нче атна ахырында ук дөнья күрү көтелмәгән хәл.

“Казан утлары” журналы да вакытыда чыкты. Калын академик журналны уку өчен телне, әдәбиятны, тарихны яхшы белергә кирәк. Нигездә ул киоскларда сатылмый, ә абунәчеләргә таратыла. Беренче санның тиражы 2 959 данә. Русиянең калын әдәби журналлары дә 5-10 мең тираж белән чыкканны истә тотсак, бу болай начар түгел. Үзен мәдәни, гыйлемле шәхес дип санаучылар менә шундый академик басманы алдырмасалар һәм укымасалар, чынлыкта алар гадәти томана затлар дип саналырга хаклы.

“Мәгариф” журналының беренче санында баш мөхәррир Габделхак Шәмсетдинов яңа елның Укытучы елы игълан итүенә сөенә. Татар теле укытучылар гына түгел, гомумән барлык укытучылар, журналистлар, студентлар милли басмаларны алдырсалар, вәзгыять үзгәрер иде. “Мәгариф”нең быелгы тиражы 13 640 данә. Әлбәттә, газет-журналларның тиражы февраль-март айларына бераз арта, ләкин җәй көне кискен кими. Яңарак кына чыга башлаган басмалардан “Сәхнә” журналы турында ишеткәнегез бардыр. Анда инде артистлар, җырчылар, кызыклы рәсемнәр күз нурын алып тора. Аның директоры һәм баш мөхәррире Туфан Миңнуллин булгач, дәүләт ярдәме һәм эшне оештыру сизелеп тора. Журналның җаваплы мөхәррире Земфира Гыйльметдинова сүзләренә караганда, алар хәзерге тираж белән канәгать.

“Кәеф ничек” атналык газетының 3нче саны чыкты инде. Тиражы 24 мең данә. Карап торуга аз түгел. Ә иң зур тиражлы “Акчарлак” атналык газетының 3нче санының тиражы 39 507 данә. Аз түгел бу. “Ирек мәйданы” һәм “Безнең гәҗит” кебек мөстәкыйль хосусый басмалар бер-берсе белән көндәшлек иткәненә әлләни игътибар бирми, үз юлыннан баралар. Алар дәүләт басмаларын уятып, сискәндереп җибәрә, үзләре дә иртәгә ни буласын белмичә, үз көчләренә ышанып яшәү өчен көрәшәләр. Бу вакыйгалар каршылыклы һәм кызыклы икәнлеге сезгә мәгълүмдер.

Инде хәзер Татарстан белән Башкортстанны чагыштырсак, тагын да гыйбрәтлерәк булыр. Башкортстанда 90 ел дәвамында татарча чыгучы “Кызыл Таң” газеты хезмәткәре Ландыш Әбүдәрова хәбәр иткәнчә, 2010 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре көткәннән беразга гына яхшырак булган.

"Кызыл таң" газетының гомум тиражы быелның беренче яртыеллыгына 23181 данә җыелган. Бу 2009ның беренче яртыеллыгыннан 2 меңгә, икенчесеннән 3 мең ярымга күбрәк, ягъни узган яртыеллыкта 19615 мең абунәче язылган. "Өмет" республика яшьләре газеты җәйге язылу чорында 29080 данә булган, хәзер – 29225 абунәче язылган. Ә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ул 4 меңнән артык укучысын югалткан.

Ике айга бер тапкыр чыга торган "Тулпар" яшьләр журналы җәйге чорга караганда бер меңгә арткан һәм хәзер 7634 данә тираж җыйган. 2009ның беренче яртыеллыгына караганда бу сан 1100гә азрак. Бары тик шәхси газет булган "Атна" гына тотрыклы рәвештә 40 мең тирәсе тиражын саклап килә.

Гомумән, җәйге чор белән чагыштырганда, абунәчеләр саны артса да, узган елның шушы чорына караганда, тиражлар кимегән. Бу тенденция берничә ел дәвамында күзәтелә. Басмаларның баш мөхәррирләре тираж кимүнең төп сәбәпләре итеп язылу хаклары артуны, басма газет-журналларга көндәшлеккә интернет кебек мәгълүмат чараларының киң таралуын атый. Шул ук вакытта татар телендә укучы аудиториянең кимүен дә сәбәп итеп күрсәтергә мөмкин", диде Ландыш Әбүдәрова.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: харис кайдан: казаннан
24.01.2010 20:39
матбугатка язылунын официаль саннарын белэсегез килсэ: http://business-gazeta.ru/article/19557/18/

кем: Анурбик кайдан: Ч а л л ы д а н
24.01.2010 16:38
Дэулэт ярдэмендэ чыгучы газеталарнын тиражы кимудэ,алар исэбенэ
асралучы "Татмедиа"нын "г л о б а л л э ш т е р у"сэясэте сэбэбтер..
Берничэ дистэ жирле гажитлэргэ узенен чиле-пешле татар телендэге"этнэ вакыгаларын" кыстыруын алга китеш диде ахры..
Милли матбугатыбызны халыкка кайтаруда"Азатлык"радиосы
кыскача к у з э т у л э р белэн олешен кертэалыр иде.....
Мэсэлэн"Ирек Мэйданынын" 2,3 саннарындагы а р а к ы турындагы
дэлилле,рэсми саннар китерелгэн язмалар кубрэк халыкка билгеле
булсын иде..

кем: Гариф кайдан: Т.Кама
23.01.2010 11:59
Тиражның кимүенә төп сәбәп - мәхәррирләрнең куркаклыгы, кыю язмалар бастырсалар, эшсез каласыларын белү... Чөнки Шәймиев чорында котырган коррупцияне куяннар кебек куркак гәҗитләр белән генә каплап була. Чөнки әтрәгәләм хөкүмәткә аңлы халык кирәкми, бары тик томана, сәяси яктан сукыр коллар гына кирәк. Әнә, үзенең дә әйтүенчә, гомере буе бер генә дә әдәби китап укымаган, алай да "югалмаган" Миңнеханов властька килә... Шәмиев бетерә язган татар матбугатын монысы тәмам корытып бетерәчәк.
җавап

кем: Шәрифҗан кайдан: Казан
01.02.2010 23:12
Афәрин, Гариф!
Нәкъ шул фикерне языйм дисәм, син язып та куйгансың. Мин бары тик синекенә шуны гына өстим. Үз тамаклары, кәнәфиләре, кәҗүнни машиналары хакына милләт файдасына мәкалә дә басарга курыккан редакторларның алга таба да редактор булып эшләргә хаклары бар микән? Юньле, милләтен яраткан редактор бит ул, "милләтем файдасына да язарга ярамагач, китәм мин бу эштән!" дип, горур рәвештә баш тартырга тиештер. Алар да шул ук холуйлар, коррупция ялчылары гына була бит инде, әйеме? Әйдәгез әле кайбер газеталарның ниндилеге, редакторларының кемлеге турында да исемнәрен дә туры әйтеп фикерләшеп алыйк. Бетерделәр бит алар, бетерделәр татар матбугатын... Укырлык нәрсә дә юк бит аларда... Алар бит татар милләтен бетерергә, татар матбугатыннан җирәндерергә генә ярый...
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile