киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

“Сез татарлар түгел, сез башкортлар...”

27.01.2010

Җанисәп темасы, мөгаен, моннан соң Башкортстаннан чыккан хәбәрләрдә зур урынны алып торыр. Чөнки, Башкортстандагы иҗтимагый–сәяси атмосфера көннән көн ныграк нәкъ җанисәп тирәсендә куера.

Башкортстанның дәүләт телевидениесе аша көн саен диярлек республиканың көнбатыш ягындагы, нигездә татарлар яшәгән, районнардан репортажлар оештыралар. “Минем кече ватаным”, “Тарихи чәршәмбе” тапшырулары аша андагы районнарда яшәгән татарларның татар түгел, ә башкорт икәнлекләре аңлатыла. Чират Шаран районына да җитте.

18 гыйнвардагы тапшыру дәвамында диктор: “Шаран районын башкорт авыллары”, дип оран сала, ә экранда дистәдән артык авыл исемле пәйдә була. Әлеге гамәл, тапшыру барышында берничә тапкыр кабатлана. Шуннан соң, аерым авылларга тукталып янә, медитация үткәрелә: бу авылга башкортлар нигез салган, бүген дә башкортлар яши, дигән темага. Бу атнаны Шаран районының Дүрмән һәм Чалмалы авыллары кешеләре турында сүз алып барылды.

Әлеге пропагандистик тапшыруларның схемасы гап-гади: дикторлар башкорт телендә бу авылга фәлән елны башкортлар нигез салган дип игълан итәләр, шуннан соң урындагы бер-ике галуш кигән, дигәндәй, кеше (кагыйдә буларак алар галим түгел) саф татар телендә үзләренең башкортлыкларын игълан итәләр.

Тапшыруны оештыручылар һәм махсус җәлеп ителгән авыл кешеләре ничек итеп башкорт авылының татарга әйләнгәнлеген аңлаталар. Аңлатма теләсә кем ышанырлык: имеш, Казан ягыннан берничә татар гаиләсе фәлән гасырда башкортлар арасына килеп утырганнар да, урындагы башкортлар аралаша торгач телләрен үзгәрткәннәр. Әмма, бераздан өстәмә аңлатма бирелә – бу авылда, чынбарлыкта, үзләрен ялгыш кына татар дип исәпләүче башкортлар яши дип. Авылда махсус ялланган кеше саф татар телендә үзенең сөйләмен башкорт теленә якын дип игълан итә.

19 гыйнварда шул ук Шаран районының Чалмалы авылының башкорт авылы икәнлеге аңлатылды. Янә шушы яклардан табылган бер әби Чалмалыны башкортка “әйләндерде”. Аның төп дәлиле: фәлән бабай шулай ди торган иде. Шуннан соң авыл мәктәбеннән репортаж бирелә. Авылның татар балалары телевизор аша үзләрен теге яисә бу башкорт ыруыннан дип белдерәләр.

Тапшыруны алып баручы, урындагы халыкның теле генә түгел, ә җаны башкорт ягына үзгәрүгә дә өмет белдерә. Ә Шаран районы мәгариф бүлеге хезмәткәренең сүзләре киләчәкнең башкортчылыкта булачагына шик калдырмый. Мәгариф хезмәткәре район бюджеты исәбенә күпме башкорт укытучылары чакырылуын, аларга нинди ярдәмнәр күрсәтелүен, районда һәм әлеге авылда нинди башкорт чаралары үткәрелүен сөйләде. Ярдәм дә, чаралар да масштаблы икән.

Тапшыруда, гадәттәгечә, Казанда нәшер ителгән дәреслекләргә тибеп алына. Анда расланганча, андый дәреслекләр аша белем алып, урындагы саф башкорт балалары телләрен дә бозганнар, милли үзаңнары да шулпаланган. Әмма, дип оран сала диктор, алар барыбер үзләренең башкортлыгын онытмыйлар. Шундый тапшырулар киләсе атнада да рәттән биш көн буена барачак.

Шулай итеп, республиканың (нинди дә булса башкорт оешмасыныкы түгел!) республиканың дәүләт телевидениесы көннәр, айлар буена бер генә якның фикерен яңгырата. Икенче төрле фикерне якын китерү дә юк. Мондый шартларда Башкортстандагы татар оешмалары ни генә кылансалар да, ничәмә тапкыр гына җанисәп турында утырып сөйләшсәләр дә, аларның, республиканың бар финанс, административ ресурсына таянган башкорт элитасына каршы куярлык көчләре юк.

Рәсми һәм иҗтимагый Казан бу мәсьәләдә әлегә читтә тора. Мәскәү мәгълүмат чаралары Башкортстандагы моның ише хәлләрне искә дә алмыйлар. Ә Башкортстанда, быел үтәчәк җанисәпне күз алдында тотып, телевизордан халыкның аның гипнозлау бара: сез татар түгел, сез башкортлар...



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (3)
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
03.02.2010 20:18
18 гасырда язылган ревизия сказкаларына нигезләнеп кенә бу авыл башта башкортныкы булган дип, ялгыш фикер таратмагыз. Билгеле бит инде, шушы елларны (17-18 гасырлар, һәм 19 гасырның беренче чиреге) татарларга патша хөкүмәте тарафыннан бик көчле басым булганга күрә, күп кенә татарлар. үз авылларын ташлап, Урал якларына килеп буш җирләрдә авыллар торгызалар, ә ревизия вакытында яшеренер өчен үзләрен башкортлар дип яздыралар. Урыс хөкүмәте татарларны көчсезәйтү нияте белән, һәм сан ягыннан азрак күрсәтер өчен, башкортларны татардан арым күрә башлый. Алай гына да түгел, татарларны көчләп чукындырган чакта, күпләп лашманчылыкка керткән вакытта, рекрут итеп 25 елга патша гаскәренә алган чакларда, башкортлар шушы явызлыклардан азат ителгән булалар. Менә үзен-үзе саклап калу ниятеннән татарлар күпләп башкортлар булып язылалар да инде. Ул заманнарда татарлар һәм башкортлар бере-беренннән үз ара аерым итеп сизмәгәннәр, телләре, диннәре, җыр-моңнары бер булганга күрә, ул заманнарда аларның башларына кермәгән шундый уйлар. Шушы аермалыкны куерта башланды 20 гасырда гына, БР төзелгәч кенә. Хәттә республика төзелгән чорда да, 22 елда Уфа губернасын башкорт республикасына кушкан заманда да, җтатарлар каршы чыкмый, чөнки алар татар-башкортны аермый, шуңа күрә тавыш та куптарылмый. Менә совет заманында Мәскәү коммунистлары күргәзмәсе башкортларның башларын әйләндереп, татарга каршы куйдылар. Шушы хәл дошманнар таафыннан эшләнде, федераль үзәккә бере дә кирәк түгел, татары да, башкорты да. Әлегә алар уйныйлар башкортларны татарга икаршы куеп, буш урында низаг куптарып, аларга безләр белән идәрә итәргә җиңел. Ә татарга, башкортка кирәкме, җиде ят кауым безнең белән идәрә иткәне, безләргә баш булганы? Шуны аңларга безнең зиһенебез җитмимени?

кем: ураллы кайдан: Фаилгэ
01.02.2010 14:25
Туганкай, татар ауылдары шунда ук татар тип язылган ул. Башкорттар ауылга нигез hалып, ауылын hатып ултырмаган. Узе тотонмаган еренэн биргэн татар туганына урынды. Был ханлык ере лэ ханлык ере (йэнэhе татарзыкы булып сыга) тип тешегез тошэ, эле бына Мэскэу зэ hеззен ерзэрзе лэ, беззекен дэ узенеке ти. Ни менэн айырыла булып сыга инде был яуаптар?!

кем: ураллы кайдан: Уралдан
01.02.2010 10:56
Ниндэй гипнозлау турахында hойлэй автор!
18-се гасыр ревизия сказкаларын уз кулдарым менэн тотоп, узем тикшергэн кеше буларак, инанып эйтэ алам - был (тонъяк - конбайыш райондар) ауылдар шул вакытта ук башкорт тип язылган. Нинэ, ул вакытта ла Башкорт королтайы мэжбур иткэнме уларзы?!
Сословие тигэн бер hуз зэ юк. Экиэт!
Бэлки ибн Фадлан да сословие куреп кайткандыр был фантазия буйынса!
җавап

кем: Илгиз кайдан: Уфадан
02.02.2010 20:47
Казан патшалыгын явыз иван яулап алган чагында,башкортлар булышкан булсалар татарларга,бүген мин баш ияр идем аларга......
җавап

кем: Тимур кайдан: Яркәй
01.02.2010 15:56
Татар ул шундый чыдам, шундый нык халык. Ул дөнья беткәндә дә бетмәү юлын табар. Тик менә Иван Грозныйга барып, челобитие белән бәйсезлеген саткан, әле дә булса Россия аягындагы шакшы чабатаны үбеп ятучы башкорт түрәләреннең чирек миллионлы халкы нишләр? Татарны башкортка әйләндерәләр имеш җанисәп алган саен... Әгәр Россия провакациясе белән бу ике милләт арасында сугыш башланса (Алла сакласын!), татар ул үзенең нинди милләттән икәнен һичвакыт онытмый, үз милләтенә каршы корал күтәрми. Шул чакта Башкортстанда башкортның
бөтенләй булмаганы ачыкланып бетмәсме соң?! Бер телдәге, бер диндәге ике милләтнең дуслыгына, татулыгына ни җитә, кардәшләр! Күктән - күкәй, таудан тавык көтеп, ыштансыз кала күрмәгез инде сез башкорт дустар...
җавап

кем: Фаил кайдан: Туймазы
01.02.2010 13:49
Ярый, 18 гасырда фәлән авылга өч башкорт килеп нигез салсын ди (элекке Казан ханлыгы җирендә). Әмма бит шуннан соң ул авылларга татарлар килеп тулган. Үзегез үкенәсез бит - беркатлы булганбыз, татарларны "сыендырганбыз" дип. Башкортлар нигез салганга күрә генә этник составы тулысынча татарга ауган ул авыллар бүген дә "башкорт авыллары" буламы?

кем: Сәһибҗамал
29.01.2010 08:53
Үз ханбикәсен саткан татарны,кем дип атыйк соң?Бүген дә аерма юк.Татар һаман шундый.
Бүген татар берберсе илә җакалаша,берберсенә пчрак ыргыта,берсенең башын берсе ашый.Бар да "мулла",бар да "нәчәлник",бар да "акыллы",атка печән салучы гына юкСөйләшә белү юк,авызда шакшы сүзләр,вроде аң-белем дә бар шикелле,әмма гамәл юк.
Мондагы язганнарны укып аңлау юк,шунда ямсез сүзләр илә мыскыллау башлана.
Карап-карап торам да, тагын бер карап куям.
Кирәкмәгәнне булдыра татар,кирәк җирдә булдырмый.

Каты бәрклсәм бигайбә,җанашкайларым.

кем: Кадерле кайдан: Уфадан
28.01.2010 22:52
Элегерәк "Собеседник"гәзитендә безне мыскыл итеп язылган кечек кенә бер мәкаләдә татар, катнаш никахтан туганнарны да кыстырып, СССР да 45 миллион диеп язылган иде (СССР таркалмаган иде әле). Менә сезгә Җамал һәм башка шундый төрле "кисмәк"ләргә сүз. Империячел көчләргә татар куркыныч! Бәлки шул исәптән сезгәдә дер. Шуңа да ул аны бертуктаусыз кысып килде. Динен алыштырырга мәҗбүр итеп, төрле җәзаларга тартып, безне таркату-кыру инде күп гасырлар буе бара... Ә бүген ана күрәсез, башкырт итеп язалар, массово, авылы-авылы белән! Әлегә кадәр татар бик күндәм иде, Минтимер Шәймиевнең үзе сыман. Тик бит дөнйалар үзгәрә тора. Бүген демократия галәмәте дә әзме-күпме бар, интернет аша чит ил кешеләренә дә хәбәр юллап була, республикадагы хокук яклау комитеты аша да гариза җибәреп була... Шулай итеп, халкыбыз әкрен-әкрен күтәрелә башлап, үз хокукларын даулау дәрәҗәсенә җитәчәк. Ул вакытны инде (демократия нык үскән чорда) безне кысу да, икенче бер милләт дип теркәү дә булмаган вакытта, татар үзен җитлеккән милләт итеп, булдыклы һәм зур сәяси көч итеп күрсәтәчәк... Калганнары турында әлегә фикер йөртмик, аларын, без аңа лаек булган очракта, Аллаһы тәгалә үзе белеп бирер... Иншеаллаһ!..

кем: Әз-мәз Насретдин кайдан: Идел белән Урал арасыннан
28.01.2010 21:56
Бу изелгән һәм кол ителгән мескенлеккә төшерелгән үзен мөселман дип санаучы гап-гади татарга,башкортка һ.б. нишләргә соң?
Күзләрегез йомык килеш булса да, авызларыгызны ачып пәйгамбәребез саллалаһу галәйһи вәссәләм кушканча, урт тешләрегез белән Коръәни Кәримгә һәм аның сөннәтенә чын-чынлап ябышырга һәм ычкындырмаска. Әгәр шуны булдыра алсагыз, сизми дә калачаксыз ничек итеп Аллаһу сүбхәнәһү вә тәгалә сезнең телегезне дә, халык буларак милләтегезне дә саклаячак һәм үзегезне дә югары дәрәҗәләргә күтәрәчәк.
Дөньялыкта ук. Ә бигрәк тә Ахирәтегездә.


кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
28.01.2010 18:40
Әфәнделәр, ханымнар! Катнаш никахлар татарда да бар, баәкортта да бар, әле татар-урыс, урыс-татар никахының 50% артыгы белән үзләрен татар дип саный, ә башкорт-урыс, урыс-башкорт никахының күпмесе үзен башкорт дип исәпли? Белсәгез языгыз. Татарлар борынгы заманда (патша Рәсәендә) урыс белән катнаш никахка кергән туганнарыннан ваз кичә иделәр, шушы ук хәл булды совет заманасында да, бүгенге көндә катнаш никахларга икенче төрле караш барлыкка килде, хәзер баш тартмый башладылар, татар ягына авыштыру нияте белән. Мәскәү мохитында татарлаштыру җиңел түгел, шулайда юк түгел, андый очраклар бар. Татар бераз көчәеп китсә, татар милләте саны бермә-бер артыр иде, моңа вакыт кына кирәк. Бездә бар татарлар, кайсылары телне белмиләр, ә менә дигән милләтчеләр, телен камил белгән татардан 100% артык булып чыга кайвакыт. 100% татар үз милли проблемаларын яклап Мәскәү урамнарына чыгарга курыканда, менә татар телен белмәгән татар чыга татарны яклап, ике уйлап-та тормый. Шуңа күрә Марат әфәндегә тел начар белгән өчен генә кардәшеннән йөз чөерергә ярамас. Сез башкорт туганнарыбыз. юкка тузга язмаган сүзләр язып газап чикмәгез, татар бетми, татар дәүләтен төзергә тора иртәгә-бүген. Тик сез минем шушы сүзләремне ашыкмагыз органнарга җиткерергә, чөнки булды бит шундый хәл сезнең зыялылар белән 2002 елда. Менә шундый хәлләр.

кем: Шамиль кайдан: Бирск
28.01.2010 16:02
Кемнен башкорт кемнен татар икане турында суз ярыштыру, татар-башкортнен бер халык икенен айтеп тора. Теллер аермасы , гади кузлектен карасан, ч урынына с hем с урынына h авазын куллануга карап кала. Акустика ягыннан карасан, ч авазынын дулкын ешлыгы (несущая частотасы) с авазыныкыннан югары . Акустикадан билгеле булуынча югары ешлыклы авазлар тизрек сунелер (сильнее затухают), Шуны иска алып карагыз, урманда "чай эчерга килегез" дип кычкырсагыз, бу сузлар анлаешсызланала. Шунын очен бу шартларда ч урынына с авазы кулайрак.Ч урынына С куллангач, югарыда эйтеп кителган сэбэплер аркасында С авазы урынына H куллану табиги. Минемчэ татар белен башкортнын аермасы hам аларнын тел аермсы бик утэ де ясалма. Эгар электэгы сыман бер тэрле язма алфавит( беумча элек барыбызда тэрки язмасы булган) булса бу "ике" тел хэзерге радио- телевидение чорында куптэн шомамарып, бер берсенэ жайлашып беткен булыр иделар.Аннан сон шуны да айтерга кирэк. Татар сузе_ миллет исеме буларак безнен якта сонграк кулланыла башлады. Мин кичкена чагында керзшен, типтэр, томэн, башкорт сузлере кулланыла иде.Теллэр инде куптан бер булып беткеннар Без башкорт тугел татар диюлал кубрак шул тел саясатенэ протест нигезеннэн эйтелэ..Тагын бер кабатлыйсым килэ татар белан башкорт аермасы hам тел аермсы ясалма ,вакытлыча куренеш, без бер халык, бер телдэ сэйлешабыез. Жырларыбыз моннарыбыз- барыда уртак.Шунын очен тел галимнеребез hам политикларыбыз шушы хэлне аннап тиешле нэтижелер ясарга бурычлылар.Барыбызнын да Уфа hам Казан матбугат чыганакларын (шул исэптен радио, телевидение тапшыруларын) укырга , ишетергэ, курерга хакыбыз бар. .

кем: Сәһибҗамал(Җамал)
28.01.2010 16:00
Мөхәммәт әфәнде,
Мәскүдә күпме татар катнаш никахта тора,%ларда? Аларның балаларының күпмесе үзен татар дип исәпли?Сез беләсезме?
Сезнең оныкларыгыз ни хәлдә?
Шулай булгач, бүрәнә аркылы бүре күреп утыру яхшы булмас.
Үзләре риза булгач язылалар ,теләмәгәне язылмый бит.
Җитәр барыбер аңлатып җиткерә алмыйм.

кем: Җамал
28.01.2010 14:37
Марат.
Хәлемнән килсә, мин вообще татар белән башкыртны туглап бетереп, ТАТБАШ дигән нация ясар идем һәм ике рес-ны кушып бер ясар идем.Менә бер мощний ил булыр иде.
җавап

кем: Шакир кайдан: Чакмагыш
31.01.2010 01:46
Мондый омтылыш ярты гасыр элек булган инде ул, энем. Куйбышев өлкәсенә Татарстан, Башкортстан республикаларын кушып, КУТАТБАШ дигән зур республика төзү планы булган. Ләкин Башкортстаннан ысын башкорт таба алмау сәбәпле, туктатып торганнар...
җавап

кем: Азат кайдан: Уфадан
28.01.2010 22:20
Җамал туганым, үткән гасыр башында Ваисовлар Идел-Урал республикасын төзергә тырышып карадыларда соң, но бит Татар белән Башкортларның кушылуын теләмәүче әшәке кешеләр ,Зәки Валиди кебекләр күп булдылар шул,кызганычка каршы безнең арабызда бүгендә алар күпләр.Шуларның берсе Мортаза Рахимов.
җавап

кем: Рәфис кайдан: уфа ягыннан Җәмдиханга
22.02.2010 01:54
Җәмдихан , сезнең язуларны укыгач аптырап калдым,үзегезне бик белемне итеп күрсәтәсегез килә наверно,күтле киреле сүзләр язасыз темадан чыгып!
җавап

кем: Жэмдихан кайдан: Шыгырдан
30.01.2010 11:06
Вэисилэр Идел-Урал тозергэ беркайчан да жыенмады. Алар Болгарстан дип шаштылар. Идел-Уралны Миллэт Мэжлесе игълан итэргэ жыенганда да, вэисилэр, идел-урал дошманнары Вахитов, Солтангалиевлэр, ягъни социалистлар белэн берлэшеп эш иттелэр. Шул ук социалистлар эзерлэгэн правокациядэн вэисилэр идеологы хэлак та булды. Аннары, калган гаскерлэре "басмачларга" каршы корешеп йорде, Фрунзе белэн эшнелеште. Аннары, вэисилэр хэрэкэте тулаем юк ителде.
Дорес, вэисилэрнен документларын, бигшрек тэ 1917 елга кадергелэрендэ бик кызык матдэлэр бар. Мэсэлэн, Русия паспортын алмау, алар гаскэренэ кушылмау.... Эмма, бу хэрэкэт, условно эйткэндэ, узлэренен оченче дэверендэ, тулаем, большевиклар хэм социалистларнын курчагына эйлэнде. Идел-урал идеасын жимеручелэрнен берсе булды. Ислам социализмы дигэн ялган тэгълимат таратты. Так что, бу божьи полкларны бик изгелэштерергэ не стоит)))
    алга 
фикерләр бите: (3)
текст зурлыгы - +