киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Мәхмүд Аббас Казанны өйрәнә

28.01.2010

Фәләстиндә Татарстан тәҗрибәсен кулланып хәл итә алырлык проблемалар күп. Бу турыда Фәләстин башлыгы Мәхмүд Аббас, Казанга сәфәре вакытында Русия ислам университеты шәкертләре белән очрашу вакытында әйтте.

Ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге очрашу үтә рәсми формада, тиз вакыт эчендә узган. Шуңа да күп кенә җитди мәсьәләләр турында сөйләшеп өлгереп булмады, ди ул.

“Мәхмүд Аббас университет җитәкчелеге һәм шәкертләр белән аралашканда, иң мөһим мәсьәлә буларак үзара аралашып яшәү кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, Фәләстиндә дә дини уку йортлары күп. Укыту барышында чыккан проблемаларны бергәләп хәл итү кирәк.

Очрашу вакытында Аббас Фәләстиндәге вәзгыятьне аңлатты. Фәләстин дәүләтен торгызырга, Хамас белән уртак тел табарга кирәклегенә басым ясады. Аныңча бу проблемалар бары тик тыныч юл белән хәл ителергә тиеш. Фәләстин башлыгы чыгышында әллә ни яңалык юк иде. Һәр җыелышта әйтелгән сүзләр. Аббас бернинди дә сәяси белдерүләр ясамады”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Русия ислам университеты шәкертләре исә, Фәләстин башлыгыннан Кавказ якларын һәм Татарстанны чагыштырып үз бәясен бирүне сораган.

Мәхмүд Аббас фикеренчә, Кавказ да Фәләстин кебек тынгысыз төбәкләр. Әмма Чечня республикасы президенты Рамзан Кадыйров биредә проблемаларны хәл итәргә омтыла, ди ул.

Татарстан тәҗрибәсен исә, Фәләстин башлыгы күптән билгеле булуын һәм бу тәҗрибәнең кайбер проблемаларны хәл итәргә ярдәм итүен әйтә.
Рафыйк Мөхәммәтшин

Республика башкаласы турында исә, Мәхмүд Аббас мондый фикердә тора.

“Аның әйткән төп фикере – Казан һәм Татарстан Шәрык илләре белән күпер ролен башкара. Бу республиканың икътисади, сәяси һәм рухи көченең зур булуын күрсәтә”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

РИУ ректоры фикеренчә, Фәләстин бөтен мөселманнар өчен дә изге җир. “Барыбызның да бу җирләрдә тынычлык һәм тәртип урнаштырылуын телибез”, ди ул

“Безнең өчен иң мөһиме Фәләстиндә мөстәкыйль дәүләт оешу. Бүген без бу ил белән тулы канлы мөнәсәбәтләр урнаштыра алмыйбыз. Якын арада вәзгыять үзгәрсә, бу мөмкин булыр иде”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, Русиягә рәсми сәфәре кысаларында, Мәхмүд Аббас мөселманнар яшәгән Татарстанны да күрергә теләгән. Бирегә ул чәршәмбе кич килгән иде. Пәнҗешәмбе исә Фәләстин башлыгы Русия Ислам университетында, Кол Шәриф мәчетендә булды, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашты.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: корректор
30.01.2010 21:00
ADMIN!!!

КАЗАХЛАР илдә Кытай тәэсире артуга каршы чыкты.
КазаКлар түгел.
җавап

кем: Azatliq.org
30.01.2010 22:10
Хөрмәтле корректор! Казакъстанның төп төрки халкы атамасын Азатлык радиосы татар теленең асыл кагыйдәләренә нигезләнеп яза. Казакъларны КАЗАХ дип язу урыстан кергән, төрки телләрдә ул КАЗАКЪ дип әйтелә һәм языла. Православ казаклар исә йомшак К белән әйтелә, гәрчә бу сүзнең тарихы барыбер шул казакъ атамасына барып тоташса да. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
җавап

кем: корректор
31.01.2010 15:09
рәхмәт
"Башка сугып" өрәтәләр иде казах дип.

кем: muslim кайдан: tatarstan
28.01.2010 18:43
tatarstan we filistan arasenda bik kup urtaqleq . ike musulman xalqe colonial zolemnan intega , bez barebez da azatleqqa moxtaj . bezneng baghlaneshlar ike yaqqa da faydale buler .
     
текст зурлыгы - +