Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран руханиеның сөргеннән кайтуына 31 ел


Иранда 1979 елда ислам инкыйлабына этәргеч булган вакыйга, рухи җитәкче Аятулла Хомәйнинең сөргеннән Тәһранга кайтуына 31 ел тулу зур чаралар белән искә алына. Оппозиция яңа чаралар башларга җыена.

Америка яклавындагы шах режимын җимереп, инкыйлаб хәрәкәтен җитәкләгән рухи башлык Хомәйнинең 1979 елда сөргеннән кайту көне Иранда төрле чаралар белән билгеләнә. Иранда 11 февральгә кадәр хакимият яклы чаралар дәвам итәчәк. Оппозиция башлыклары тарафдарларын чаралар уздырырга чакыра.

Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат шах режимы вакытында сөргенгә җибәрелгән Иран рухи башлыгы Хомәйнинең Париждан Тәһранга кайтуы белән илдә "яңа чор" башлануын әйтте. Әхмәдиниҗат котлау юлламасында, Хомәйни җитәкләгән инкыйлабның бөтен дөньяга илһам бирүен әйтте.

Әхмәдиниҗат Иранда режимның көннән-көн ныгуы, каршылыклар булмавы һәм тотрыклыкның тагын да артуын әйтте.

"Мин Иранның газиз милләте 11 февральдә, ягъни инкыйлаб көнендә үзен дөньяга күрсәтәчәгенә ышанам. Бу көн вөҗдансызларның һәм кешелек дошманнарының начар ниятләрен юкка чыгарачак, аларны борчуда калдырачак", диде.

Оппозиция тарафдарлары хөкем ителә


Ләкин Әхмәдиниҗатның бу сүзләренә хилафлык китереп, хакимият көчләре оппозиция тарафдарларының тәнкыйть белдерүен туктату өчен барлык чараларны башкара.

Атна ахырында июнь аенда президент сайлавына протест белдергән өчен кулга алынган тагын 16 оппозиция тарафдары хөкемгә тартылды.

Аларның 5се "мөхарәбә" кылуда, ягъни дингә каршы сугыш башлауда гаепләнде. Калганнар исә ил иминлеген бозуда, тәртипсезлек чыгаруда гаепләнде. 27 декабрьдә узган Гашура көнендә күп санда оппозиция тарафдары кулга алынган иде.

Иранның ярым рәсми хәбәр каналы Фарс хәбәр агентлыгы хәбәрләренә караганда, Гашура көнендә 150 кеше кулга алынган. Шулай итеп, 27 декабрьдән бирле кулга алынган оппозиция тарафдары саны - 450 кешегә җитте.

28 гыйнварда дингә каршы сугыш башлауда гаепләнгән 2 кеше үлемгә хөкем ителгән иде.

Халыкта ризасызлык арта

Иранда инкыйлаб булуына нәкъ 31 ел үтсә дә, инкыйлаб вакытында Хомәйни биргән вәгъдәләр әле дә үтәлми. Халыкта ризасызлык һәр ел саен арта бара. Әхмәдиниҗатның 2 мөддәткә президент булып сайлануы каршылыкны тагын да арттырды.

Президент сайлавыннан соң кабынган ризасызлык чаралары инкыйлабтан бирле иң зур халык ризасызлыгы буларак тарихка керде. Ләкин Әхмәдиниҗат моны инкарь итә.

Иран иминлек көчләре 11 февральдә каршылык чыкмасын өчен халыкны куркытуны дәвам итә.

Шулай да оппозиция хакимият басымына карамыйча, инкыйлаб игълан ителгән көндә тарафдарларын хакимияткә каршы чаралар уздырырга чакыра.
XS
SM
MD
LG