киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Мөфтиләр берләшүнең тәүге адымын ясады

Исмаил Бердыев, Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин

02.02.2010

Бүген Мәскәүдә Русиянең мөфтиләр шурасында, Русия мөселман оешмаларын берләштерү өчен төзелгән эшче төркемнең беренче очрашуы узды. 9 кешедән торган бу төркемгә Кавказ мөселманнарыннан, Үзәк дини идарә һәм Русиянең Европа өлеше дини идарәсеннән өчәр вәкилне билгеләгәннәр.

Мөселман оешмаларына берләшү кирәклеге турындагы фикерне Тәлгать хәзрәт Таҗетдин узган елны Корбан бәйрәме вакытында әйткән иде. Аннан соң берләшү турындагы сөйләшүләр Уфада һәм Мәскәүдә узды. Равил Гайнетдин бу мәсьәләне Каазанда Татарстан президенты Шәймиев белән дә тикшерде. Хәзер инде Мәскәүдә чынлап та эшче төркем төзелде һәм 2 февральдә аның беренче очрашуы узды.

Анда өч тараф мөфтиләре: Кавказдан - Исмаил Бердыев, үзәк дини идарәдән - Тәлгать Таҗетдин һәм Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсеннән Равил Гайнетдин дә катнашты. Журналистлар каршында алар сүзне бик кыска тотты. Мәсәлән, мөфти Исмаил Бердыев бары тик «Берләшергә кирәк» дип кенә белдерде. Үзәк дини идарә мөфтие Тәлгатъ Таҗетдин үзенең чыгышында:

«Чынлыкта бу берләшү яңа нәрсә түгел, бары тик элегрәк безнең илдә булган бердәмлекне торгызу гына. Безгә яңа структуралар эзләргә кирәк түгел – ул структуралар инде бар. Бездә традицион исламны саклап калырга һәм уку-укыту даирәсендә бер тәгълиматны булдырырга кирәк. Бу аерым бер кешеләрнең генә фикере түгел, бу Аллаһның фәрманы», диде ул.

Берләшү турында мөфтиләрнең фикерләре бер төрле. Берләшү кирәклеге беркемдә дә шик тудырмый.

Бүгенге очрашу һәм берләшү хакында Равил Гайнетдиннең фикере дә башкалар белән аваздаш булды. Ул эшче төркемгә зур өметләр баглавын белдерде. «Без беркемне дә кимсетмибез, беркемгә дә үз фикеребезне такмыйбыз. Без киңәшеп эш итәчәкбез. Әлбәттә, бу бер-ике айда гына хәл ителмәячәк. Безгә бәлки яңа структура табарга кирәк булачак. Эшче төркеме нинди фикер әйтер. Алар бер уңай фикергә килгәнче эшләячәкләр», диде Равил Гайнетдин.

Бу очрашудан соң хәзрәтләр барысы да бергә Рус православ чиркәве башлыгы Кириллны хезмәтенә керешкәнгә бер ел тулу уңае белән котларга китеп барды. Әллә чынлап, әллә шаяртып, Равил хәзрәт: «Без аларны сөендереп, берләшүне башлавыбыз хакында да әйтәчәкбез», диде.

Мөселман оешмаларын берләштерүгә багышланган эшче төркемгә һәр өч зур берләшмәдән өчәр вәкил кертелгән. Ләкин аның эше бернинди вакыт белән дә чикләнмәгән.

Киләче очрашуны алар Болгарда, Русиядә ислам дини тарала башлаган урында уздырырга ниятлиләр. Очрашуларның берсе Дәрбәнт шәһәрендә дә узар дип көтелә. Исламның беренче илчеләре Кавказга шул шәһәр аркылы килгән.

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
05.02.2010 19:19
Чынлап та, бу берләшү Мәскәү кушуы буенча эшләнә сыман.Уч төбендә тотып, боерганны эшләттерү җайлырак булсын өчен.

кем: Былтыр кайдан: Кырлайдан
03.02.2010 21:56
татар-башкорт берләшсә әле бер хәл, яхшыгадыр да мөгәен.. кавказлылар уртаклыгыбыз азрак шул.. һәм бик кирәге дә юктыр..

кем: Малик кайдан: Тубен Камадан
03.02.2010 18:46
Жемегать, топтенрек уйласагыз анларсыз ни очен моселман доньясына берлешу кирек.Буген шул хетле нык басым бара православие дине эхеллеренен(при поддержке со стороны государства) ботен жемгыятке.Аларга каршы торырлык коч юк бугенге конде(аерлганны аю ашар).Куптен кирек иде бу берлешу,анлагыз шуны,ялгышмагыз!

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
03.02.2010 17:52
Юлчы бик кыска һәм дөрес итеп бәяләгән Рәсәй мөселманнарының берләшүе тирәсендә барган ыгы-зыгыны! Кемгә бик кирәк бүген ул берләшү? Минем өчен бу нәрсә бик актуал түгел. Намаз укыйм, мәчеткә йөрим, Татарстан мөселманнары өчен Казанда яхшы мы, начар мы үзебезнең мөфтиебез бар. Ни өчен әле мин Кавказ мөселманнары белән берләшәм диеп чабып йөрергә тиеш?

кем: юлчы кайдан: юлдан
03.02.2010 15:01

Бу берләшү- ислам диненең берләшүе түгел, Ә Путинга тәлинкә тоту
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile